Хаменеи һәм Иран гражданнары үлеме сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты
Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, Иранның югары җитәкчесе Али Хосейни Хаменеи һәм Ислам республикасының башка гражданнары һәлак булуга бәйле рәвештә, Иран Президенты Масуд Пизешкианның кайгысын уртаклашты. Бу хакта, ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән, «Татар-информ» яза.
«АКШ һәм Израилнең хәрби хәрәкәтләре нәтиҗәсендә күпсанлы корбаннар булу сәбәпле, Сезнең һәм Иран Ислам Республикасы халкының тирән кайгысын уртаклашам», — дип билгеләп үтә ТР Рәисе үз мөрәҗәгатендә.
«Сөйләшүләр барган вакытта ясалган бу вәхши ракета-бомба һөҗүмнәре — шул исәптән торак объектларга һөҗүм итүләр — балаларның һәм тыныч халыкның, Иранның Югары лидеры Али Хаменеиның һәм аның гаилә әгъзаларының, шулай ук Иран җитәкчелегенең башка вәкилләренең һәлак булуына китерде. Бу гамәлләр халыкара хокукның төп принципларын тупас бозу булып тора һәм Якын Көнчыгыш төбәгендә хаос урнашу һәм көч куллануларга китерә», – дип ассызыклый Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатырга, конфликтны тыныч юл белән хәл итү өчен сөйләшүләргә кайтырга чакырды.
Хаменеиның Америка-Израиль һөҗүмнәре нәтиҗәсендә үлеме турында башта Израиль чыганагына сылтама белән Reuters агентлыгы һәм АКШ Президенты Дональд Трамп хәбәр итте.
Соңрак дәүләт башлыгының һәлак булуы турындагы мәгълүматны «Иран Ислам Республикасы тавышы» (IRIB) телерадиокомпаниясе раслады. Хаменеи 28 февраль иртәсендә үк һәлак булган, әмма Иран хакимияте узган көн дәвамында аның үлемен кире кагып килде.