Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Республикакүләм ифтарда Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Ифтар ул – безнең өчен очрашу чарасы»

Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырыла. Казандагы Республикакүләм ифтар Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе санала.

Быел Республикакүләм ифтар 10 мең кеше – Татарстанның төрле почмакларыннан килгән мөселманнарны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, мохтаҗларны, мөхтәрәм кунакларны җыйды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Оештыручылар ифтарда катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләгән иде. Намаз уку һәм ифтар уздыру павильоннары каршындагы фойеда «Абыстайлар хәзинәсе» дип исемләнгән милли сәүдә күргәзмәсе эшләде. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан татар остабикәләре үзләренең милли өслүбтәге, күн, текстиль, мех, мамыктан кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салымны, бизәнү әйберләрен тәкъдим итте. Шулай ук республика җитештерүчеләренең хәләл ярминкәсе дә оештырылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Республикакүләм ифтар программасының рәсми өлеше намаз уку залында үтте. Программа Коръән уку һәм дога кылу, шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләве белән башланды. Ә аннары чараны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды. Ул «Республикакүләм ифтар»ның тарихын сөйләде, аның Казанда Меңъеллык мәйданында, Теннис академиясендә, «Казан-Арена» стадионында һәм соңгы биш елда «Казан-Экспо» үзәгендә үткәрелүен билгеләп үтте. 14 ел эчендә ифтар кунакларының саны 13 меңгә кадәр җиткән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ифтар программасының махсус кунагы буларак, Дагыстан Республикасыннан ислам нәшидләрен башкаручы «Нәшидүл ислам» төркеме җырчылары чыгыш ясады. Алар башкаруындагы мөнәҗәтләр һәм нәшидләр халык яраткан татар вәгазьчеләренең тирән эчтәлекле вәгазьләре белән чиратлашып яңгырады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

17:43 сәгатьтә яшь сәләтле җырчы Рөстәм Хөсәенов азан әйтте. Аңарчы, кергәндә үк ифтар кунакларына шешәләрдә су һәм аяк киемен салу өчен пакетлар таратылды. Мөселманнар Камил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазын укыды, ә аннары мул өстәлләр артында ифтар башланды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен павильоннарга узу юллары һәм авыз ачу мәйданчыклары – аерым булды. Шушы күренеш кенә күңелне төшерде: җәмәгать намаз укыганда, ак яулыклы олы яшьтәге апалар кеше өстеннән чыгып, башкаларны көтмичә ифтар залына юнәлде. Ә аларны анда башкалардан иртәрәк барыбер беркем кертмәде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ифтар залында авыз ачу өчен 1700 өстәл әзерләнгән. Ә аш-су әзерләр өчен, 2,5 тонна ит, 750 кг карабодай, 3,5 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш, 11 мең өлеш, чәкчәк, 400 кг кәнфит сатып алынган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Үткән елны Республикакүләм ифтар турында шактый тискәре фикерләр ишетергә туры килде. Үзем анда бармаган булсам да, баручыларның: «Безгә ашамлык җитмәде, ач кайттык», - дигән сүзләре истә. Быел исә, ифтар икенчерәк төрле оештырылган. Кунакларга басма билетлар өләшкәннәр, шуңа күрә ризык бөтен кешегә җитте, хәтта артык та калды әле. Калган порцияләрне кунакларга үзләре белән алырга рөхсәт иттеләр. Бу очракта да кемнең кем икәне күренде, күпләр артык калган ризыкны икешәр пакетка тутырды, ә кемнәрдер үзләренең өлешен ашап, «рәхмәт» әйтеп өйләренә юнәлде. Шунысы кызык булды, мин күп итеп «күчтәнәч» тутырган ханымнарны видеога төшергәндә, икенчесе килеп: «Сез бу видеоны беркая куймыйсыздыр бит инде. Алайса тагын бөтен ашамлыкны тутырып киткәннәр, дигән сүз чыгарасыз», - диде. Әйтерсең, барысы да артык калган порцияләрне генә алды…

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ифтарда һәр кешене карабодай, яшелчәләр, финик һәм күрәгә, өчпочмак, өлеш һәм чәкчәк салынган бокслар көтте. Моңа өстәп, өстәлгә җиләк-җимешләр, су, эмиз, хәләл кола һәм печенье да куелган иде. Аеруча «ажиотаж»ны хәләл кола уятты, аны шактый кеше «кыстырып» китте. Гомумән, барлык ризыклар да бик тәмле булды.

Ифтар оештыруга 14 яшьтән өлкәнрәк 720 волонтер җәлеп ителгән. Алар кунакларны каршы алып, намаз уку һәм авыз ачу урынына озатты. Ифтар уздыру вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, тәртип саклау һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре дә эшләде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ифтар тәмамлангач, журналистлар өчен очрашу оештырылды. Анда «Туган авылым» милли-туристлык комплексы хуҗаларының берсе Радик Абдрахманов ифтардагы табын турында әйтеп узды.

– Әзерләнгән ризыклар кунакларга ошаган, дип өметләнеп калабыз. Үзебез дә авыз итеп карадык, бик тәмле булды. Һәр елны табынны яхшы корырга тырышабыз, моңа партнерларыбыз ярдәм итә. Икенче елга ифтар өстәленә башка ризыклар өстәү турында да уйларбыз әле.

Үткән елны халыкка карабодай ошады. Без аны Азык-төлек департаменты белән тәмле итеп әзерләү рецептларын карадык, берничә тапкыр дегустация дә ясадык. Нәтиҗәдә, шушы вариантка тукталдык. Пылау күп еллар дәвамында пешерелде, шуңа яңалык кертергә булдык. Бәлки, киләсе елга кайнар ризык урынына башканы сайларбыз, мисал өчен, азу, - диде ул.

Ифтар турында фикерләрен Камил хәзрәт Сәмигуллин дә әйтеп китте.

– Ифтар ул – безнең өчен очрашу чарасы. Кайбер дин кардәшләребез белән елга бер тапкыр, биредә генә очрашабыз. Бер атнадан соң нәтиҗәләр ясарга кирәк булачак, чөнки киләсе ифтар 15 нче юбилей чара булачак. Идеяләребез бик күп, киләсе елда күрерсез, - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ифтарга барасымны танышларыма әйткәч, «Карап кына йөр, таптап китмәсеннәр. Ашый алмый да кайтырсың әле», – дигәннәр иде. Алдан ук мораль яктан моңа әзер булып бардым, әмма бәхетемә күрә, барысы да яхшы узды, ашадым да, эшләдем дә. Этеш-төртеш, егылулар булмады, быел ифтар бик әйбәт оештырылган, барлык хата-кимчелекләр төзәтелгән иде. Киләсе елда да шундый ук шәп оештырылыр, кунаклар да тәртиплерәк булыр, дигән өметтә калам.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus