Барысы да дистантка: Атипик үпкә ялкынсынуы мәктәпләрне карантинга яба

Ата-аналар бойкоты

Күптән түгел республикада стандарт пневмококк түгел, ә микоплазма китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы белән авыручыларның артуы турында хәбәр ителгән иде. Инфекционистлар әйтүенчә, микоплазмалы үпкә ялкынсынуы (аны әле «атипик» дип тә атыйлар) 4-5 елга бер була, һәм быел нәкъ менә шул күзәтелә.

Октябрь ахырында республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрларны көчәйттеләр, әмма мәкерле микоплазма барыбер балалар коллективларына үтеп керде.

«Көек лицеенда берничә сыйныфны укучылар авыру сәбәпле карантинга япканнар, ә башка ата-аналар бойкот оештырган һәм балаларны мәктәпкә вакытлыча җибәрмәскә карар кылган. Шулай ук алар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорга мөрәҗәгать язган», – дип яздылар Казан телеграм-каналларында.

– Әйе, безнең балалар арасында үпкә ялкынсынуы очраклары бар. Тик ата-аналарның бунтлар оештыруын һәм мәктәпкә ничек дөрес эшләргә кирәклеген өйрәтүен мин аңлый алмыйм, – ди Көектәге «Алгоритм» лицее директоры Лиса Глибина. – Авыруның беренче очрагыннан соң Роспотребнадзор безгә гамәлләр алгоритмын җибәрде, аның нигезендә сыйныфта үпкә ялкынсынуының 1 очрагы ачыклаганганда, мин бу сыйныфтагы балаларны башкалардан аерырга тиеш. Ягъни алар бер сыйныфта шөгыльләнәләр, мәктәп буйлап йөрмиләр, укытучылар аларга үзләре килә, ә ашарга алар дәрес вакытында йөриләр. Әгәр сыйныфта 2 һәм аннан да күбрәк үпкә ялкынсынуы очрагы ачыкланса, класс дистантка җибәрелә. Бүгенге көндә мондый вазгыять безнең бер сыйныфта гына, анда 2 очрак, шуңа күрә алар дистантта. Һәм дүрт класс аерым укый, анда берәр очрак.

Боларга өстәп корчаңгы һәм гөмбәчекләр

Лицей директоры сөйләгәнчә, дүшәмбе иртәсендә барлык сыйныфлардан мәгълүмат җыйганда, ул бишенче сыйныф укучыларының ата-аналары бойкот оештырып, дәресләргә 6 баланы алып килмәүләрен ачыклаган.

– Җомга көнне алар миңа сыйныфларын дистантка җибәрүне сорап хат юллады. Мин аларга шулай ук язмача җавап бирдем һәм барлык нормалар буенча карантинга җибәрергә хокукым юклыгын белдердем. Әйе, авыру хәзер бөтен җирдә йөри, барысы да йоктырудан курка, мин дә ата-аналарны аңлыйм, тик мин карантин турында карарны үзем генә кабул итә алмыйм. Минем мәктәптә 102 сыйныф, 3,5 меңгә якын бала, мин барысының да куркынычсызлыгын тәэмин итәргә бурычлы. Барлык чараларны да, шул исәптән биналарны эшкәртү буенча да, без башкарабыз, – ди Глибина.

Исегезгә төшерәбез, санитария нормалары нигезендә, сыйныфта авыру балалар саны 20 проценттан артып китсә генә сыйныф карантинга ябыла. Әмма «Алгоритм»да әлегә андый санда авыручы юк.

Питрәч районы мәгариф бүлегендә өстәмә рәвештә хәбәр итүләренчә, үпкә ялкынсынуыннан тыш, «Алгоритм» лицееның тагын биш сыйныфында корчаңгы һәм гөмбәчек авырулары (дерматофития) аркасында аерым укыту режимы кертелгән.

10нан артык очрак бөтен мәктәп карантинга

Казан Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, пневмония аркасында шәһәрдә 2 мәктәп – «Салават Күпере» торак комплексындагы 182нче лицей һәм Киров районының 135нче мәктәбе дистантка җибәрелгән. Көндезге укуга балалар киләсе дүшәмбе, 2 декабрьдә чыгачак.

– 182нче лицейда – 13, 135нче мәктәптә 11 авыру очрагы ачыкланган, – дип ачыклык керттеләр идарәдә. – Бу ике мәктәптә 3,8 меңнән артык бала белем алуга карамастан, анда әлегә башка очраклар теркәлмәгән. Санитар-эпидемиологик таләпләр буенча 10нан артык пневмония очрагы теркәлгәндә мәгариф оешмасының эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору оештырыла.

Дөрес, «Салават Күпере»ндәге 182нче лицейда 21 ноябрьдән дистантта бары тик яңа бинада укучы 5-11 сыйныф укучылары гына булуын хәбәр иттеләр.

Пневмония белән авыручылар ташкыны

Үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны артуы турында табиблар да сөйли.

«2 көн рәттән үпкә ялкынсынуы белән авыручылар ташкыны күзәтелә. Мин эшемнән 2-3 сәгатькә соңарып чыгам. Безнең хастаханәләрнең кабул итү бүлекләрендә зур чиратлар, бигрәк тә йогышлы авыруларны кабул итүдә. Үпкә ялкынсынуы белән килүчеләр бик күп», – дип сөйләде үз блогында танылган Казан пульмонологы Татьяна Неешпапа.

– Үпкә ялкынсынуы быел чыннан да бик күп, һәм хәзер алар нәкъ менә микоплазма инфекциясе белән бәйле. Аның белән ешрак мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар авырый, – диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов. – Үпкә ялкынсынуы белән авыручы өлкәннәр арасында 10 проценты гына микоплазмага туры килә. Микоплазма үпкә ялкынсынуы булган күпчелек пациентларда сулыш алу җитешсезлеге булмый, шуңа күрә аны амбулатор рәвештә дәваларга мөмкин.

Табиблар әйтүенчә, микоплазмалы үпкә ялкынсынуын гади кан анализы белән ачыклап булмый, аны бары тик авыз куышлыгыннан ПЦР үрнәк алып һәм микоплазма антитәнчекләренә махсус анализ биреп кенә белеп була. Шул ук вакытта микоплазмага классик пневмония вакытында ярдәм итә торган антибиотиклар тәэсир итми, башка рәттәге препаратлар кирәк. Шуңа күрә әгәр балада температура һәм йөткерү булса, ата-аналарга үз-үзеңне диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны буенча мәктәпләрнең 20 сыйныфында аерым укыту каралган, ә Казанның 4нче интернат-мәктәбе, кызамык белән авыручылар саны ачыклану сәбәпле, карантинга ябылган.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Кирове, в Кировской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Кирове

Ria.city

Дорожные службы Кировской области продолжают круглосуточное содержание автодорог

На Мостовой готовятся к паводку

Мэрия: дорогу-дублер на Кирова приведут в порядок до воскресенья

Волонтеры студотрядов Карелии выстроились восьмеркой на площади Кирова

Музыкальные новости

Борьба за титул и утроенные призовые: Латыпов и Шевченко начнут финал Кубка России по биатлону в ранге фаворитов

Бузова – ведущая Comedy Club, драка в Самарканде и концерт для женщин в «Конфетке»: что смотреть на ТНТ в Международный женский день

Экс-футболист Деменко: Тюкавин – потеря для "Динамо"

Эксперт “Фанагории” поделилась идеями подарков для внутренних богинь каждой женщины

Новости Кирова

Волонтеры студотрядов Карелии выстроились восьмеркой на площади Кирова

Окружной КЭС-баскет пройдёт в Ульяновске

Нелегальная торговля цветами в Новосибирске – под контролем

В четырех районах Новосибирска вводят запрет на парковку

Экология в Кировской области

Уникальные экскурсии в Ростове-на-Дону

Бесплатный вебинар для родителей детей с диагнозом “косоглазие”

Tom Ford, коллекция осень-зима 2025

Бесплатный семейный конкурс для перовчан открывает прием заявок

Спорт в Кировской области

Потапова пробилась во второй раунд турнира в Индиан-Уэллсе.

Сколько может заработать Елена Рыбакина на турнире в Индиан-Уэллсе

WTA объявила о создании программы по выплатам теннисисткам во время декрета

WTA ввела оплачиваемый декрет

Moscow.media

В Иркутске пройдут отборочные соревнования чемпионата России по фитнес-аэробике 2025 года.

Скидка 10% на горнолыжное снаряжение с BelkaCar и GetSki

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Скидка 10% на горнолыжное снаряжение с BelkaCar и GetSki











Топ новостей на этот час в Кирове и Кировской области

Rss.plus






Стали известны подробности задержания замначальника управления краевой администрации Нателлы Бирюковой

В Камышине перед Женским днем не обойдется без отключений света

Окружной КЭС-баскет пройдёт в Ульяновске

На Мостовой готовятся к паводку