«Ватаным Татарстан»да хәйрия акциясе оештыручы Гөлгенә Шиһапова: «Мин – яхшылык фанаты»
Әлеге акция кысаларында, катнашучылар, Рамазан аенда яхшылыклар эшләп, аны социаль челтәрдә күрсәтеп барды. Республиканың төрле районнарыннан, хәтта Мәскәү, Пермь өлкәләреннән катнашырга теләк белдереп 62 кеше гариза калдырган. Шулар арасыннан барлык шартларны да үтәгән 30га якын кешене бер табын артына җыйдылар.
Бәйрәмне «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин ачып җибәрде.
Изге Рамазан аенда редакциябез исеменнән җәмгыятьткә күпмедер булса да өлеш кертергә тырыштык. Аллаһка шөкер, безнең бу килеп чыкты, дип уйлыйм. Бүген бирегә шундый матур ханымнар һәм әфәнделәр җыелды. Сез – чынлап та изге эшләр эшләдегез, аның әҗерләрен бүген алачаксыз. «Ватаным Татарстан» газетасы даими рәвештә укучыны рухи азык белән тәэмин итә. Бу акция дәвамында без матди ярдәм дә итәргә тырыштык. Мохтаҗлар, кызганыч, җәмгыятьтә бик күп. Һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып, аларга ярдәм итә алса, кешелек дөньясы яхшырак шартларда яшәр иде, дигән теләктә калабыз.
Мин Гөлгенә Шиһаповага зур рәхмәтле. Ул инде ничә еллар дәвамында хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул аның шәхси дә, шул ук вакытта журналист буларак та эшчәнлеге. Шушы еллар дәвамында Гөлгенә ярдәме белән күпме кеше ярдәм алды. Без Гөлгенәнең мондый матур башлангычларын хуплап алабыз, мондый чаралар дәвамлы булсын. Әлеге акциядә катнашып, үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт! – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Равил хәзрәт Бикбаев хәйрия эшләрен дин күзлегеннән аңлатып китте.
«Ватаным Татарстан» газетасының халык өчен шундый изгелекләр эшләвенә мин бик шат. Дин күзлегеннән шушы хәйрия эшләренә аңлатма биреп китәсем килә. Изгелекләрне яшереп тә, күрсәтеп эшләсәгез дә, Аллаһы Тәгалә аны белеп торучы. Монда «ният» дигән әйбер бар. Изгелек ул – яхшы, бер сүзем юк. Әмма Аллаһы Тәгалә каршында кылган яхшылыклар кабул булсын өчен, дөрес ният кирәк. Мәҗлесләрдә әби-бабайларның оныкларына сәдаканы «Аллаһ ризалыгы өчен», дип биргәнен ишеткәнегез бардыр. Ул тиккә генә түгел. Гамәлне ничек тә кылып була, тик ул Аллаһ ризалыгы өчен булганда гына, аңа әҗер-савап була. Сөйләшүегез белән кешене яхшылыкка, сәдака бирергә өндәсәгез, аларны начарлыктан тыйсагыз, бу – хәерле булыр. Кем дә кем шушы изгелекне Аллаһ ризалыгы өчен эшләсә, аңа ахирәттә бик зур саваплар бирелер. Динебездә кеше күрсен, мактасын өчен генә яхшылык кылырга ярамый, - диде ул.
Фото: ©«Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Кунаклар арасында ай саен үз пенсия акчасыннан өлеш чыгарып, махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен посылкалар җибәрүче, 80 яшьлек Сәлимә абыстай Хөсәенова да бар иде. Аны яратып, бәйрәмне алып баручы Айгөл Хәйруллина «игелек иясе» дип атады.
2003 елдан бирле Гөлгенә Шиһапова белән аралашып яшибез. Шул еллардан бирле газетаны алдырам, хәйрия эшләрендә дә катнашам. Абыйстай булып йөргәч, беләсез инде, сәдакалар да бирәләр. Мин шуларны җыеп, 2022 елдан бирле солдатларыбызга посылкалар салам, ә аңа кадәр Альмира Адиятуллина белән Коръән мәҗлесләре оештыра идек. Бу – Аллаһ ризалыгы өчен башкарган эшләр.
«Ватаным Татарстан» газетасын күп еллар ала килгәч, Гөлгенәнең язмаларын даими рәвештә укып барам. Аларны тетрәнмичә укып та булмый. Аның шушы саваплы эшләре дәвамлы булсын, Аллаһы Тәгалә күп итеп әҗер-саваплар бирсен.
Фото: ©«Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Бик күп күркәм эшләр белән мәгълүм шәхес Райнур әфәнде Газизов та кунаклар белән арлашып алды.
Аллаһы Тәгалә безгә сугыш кырларына барып, солдатларыбызга ярдәм итәргә насыйп итте. Шулай йөргән дәвердә, минем яныма бер олы яшьтәге апа килде. Сумкасыннан 900 грамм карабодай, 300 грамм лимонлы кәнфит һәм бер консерва чыгарды. «Үтенечем бар, шушы күчтәнәчләрне дә алып барыгыз әле. Минем башка мөмкинлегем юк, пенсиям дә 10-11 мең генә. Шушы кәнфитләрем кемнеңдер баласының шатлыгы булыр, бәлки», – диде. Шуннан, изгелекнең саны белән биргәнеме, йә күңеле белән ихластан биргәне хәерлерәкме, дип уйлап куйдым, Моны бары тик Аллаһы Тәгалә белә. Әгәр әлеге хәйрия эшен «Ватаным Татарстан» газетасының башкаларга үрнәк булу нияте белән оештырган икән, димәк, без дә бу нияткә катнашкан кешеләр.
Рамазан аенда шушы хәйрия акциясеннән тыш, «Ватаным Татарстан» газетасы икесе дә ДЦП диагнозлы Диана һәм Тимур гаиләсенә изге күңелле кешеләр ярдәме белән 110 мең сум акча җыйган. Алар бу акчага сәламәтлекләрен ныгыту өчен Сочига санаторийга барачаклар. Шулай ук, Саба районында бер авыру кызга ноутбук бүләк иткәннәр. Яшел Үзән районында урнашкан «Норлат» балалар йортында яшәүчеләрне дә сөендеререгә насыйп булган. Боларның һәммәсенең башында «Хәйрия» эшләре темасын алып баручы бүлек җитәкчесе Гөлгенә Шиһапова тора.
Хәйрия эшләре, минемчә, барыбер күренергә тиеш. Безнең «Ватаным Татарстан» газетасында һәр журналистның үз темасы бар. Минеке – «Кайсыгызның кулы җылы?!» рубрикасы. Мин төрле приютларга баргач та, күчтәнәч түгел, ә “рәхмәт” һәм савап кына кыстырып кайта идем. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә миңа башка юлларны ачып, бүтән әйберләрне бирә иде. Аллаһка шөкер, хәзер укытучымны да, гаиләмне дә, балачак дустымны да изгелекләр кылырга иярттем.
Әлеге бәйрәмне зур итеп үткәрәсем килде. Аллаһы Тәгалә һәреберебезгә яхшылыклар кылып яшәргә насыйп итсен.
Мин – яхшылык фанаты, мин аннан ямь табам. Кайбер кеше мине җүләр, дип уйлыйдыр. Әгәр сез изгелек юлына кереп киткәнсез икән, кешене тыңламагыз, йөрәгегез ничек куша – шулай эшләгез. Кешегә ярдәм итү ул – миллионнар чыгарып бирү түгел, ә кечкенә генә булышулар. Ярдәм итеп яшәсәк, тормыш та безгә икенче төрле күренәчәк, дөньяның кирәкмәгән стресслары күренми башлаячак, – диде ул.
Фото: ©«Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Акциядә катнашучыларның һәрберсенә рәхмәт хатлары һәм бүләкәр өләштеләр. Ә иң актив дүрт кешегә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәмдә Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт тә бар иде. Ул да “Ватаным Татарстан” газетасына «мәхәббәтен белдерде». “Белмим, мин бу газетаны яратаммы, әллә ул минеме”, - диде ул шаяртып. Шулай ук, кунаклар арасында блогерлар да бар иде.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Бәйрәмне Гөлгенә Шиһапованың якташлары – Гөлнара Габдуллина һәм Илфир Искәндәров гөрләтте. Бәйрәм матур җырлар, гармун моңы һәм мәгънәле шигырьләр белән үрелеп барып, бик җылы мохиттә узды.