Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Гүзәл Сәгыйтова татар китабын уку модасына кушылырга әйди

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үз аккаунты аша #китап (книга) челленджына старт биргән. «Максаты бик гади – татар әдәбиятының бай мирасын һәм заманча авторларны популярлаштыру», дип язган ул үз каналына.

Гүзәл Сәгыйтова бүген 12 февраль көнне Казанның «Сәйдәш» концертлар залында IV «Гәүһәр» балалар фестивале багышланган матбугат конференциясендә катнашу өчен «Татмедиа»га килгән һәм анда урнашкан Әдәби кафедан китаплар алган.

«Бүген Татарстан китап нәшрияты кибетеннән буш кул чыга алмадым. Бу китапларга үзем дә күптән кызыга идем, ниһаять, алар минем киштәмдә. Икенче экземплярлар яңа хуҗаларына юл ала. Бу кешеләр барысы да фикер тудыручылар (Татмедиа журналистларын махсус кертмәдем, чөнки сез гел шул дулкында). Бергә әдәбиятыбызга игътибарны арттырырбыз дип ышанам. Фатих Әмирхан томлыклары Рәдиф Кашаповка, (https://t.me/bakchalar) Луиза Янсуар шигърияте Эльвира Садриевага тапшырылачак (https://t.me/ipteshler). Ландыш Әбүдәрованың «Умартасы»н Ләйлә Леронга бирергә булдым, китап клубында укып, әңгәмә корсагыз иде! Һәм барыгыз да бу активлыкны дәвам итәрсез дигән өметтә!» дигән ул.

Гүзәл Сәгыйтова «Казан утлары» журналын Казан гимназияләренең берсенә яздырткан.

Гүзәл Сәгыйтова идеясенә кушылу өчен татар телендә укыган яки укыячак китап белән фотога төшәргә яки видео яздырырга һәм ни өчен шушы китапны сайлау турында сөйләргә кирәк. Роликны #китап хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга һәм эстафетаны тапшырырга теләгән кешене билгеләргә кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus