Алдагы тәүлектә Татарстанда көчле җил көтелә
24 февральгә каршы төндә һәм көн дәвамында Татарстан территориясендә көчле җил фаразлана. Бу турыда «Татар-информ» синоптикларга сылтама белән яза.
Җил тизлеге урыны белән 15-18 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.
Шул сәбәпле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе урамда һәм юлда йөргәндә сак булырга чакыра. Реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астына качарга ярамый, дип искәртәләр.