Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Милли китапханәдә Халыкара китап бүләк итү көнендә китаплар алмашып булачак

Шимбә көнне, 14 февральдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган чаралар уздырыла. Шәһәр халкы китаплар алмаша, әдәби жанрлар турында фикер алыша, Ромео һәм Джульеттага яңача карый ала. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Программа китапханә холлында 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр уздырылачак «Китап өеме» акциясеннән башлана. Теләгән һәр кеше бирегә яхшы хәлдәге укып бетергән китапларын алып килә һәм алмашка үзенә ошаган китапны бушлай алып кайтып китә ала. Оештыручылар, бүләк итүчеләргә, китап эченә булачак укучылар өчен юллама калдырырга тәкъдим итә.

«Укымыш» балалар китап клубы 11:00 сәгатьтә яшь китап сөючеләр (8–12 яшь) өчен «Серләре булган китап» очрашуын уздыра. Катнашучылар мавыктыргыч әсәр турында фикер алышачак һәм гадәти басмалар өчен үзенчәлекле тышлыклар ясарга өйрәнәчәк. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Олылар программасы төшке аштан соң башлана. Күргәзмә залында стандарт булмаган форматлар яратучылар өчен «Биш жанр киселеше» дип аталган җиңелчә кыска әңгәмә (small-talk) оештырыла – әлеге төр очрашуда таныш булмаган китаплар хакында фикер алышачаклар. Биредә «Китаплар турында фикер алышыйк» клубын оештыручы һәм алып баручы Юлия Шулайя модератор була. Кичә 15.30 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Әлеге көн гадәти булмаган чара – әдәби стендап форматындагы «Автор нәрсә әйтергә теләгән» китап тамашасы белән тәмамлана. 17:00 сәгатьтә киңәшмәләр залында комедия укучылар, классик трагедиядә комик элементлар эзләп, «Ромео һәм Джульетта» әсәрендәге геройларны яңача кабул итә ала. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus