«Манзара»га 10 ел: «җимерек чемпионнар», ветераннар көрәше һәм зур максатлар

Бер булмаса булмый, бер булса – Аллаһы Тәгалә өеп бирә, диләр. Узган атна көрәш ярышларына бай булды. Баштан Алабугада Татарстан чемпионаты, икенче көнне Казанда «Манзара» спорт-музыкаль премиясе – көрәшеп һәм карап кына өлгер. Алабугада көрәш җанатарлары бик күп булмаса, Казанның «Ак Барс» Көрәш сарае тулган иде диярлек. Халык көрәш карарга килми, диючеләргә матур җавап. «Манзара»да рәхәтләнеп көрәш карап, җырлап-биеп кайттык.

Премия быел 10 нчы тапкыр уздырылды, шулай да аерым бәйрәм рухы бик юк иде кебек, оештыручылар да бу хакта артык сүз әйтмәде. Икенче яктан уйлап карасаң, бу – бик зур дата, Казанда мондый форматта чара уздыру өчен күпме тырышлык таләп ителүе бераз күз алдына килә. Елдан-ел әлеге проектны уйлап, оештырып килүчеләргә афәрин! «Манзара»га тагын озак еллар чәчәк атарга язсын!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бер ярышта – мин, икенче ярышта ул җиңә»

Көрәшне Илфат Миңнегалиев белән Ильяс Йосыпов башлап җибәрде. 60 һәм 65 кг да Татарстан чемпионнары булган ике көрәшче очрашуы иде бу. Илфат Лаешта Динар Кәримуллинда, Ильяс «Зилант»та шөгыльләнә, икесе дә көчле, яшь, өметле – билгеле инде, берсенең дә болай гына җиңеләсе килми, шуның өчен һәр балл өчен кызу көрәш барды. Минутлар ахырында да таблода баллар күренмәгәч, җанатарлар бераз борчыла да башлаган иде, ләкин Илфат, көтелмәгәндә, тиз генә хисапны үз ягына борып куйды. Җиңеп, келәм читенә чыкканда, танылган көрәшче Муса Галләмов үзен күтәреп алып ук төшерде, «райондашлар» бер-берсе өчен шулай ихлас шатлана.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җиңелгәч, күңел төшә инде, соңгы ярышларда җиңелгәнем юк иде. Без Илфат белән дуслар, бик әйбәт аралашабыз, бер ярышта – мин, икенче ярышта ул җиңә. Әлбәттә, һәрбер көрәшченең дә җиңәсе килә, бераз күңел төште, шуңа күрә икенче ярышларга яхшылап әзерләнергә кирәк, – дип уртаклашты Ильяс Йосыпов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Икенче булып келәмгә Артур Хәкимов белән Илнар Закиров чыкты. Кызганыч, Артур өчен быел Татарстан чемпионаты бик үк уңышлы булмады, Илнар исә 70 кг да өченче калган иде. «Манзара»да да алар матур көрәш күрсәттеләр, нәтиҗәдә, өстенлекне Артур яулады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Кан тарта»

Алга таба Динар Кәримуллин белән Мөнир Галләмов көч сынашты. Әлеге алыш вакытында көрәш келәмдә генә түгел, келәм читендә дә барды кебек. Мөнир Галләмов – Теләче районы өчен көрәшә, танылган көрәшче, Лаеш командасы вәкиле Муса Галләмовның энесе. Муса энесенең секунданты булып утырган иде. Келәмдә бертуган энесе һәм тренеры, дусты бил алыша. Бу мизгелдә Динар Кәримуллинның Теләче районыннан булуы да искә төште дә, баш бөтенләй буталып китте. Гомумән, көрәштә булган бөтен логик җепләрне тоташтырып чыгарга бик озак вакыт һәм күп сабырлык кирәк кебек. Динар исә Мөнирне 4:0 исәбе белән отты һәм «Манзара» 2026 билбавы иясе булды.

«Кан тарта», – дип елмайды Муса Галләмов, «Кем өчен җанаттыгыз?» – дип сорагач.

Икесе дә бик якын, Динар белән дә һәрвакыт бергә шөгыльләнәбез, ярышларга әзерләнәбез, берсен дә аерасы килми, – дип уртаклашты ул.

Әлеге алышта Мөнир Галләмов Татарстан чемпионатында җәрәхәт алган Илназ Рамазановны алыштырды. Илназ 80 кг үлчәү авырлыгында Татарстан чемпионы исемен яулаганда бераз «җимерелгән» иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Премиядә бил алышырга тиешле Рөстәм Сәлахов белән Эльдар Хәмитов та шул ук хәлдә иделәр, аларны да башка көрәшчеләр алыштырды. Ике ярыш арасында вакыт аралыгы 1 көн генә булгач, көрәшчеләр хәл җыеп та өлгерә алмагандыр, ни дисәк тә, 3 көн рәттән ярышларда катнашу күп көч һәм сәламәтлек таләп итә.

Ренас Кәлимуллин белән Марат Миначевның көндәшләре килә алмагач, алар бер-берсе белән көч сынашты. Марат быел 115 кг ны бетерү сәбәпле, чемпионатта призлы урын яулый алмаган иде. «Манзара» премиясе аның өчен зур мөмкинлек булды, һәм ул аны кулдан ычкындырмады. Ренас Кәлимуллинны 5:0 исәбе белән отып куйды һәм билбау иясе булды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

130+ үлчәү авырлыгында Ринат Дәүләтшин белән Альберт Ситдыйков бил алышты.

– 133 килограммлы Ринат 178 килограммлы Альбертка каршы, – дип игълан итте көндәшләрне ярышларны шәрехләп баручы Радик Сабиров.

Альбертның көрәш бармый әле, нишләптер, соңгы арада, Татарстан чемпионатында ул Муса Галләмовка оттырган булса, монда да беренче булырга бераз җитмәде. Билбау иясе булып Ринат Дәүләтшин танылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел «Манзара»да беренче тапкыр кызлар көрәшен дә карадык. Алар билбаулы көрәштә көч сынашты. Ни генә дисәләр дә, мин кызлар көрәшүен кабул итә алмыйм. Ләкин килгән тамашачылар бик теләп җанатты. Келәмдә Дания Гыйззәтуллина белән Рания Гардиева, Риана Шәрәфетдинова белән Анастасия Грачева һәм Алена Амаева белән Арина Таймасова көч сынашты.

Кызлар көрәшеннән соң Айдар Шәймарданов тарафыннан уйлап чыгарылган «Табарли» уенын да карадык, кызык, мавыктыргыч уен, инде үз кызыксынучыларын табарга да өлгергән икән. Табарлины тамашачыларга сумо буенча танылган тренер Айназ Якупов укучылары уйнап күрсәтте, беренче карагач, безгә кабул итү бераз кыенрак булды, һәрбер эшнең дә рәтен белергә кирәк, ди, өлкәннәр. Әлеге уенның киләчәктә тагын да зуррак аудиториягә таралуын телибез.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чараның иң кызыклы мизгелләрнең берсе – «Мастерс» категориясендә бил алышу иде. Монда танылган көрәшчеләр Айнур Әнвәров белән Рөстәм Хәшимов очрашты. Әлеге көндәшләр соңгы тапкыр келәмдә 2001 елда көч сынашкан булган, очрашуны «матч-реванш» дип игълан иттеләр, ләкин ни кызганыч, «реванш» булмады. Әлеге очрашу да, берничә ел элек кебек үк, Рөстәм Хәшимов җиңүе белән тәмамланды. Әлеге парда бер көрәшчене дә аерып күрсәтәсе килми, озак еллар келәмдә булмаган спортчыларны барысы да зур кызыксыну белән күзәтте. Алар барыбер башкача көрәшә, үзләрен башкача тота кебек. Ничә еллар үтүгә карамастан, үзләрен шундый формада саклап калулары да соклану хисләре генә уятты, ветеран көрәшчеләргә афәрин!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Спорт бәйгесе танылган артистлар катнашындагы музыкаль шоу-программа белән үрелеп барды. Көрәш туктап торган арада биеп алырга да, җырчыларга кушылып моңланырга да өлгердек. Тамашада Сөмбел Билалова, Илназар, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Шәйхразиев һәм Раян Садриев чыгыш ясады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Оештыручылар тамашачылар өчен махсус бүләкләр дә әзерләгән иде, сатып алынган билетлар буенча уйнатылган лотереяның төп призы – квадроцикл. Әлеге бүләккә Балтач районыннан Салават Әсхәдуллин ия булды. Әлеге исем залга яңгырагач, оештыручылар шаккатты, бу – Салаватның беренче уңышы гына түгел икән, берничә ел элек ул инде машина откан булган. Быел исә бәхет аңа тагын елмайды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәхет Салаватка гына түгел, барлык көрәш сөючеләргә да елмайды кебек. Шундый матур, кызыклы, барлык нечкәлекләрне исәпкә алып оештырылган бәйрәмнән соң башка фикерләр була алмый. Оештыручылар бәйрәмдә әлеге уңышлар белән генә тукталып калмаячакларын да хәбәр итте, алда да бары тик уңышлар гына телисе килә, бәхет һәрвакыт елмаеп торсын!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus