20 яшьтә Ленин ордены алган Дөлфирә Каһирова: «Хәзерге тормышымны оҗмахка тиңлим»
Һәр ел октябрьнең икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне бәйрәм ителә. Хәер, быел ул, Казанда БРИКС узу сәбәпле, ноябрь аена күчерелгән. Ә инде «Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә кем турында язарга?» дигән сорау һич тә тумады! Әлбәттә үрнәк зат – Дөлфирә апабыз турында.
Бар гомерен, бар булмышын туган җиргә
Данлы Актаныш районының Киров авылында игелекле гомер итүче тере легендабыз Дөлфирә Каһированы белмәүчеләр сирәктер. Районның бердәнбер исән-сау Ленин ордены кавалеры да бит ул. Нибары 19 яшь булганда ук илебезнең югары дәүләт бүләге – Ленин орденына лаек, хезмәт ветераны, шәрәфле Дөлфирә Барый кызының тормыш юлын һәркемгә үрнәк итеп куярлык. Бар гомере – туган ягына, газиз халкына булган игелекле хезмәтләр белән бәйле.
Әйтергә кирәк, Дөлфирә апабызның кызы, «Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалының Актаныш радиосында хезмәт куючы танылган журналист, алтын, бәрхет тавышлы диктор Фәния Шамил кызы Рәшитовабыз – һәрчак төп остазларымның берсе булды. Радиода эшли башлаган тәүге көннәремнән үк радио тармагының күп кенә серләренә төшендерде. Ә исә Дөлфирә Барыевнаның оныгы Гөлназ Рәшитова белән Казан Федераль университетында курсташларбыз да әле. Һәрчак ярдәмгә килергә әзер курсташларымның берсе ул. Бүгенгесе көнне «Болгар» радиосында редактор булып хезмәт куя.
Бу нәселдә тырышлык, һәр эшкә җитезлек буыннан буынга да күчәдер, мөгаен. Ә инде Дөлфирә апабызның икетуган абыйсы, билгеле шагыйрь һәм язучы Рифкат Закировны да белмәүчеләр сирәктер. Киң билгеле «Кәккүк моңнары» җырын иҗат иткән бит ул.
Дөлфирә апа 1940 елның 1 гыйнварында Актанышның Усы җирлегендә туган. Авылның үрнәк гаиләсе Фәүзия һәм Барый Каһировларның тәүге баласы була ул. Туган авылында башлангыч белем ала.
Шуннан соң яшь кенә кызчык Дөлфирә Киров совхозы мәктәбенә укырга төшә. Заманында бит әле әлеге совхоз бик тә шөһрәтле була.
– Ул дәверләрдә колхозда эшләгәнебез өчен дә түләмиләр иде, Юлай балакаем. Бер таяк яисә ипи бирә торганнар иде. Хәтеремдә, 5нче сыйныфны тәмамлагач, олылар белән колхоз басуларында чүп утый башладым. Сәвия, Рәдифә, Гөлсем апалардан калышмаска дип, хәтта ки ятып чүп утаган чакларым исләремдә. Иң беренче тапкыр хезмәт хакымны алгач – шулкадәр куандым. Шатлык иде минем өчен! Бригадирыбыз Галәү апабыз, исәп-хисап ясаучы Тәгъзимә апаларыбыз бар иде. Иң тәүге мәртәбә үзем эшләп алган 35 сум акчама әнкәйгә күлмәклек ситса алдым, – дип хатирәләрен бүлешә Дөлфирә апа. – Һәр елны каникул вакытында эшкә чыга торган булдым. Үземнең дә, апайларымның да өс-башларын шул акчага хәстәрли идем.
– Мәктәпне тәмамлагач, укытучы булырга хыялым иде. Укыганда «дүртле-бишле» билгеләренә генә укыдым. 7нче сыйныфны бетергәндә, әтиебез 4 баласын, әнкәебезне ташлап чыгып китте. Ашарга-эчәргә юк. Нишләргә белмибез. Әнкәйнең барыбер мине укытасы килә иде. Кирәкле документларны җыйдым да, мине Минзәләгә илтче әле, дип, әткәйгә барырга булдым. Ул мине илтмәде... Алга таба Пучы мәктәбенә бардым. Гел татар телендә укыгач, рус мәктәбендә уку миңа җиңелдән булмады. Шулай да белем алуга, мәгърифәткә омтылышым көчле иде. Яхшы гына укып китә алдым.
Шуннан соң безне 1 айга колхозга бәрәңге алырга җибәргән иделәр, әнкәйгә ярдәм итүче булмагач, аны бик каты кызгандым, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Алга таба инде хезмәт юлым чын-чынлап башланып китте. Ашлык чистартуда, аны эшкәртүдә эшләдем. Кышын салам эскертләрен дә көрәүләр туры килде. Сыерлар ачтан үлмәсен өчен, култык астыма салам кыстырып алып кайта идем. Лом белән тирес ваттык, аны кырларга чыгардык.
Киләсе елны да укуга барып карадым. Шулай ук әнкәемне жәлләп кайттым инде. Яз көне рәисебез бозаулар карарга дәште. Миңа 60 бозау бирделәр. Югалмасалар ярый әле, дип борчыла идем. Иртәнге сәгать 4тә бозауларны көтүгә алып чыга идем. Йокы баскач, җиргә ятып йоклый да идем. Йокыдан торгач, тагы көяләнә-көяләнә саный идем. Янымда гына Хәдимә апа белән Галимә апа сарык көтүен көтә иделәр, – дип сөйли ул.
Дөлфирә апа 3 ел бозаулар карагач, Усы колхозы – совхозга әверелә. Якын-тирәдәге Качкын, Олыимән, Чиялек һәм Айманнар белән берләшеп, Киров исемендәге совхоз барлыкка килә. Нибары 17 яшендә Дөлфирә Каһированы комсомол юлламасы белән нәкъ шул совхозга дуңгыз карарга җибәрәләр. Туган авылыннан 5 чакрымны һәр көн саен җәяүләп йөри ул.
Изге йөрәкле ана ул!
– Малларны һәр көнне 3 тапкыр чыгарып ашата идек. Читлек идәннәрен юып куябыз, берникадәр вакыт үтүгә, дуңгызларны төркем-төркем карый башладык. Үземә генә 300 башлап дуңгыз калдырганнары да булды. Тырыштым. Гел генә алдынгылар слетына йөрттеләр. Хәтта тегү машиналары белән бүләкләделәр, – дип искә алды лаеклы хезмәт куйган чорларын Дөлфирә апа.
Совхозда эшләп йөргәндә, сылу, шул ук вакытта ифрат дәрәҗәдә уңган кыз Дөлфирә булачак тормыш иптәшен – Шамил Рәшитовны очрата да инде.
– Дуңгызларга сөт эчерткәндә бик нык җайсыз иде. Өсләремә түгелеп бетеп җәфалана идем. Ә Шамилем стенаны тишеп, торба куеп бирде. Асларына салам салыр өчен шифер тапты. Ә инде 1961 елда аның белән гаилә корып җибәрдек, – дип бәян итә Дөлфирә Каһирова.
Язмам герое нибары 20 яшьтә Ленин ордены кавалеры булган
Эшендә дә бу вакытта Дөлфирә апа зур-зур уңышлар яулауга ирешә. Аны 1959 елны илебез башкаласы Мәскәүдә узучы күргәзмәгә чакыралар һәм ВДНХың Дөлфирә апаны – көмеш, икенче мәртәбә баруында алтын медале белән хөрмәтлиләр. Ә 1960 елның 7 мартында Ватанның 20нче гасырындагы иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләклиләр.
Дөлфирә апа дуңгызлар симертүдә дә, аларны балалату эшендә дә алдынгы була. Симерткән дуңгызлары хәтта, торалмыйча, утырып кына торган урында. Фотосурәтен Мактау тактасына да элеп куялар.
– Комсомолдагы активлыгымны коммунистлар сафына кергәч тә дәвам иттем. Озак кына еллар Киров исемендәге совхоз партиясе комитетында, КПСС райкомында тордым. 1975 елда ТАССР 9нчы чакырылыш Югары Советына депутат итеп сайландым. Ә 1984 елны 39нчы Татарстан өлкә партия конференциясенә делегат итеп җибәрелдем. Хәтсез генә еллар дәвамында җирле совет депутаты булдым, – дип сөйли ул.
Язмам героеның хезмәт юлы күренекле язучы Гурий Тавлинның «Тәвәккәл таш яра» исемле китабында да чагылдырылган.
Дөлфирә апа белән Шамил абый 6 балага гомер һәм төпле тәрбия бирәләр. Шуңа өстәп, Шамил ага энесенең гаиләсе фаҗигага дучар булгач, Венераны һәм аның энекәше Риназны да карап үстерәләр әле. Венерага ул чакта 15, ә Риназга 10 яшь чамасы гына була. Гаиләдә үскән бөтен балалар да югары белемгә ия булалар.
– Ни өчен бик күп ятим балалар алып үстердемме? Дөлфирә апа кебек буласым килде һәрчак. Ул безне карап үстерде, ятимлек арбасыннан коткарып калды. Аның кебек, ятим калган балаларга гаилә җылысы бирәсем килә, – ди күп балалы ана Венера Сабитова.
Хәзерге көнне дә Дөлфирә апа актив, якташларына карата игелекле вә изгелекле яшәештә гомер итә. Төп нигезнең тәрәзәләрендә утларны һәм нурны сүндермичә, гөрләтеп дөнья да көтә әле ул. Җәйләрен бакча да үстерә.
Махсус хәрби операция зонасында илебез бәйсезлеген яклаган якташларыбызга да Дөлфирә апабыз саллы ярдәм күрсәтте. Узган елны Кировтагы көзге уңыш, көзге муллык ярминкәсендә пенсиясеннән 5 мең сум акчасын тапшырды аларга. Изге күңелле, чын ватанпәрвәр шәхесебезгә барлык район халкы исеменнән ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Кеше игелекле эшләр белән дан тота, диләр. Бик хак төшенчә бу! Һәр мизгелдә гомерләрен куркыныч астына куйган, барыбызның да тынычлыгыбызны саклап, явыз дошман белән алышкан яктшарыбызга әлеге ярдәм игелекле булсын.
– Хәзерге тормышымнан бик нык канәгать мин. Заманында авырлыкларны төрлесеннән күрергә туры килде. Ә әлеге яшәешемне оҗмахка тиңлим. Аллаһка мең шөкер, муллыкта һәм бәрәкәттә яшибез. Яшьләргә әйтәсе теләгем шул: эшне яратсыннар, хезмәт сөючән булсыннар. Бар әйбер дә бары тик үзләреннән тора. Ә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен чын күңелдән котлыйм, йөрәк түремнән ургылып торган теләкләремне җиткерәм. Рәхәт яшәсеннәр, матур итеп эшләсәннәр, эшләре уң булсын! Терлекчеләргә һәм аграрийларга яңадан-яңа уңышлар телим. Иң мөһиме – имин булсын туган җиребез! Явыз афәтләрне күрергә язмасын беребезгә дә.
Дөлфирә Барый кызына озын гомер, балалары һәм оныкларының шатлыкларына куанып, яшьләргә үрнәк булып яшәргә язсын. Саваплы гамәлегез өчен мең рәхмәт сезгә!