Зәйне кардан чистарталар
Соңгы көннәр явым-төшемнәргә аеруча бай булды. Бу исә торак-коммуналь хужалыгы тармагы хезмәткәрләренә сынау булды: кар чистарту өчен җаваплы оешмалар киеренке режимда эшләүгә күчте.
Дүшәмбе көнне Зәй урамнарын кардан чистартуда 14 берәмлек махсус техника катнашты. Беренче эш итеп шәһәрнең үзәк урамнары кардан чистартылды, Чапаев һәм Крупская урамнарыннан исә кар полигонга чыгарылды. Ишегаллары, балалар мәйданчыкларын - торак милекчеләре ширкәтләре, оешма-предприятиеләр исә үз биләмәләре тирәсен кардан арындыра. Юлчылар зәйлеләрдән урамнарда техникаларын калдырмауларын үтенә. Юл чистартуда алар зур кыенлык тудыра.