Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Фитр садакасын азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин

Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр садакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында Рамазанга багышланган бүлектә аңлаталар.

Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала.

Фитр садакасы фәкыйрьләргә һәм азкеремле мөселманнарга түләнә. Фитр садакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый. Моннан тыш, фитр садакасын ата-аналар, әби-бабайларга (һәм алга таба), балаларга, балаларның балаларына, үз гаиләңә бирү тыела. Шуңа да карамастан, мөселман үзенең абыйсы яки сеңлесенә фитр садакасын бирергә хокуклы.

Шулай ук мөселман кешесе фитр садакасын, үзеннән тыш, балигълыкка җитмәгән кечкенә балалары өчен дә таратырга тиеш. Мөселман кешесе ата-анасы, хатыны яки балигъ булган балалары өчен фитр садакасы таратырга тиеш түгел, чөнки аларның аның милкенә хокукы юк. Әгәр аның теләге бар икән, ул алар өчен фитр садакасын түли ала. Әмма алар бу хакта белергә тиеш.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм, ураза тотучыларны буш уздырылган вакыттан һәм буш сүздән чистарту өчен, шулай ук мохтаҗларны ашату өчен, фитр садакасын түләү бурычын куйды. Фитр садакасын (бәйрәм) намазына кадәр түләү мәҗбүри.

Ислам күзлегеннән караганда, фитр садакасын бәйрәм намазыннан соң түләү хупланмый, чөнки ул вакытында түләнмәгән булып санала. Шуңа күрә фитр садакасын Рамазан ае башыннан ук түли башларга мөмкин.

Ә түләүләр күләменә килгәндә, Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм чорында фитр садакасын шул җирлектә киң таралган азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Бодайның күләме ярты сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча 2 килограммга туры килә, йөзем күләме бер сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча 4 килограммга туры килә.

Бүгенге көндә әлеге төр продуктларны бәя ягыннан карасак, аерма күренеп тора. Шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәте голәмәләре тарафыннан югарыда санап үтелгән продуктларның һәр төре өчен уртача бәя нигез итеп алынды: аларның иң арзаны - 200 сум, ә иң югары бәясе - 1200 сум. Шуңа күрә фитр садакасының минималь күләме - 200, ә зәкятне алтын буенча түли алучылар өчен тәкъдим ителә торган күләме 1200 сум тәшкил итте.

Фитр садакасын 19 февральдән 20 мартка кадәр 200 яки 1200 сум күләмендә күчерергә мөмкин.

  • Татарстан Диния нәзарәте сайтында фитр садакасын күчерү өчен реквизитлар бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus