Дубайдан 1,1 млн сумлык алтын әйберләр алып кайтырга маташкан Чаллы кешеләрен тотканнар
Чаллыда яшәүче ике кеше Дубайдан гомуми бәясе 1,1 млн сум булган алтын бизәнү әйберләре алып кайтмакчы булганда тоткарланган.
Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, 32 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек ир-ат Дубайда алтын бизәнү әйберләре сатып алган. Кире кайтканда алар декларацияләнергә тиешле товарлары булмаган пассажирлар өчен каралган «яшел коридор» аша үтәргә маташкан.
Соңрак экспертлар әлеге әйберләрнең 750 пробалы алтыннан эшләнгән булуын билгеләгән.
Җинаять эше ачылган.