Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Ирада Әюпова Наилә Гәрәева турында: «Тормыш миссиясе, беренче роле – ана булу иде»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәеваны искә алу кичәсе үзара җылы мөнәсәбәтләрдә булган кешеләрнең, ихластан бергә җыелып, кадерле кешеләрен пафоссыз гына искә алуын хәтерләтте. Әлбәттә, театрның Универсаль залында пафос була да алмый, гафу, анысы – башка мәсьәлә.

Наилә Гәрәеваның тууына 85 еллыкка багышланган искә алу кичәсе аның соңгы спектакльләренең берсе булган «Исәнме, улым» спектакленнән видео һәм истәлекләр белән башланып китте. Искә алу кичәсендә, нигездә, актрисаның, иҗат кешесе булуыннан бигрәк, аның ана булуына басым ясалды. Кичәнең төп герое – Наилә Гәрәеваның дәвамчысы, бердәнбер улы, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев иде.

«Театрга йөргән тамашачы аны яхшы белә. Ә тормышта хатын-кыз, ана, дус, хезмәттәш буларак ул нинди? Ниләр белән кызыксына, ниләр белән илһамлана иде? Наилә Гәрәеваның тууына 85 еллыкка багышланган кичәдә шул турында уйланырбыз, кайбер серләр белән дә уртаклашырбыз», – дип башлады кичәне Рамил Вәҗиев. Рамил – Наилә Гәрәева белән «Исәнме, улым» спектаклендә уйнаган актер.

«Исәнме, улым» спектаклендә катнашкан актриса, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина репетицияләр вакытында арткы рәттә Наилә Гәрәеваны күзәтеп торуын искә алды.

Ләйсән Фәйзуллина: «Наилә апа бертуктаусыз Фәрит абый белән бәхәскә керә. Мисал итеп, үз тормышыннан вакыйгаларны китерә иде. Күрәсең, әни күңеле пьесадагы ананың баласын үз баласы белән чагыштыргандыр. Фәрит абый исә: «Наилә Хәкимовна, бу – безнең тормышыбыз түгел бит, бу – пьесадагы персонажлар тормышы», – дип, Наилә апаны кабат пьесага кайтара иде. Күрәсең, бу – аның бик яратып, бик көтеп эшләгән эше булгандыр. Шулай була бит: артистлар тормышта әйтә алмаган сүзләрен сәхнәгә чыгып сөйлиләр – мин шуны тойган кебек. Прогоннар вакытында елап бетә идем дә, репетицияләр беткәч, үз әниемә шалтырата идем. Шул вакытта мин Наилә апаның ни дәрәҗәдә Фәрит абыйны яратканын аңладым. Кырыс сүзләрендә дә, шаярып биегәндә, аптыратып сораулар биргәндә дә ихлас кызыксыну һәм мәхәббәт иде Наилә апаның күзләрендә. Спектакль ахырында без Рамил абый белән танго биибез. Бию кыю, аякларны күтәрә-күтәрә биибез. Наилә апа нәрсә әйтер инде дип, куркып бетә идем. Ләкин аның җылылык белән каравы фатиха биргән кебек булды – без каушамый биедек».

Менә сәхнәгә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чыкты: «Заманында Камал театрында «Беренче мәхәббәт» спектаклендә яшь кыз чыга. Үзе чибәр, сөйкемле, зәвыклы, дәртле. Аның күзләрендә мәхәббәт яна иде. Шушы еллар дәвамында йөздән артык образ тудырды. Миңа калса, аның тормыш миссиясе, беренче роле – ана булу иде. Ул театр өчен дә ана, дип әйттеләр. Ул тәрбияле, тәртипле, бик матур хатын-кыз иде. Бу дөньяда, бу сәхнәдә аның миссиясе дәвам итә – чөнки аны юксынучы тамашачы күп. Бу залдагы тамашачыны шушы бөек хатын-кызга мәхәббәт берләштерә. Безнең хәтер яшәгәндә, халкыбыз да яшәячәк, киләчәгебез дә бар».

«Авылда тумасам да, күңелем белән гел авылга – Бәрәскәгә кайтырга омтылам. Бу – Рәфкать Бикчәнтәевның ата-бабалары нигезе. Театрны бик тә ярата Бәрәскә халкы. Уйлап кына карагыз – күпме талантлы шәхес чыгышы белән Бәрәскәдән! Хәким һәм Марсель Сәлимҗановлар, Рәфкать һәм Фәрит Бикчәнтәевлар, ИлдарХәйруллин, Зөлфия Зарипова... Бәрәскәгә кайтсам, үземне яңадан туган кебек хис итәм», – дип язган булган Наилә Гәрәева.

Әтнә районының Бәрәскә авылы башлыгы Илгиз Хәйруллин: «Рәфкать абый Бәрәскәдә туа, аңа 7-8 яшьләрдә, төрле сәбәпләр аркасында, гаилә авылдан күченеп китә. Авыл халкы Рәфкать абыйны яхшы хәтерли иде. Ни хикмәт – 2000 еллар башында Фәритнең башына, Бәрәскәдә йорт сатып алырга, дигән уй килгән, бәлки, моңа Наилә апаның да катнашы булгандыр. Алар безнең авылда йорт булдырдылар һәм үзләренә карата авыл кешесенең ихтирамын тудырдылар. Наилә апа эшләпәсен, матур туфлиләрен киеп авыл буйлап йөри, кибеткә төшә иде, Рәфкать абыйның туганнарына күчтәнәчләр алып кайта иде. Мәктәп балалары белән авылда спектакль куйды, алар аны Камал театрына килеп уйнадылар. Өлкәннәрне җыеп «Әбиләргә ни җитми?» спектаклен чыгарды. Наилә апа җомга саен, җомга белән тәбрикләп, теләкләрен тели иде. Мине улы шикелле яратты, Фәрит белән дус булыгыз, дип, васыять шикелле әйтеп калдырды. Мин, әнисез үскәнгә, Наилә апаның яратуын тоя идем. Ул Фәрит өчен борчылып яшәде. Фәриттә булган әнисенә хөрмәт, сүз тыңлау бик аз ир-атларда гына була торгандыр. Оныгы Йосыфны тәрбияләүдә дә аның роле зур булды».

Ветеран укытучы, озак еллар физика укыткан Фәридә Гайнетдинова: «Наилә апаны бик сагынам. Ул мине Фәридәкәй дип йөри иде. Наилә апа бик гади генә кеше түгел, аңа якын килүнең үз юллары бар. Кеше турында гайбәт сөйләмәде, мин сорап куйсам да, үз тормышыбызны сөйләшик, дия иде. Ул бит «Артек»та булып, анда Джавахарлал Неру һәм аның кызы Индира Гандины күргән – шуларны сөйли иде... Аның белән якынлаша алуыма бик горурланам. Аның юмартлыгының чиге юк иде. Бик гыйлемле иде».

Сәхнәгә Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, театрның атказанган артистлары Сылу Бәйрәмова һәм Марат Хәбибуллин чыкты.

Рамил Фазлыев: «Очрашуларның берсендә Наилә Гәрәева «Әни килде»не куярга киңәш итте. «Безнең труппада Ак әби юк», – дим. Мин аның үзен Ак әби итеп кабул итә идем. Үзем дә сизмәстән әйтеп ташладым: «Сез уйнасагыз, куям», – дидем. Бәлки, мин аның белән кыен хәлгә дә куйганмындыр. Наилә апа бер мизгелгә югалып калган кебек булды да: «Яхшы, ләкин үзең алып кайтасың һәм илтеп куясың», – диде. Мин шулай капкынга эләктем – Наилә апаның режиссеры да, машина йөртүчесе дә булырга туры килде. Көн саен аны Казанга барып ала идем, репетициядән соң кире илтеп куям – көн саен шулай йөрдек. Беренче көнне үк: «Машинаңда догалар юк икән», – диде, икенче көнне машинама дога һәм тәсбих элеп куйды, алар хәзер дә машинада йөри».

Баш режиссерга кушылып, Сылу Бәйрәмова һәм Марат Хәбибуллин да җылы истәлекләр белән уртаклашты, аннары Әтнә театрының алтын тавышлы актеры Риваль Хисмәтуллин җырлады.

Чираттагы блок – Камал театры артистлары истәлекләре. Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәт кебек легендар артистлар Фәнис Җиһанша җитәкчелегендә чыктылар.

Рузия Мотыйгуллина: «Наилә апа бик матур итеп көлә иде. Бервакыт, теплоходка утырып, дачага барабыз. Минем бер шапкам бар иде – бер ягы ак, бер ягы кара. Наилә апа бик игътибарлы. «Шапкаң барганда бер төрле иде, кайтканда икенче төрле», – ди. «Барганда – бер ягыма, кайтканда икенче ягыма утыргансыңдыр», – дим. Наилә апа шундый матур итеп көлеп җибәрде. Теплоходта алҗып кайтып барган кешеләр усал итеп акаеп карадылар, артистлар эшсезләр, дип уйлыйлар бит инде. «Наилә апа, көлмә инде, безнең халыкка көләргә ярамый», – дигән идем, Наилә апа бөтенләй ычкынды – көлә дә көлә. Без очрашкан саен шушы көлүне искә ала идек».

Әсхәт Хисмәт: «Соңгы 15 елда без Наилә апа белән бер йортта яшәдек. Ул мине Әсхәт димәде, гел Хисмәт дип сөйләште. Бакчада утыра идек, Әлфия Авзалова да чыга иде кечкенә эте белән. Наилә апа 60 ел эшләү дәверендәге бөтен истәлекләрен сөйли иде. 1978 елда Ижевскидан башлап Тындага кадәр барып җиткән зур гастрольләрне искә ала идек. «Диләфрүзгә дүрт кияү»не уйнадык. Наилә апага сөйләшергә кеше кирәк иде – искә алырга ярата иде. Театрда ул вакытта сөйләшергә яшьтәшләре калмаган иде инде…»

Зөлфирә Зарипова: «Бәрәскәдән башлыйм. Мәктәп мөдире Гыйльметдин абый мәктәпкә телевизор алып кайтты да, якшәмбе әти-әниләрегез театр карарга килсен, дип чакырды. «Ай тотылган төндә» шунда минем беренче күргән спектаклем иде. Наилә апа анда – Зөбәрҗәт, Наил абый Дунаев – Акъегет иде. Бик шәп спектакль иде. Наилә апа белән Наил абыйның далада куышып йөргән мизгеле әле дә күз алдымда тора. Безнең авылдан Наҗия апа: «Бу артистка – безнең авылдан Рәфкать Бикчәнтәевның хатыны», – дип таныштырды. Без үзебез авыл килененең никадәр матур булуыннан масаю хисләре дә кичердек».

Алсу Гайнуллина: «Мин, Фирдәвес Хәйруллина мәрхүмә булгач, озак вакытлар юксындым, Наилә апа мәрхүмә булгач та, һаман юксынам. Аларны берләштерә торган сыйфат – битараф түгелләр иде. Театр тормышына, безнең язмышларга да биратаф булмадылар, хәзер дә алар җитми. Хәзер Универсаль залга кереп барганда да, Наилә апа янәшәдә барган кебек тоелды. Ул шулай мыр-мыр килеп йөрергә ярата иде. «Нәрсә инде бу, нәрсә инде бу», – дип әйтә кебек булып китте. Бик сагынабыз. Бер җитди әйбер дә әйтим әле. Без монда Наилә апаның балачак фоторәсемнәрен күрдек. Раван апаны хәтерлим, кызларының балачагын фоторәсемгә бит Раван апа төшерткән. Кызларына затлы музыкаль тәрбия дә биргән. Наилә апа үзе дә улына да, оныгына да тәрбия бирә алды, тормышын аларга багышлады. Фәритне берүзе диярлек тәрбияләп үстереп, гыйлем бирде, татар халкына мәхәббәт бирә алды.

Актрисаның урта яшьләрдә югалып торган вакыты була, Наилә апа моны «культура ожидания» дип әйтә иде. Фәрит кайткач, аңа рольләр бирә башлады. Марсель абый Сәлимҗанов «Әни килде»дә төп рольне бирде. Шул арада ул тормышын Йосыфны тәрбияләүгә дә багышлый алды. Олы яшьләрдәге гомере соклангыч булды – соңгы айларына кадәр уйнады. Иң мөһиме – бу чоры кадер-хөрмәттә узды. Гади актриса һәм ана буларак Фәриткә рәхмәт әйтәсем килә, килене Люциягә һәм оныгы Йосыфка рәхмәт әйтәсем килә. Алар соңгы сулышына кадәр янында булып, оныгы Йосыф, ясин укып, дәү әнисен Аллаһ хозурына озатты. Мин ишетеп шаккаттым: Люция каенанасын тәһарәтләндереп, юып, кәфенләп озаткан. Нинди зур савап! Мең рәхмәт! Наилә апа, сезнең мыр-мыр килеп йөрүегез җитми безгә!»

Артистлар Наилә апаның телефон урынына ялгыш телевизор пульты күтәреп килүен дә, аквариумда җылыта торган прибор ватылгач, Фәритенең күңелен төшермәс өчен, балыкларны җылытырга кипятильник тыгып куюын да искә алдылар. «Фәрит абый мәктәптән кайтышка, балыклар кайнап өскә күтәрелгән», – дип көлдерде Фәнис Җиһанша. Шулай ук тунына Наилә Гәрәеваның күз тидерүен дә искә алды һәм моны актрисаның ихласлыгы белән аңлатты.

Аннары сәхнәгә Наилә Гәрәеваның беренче һәм соңгы группа шәкертләре чыкты. Беренчеләре арасында Венера Шакирова, Әтнә театрыннан Рәсимә Асрутдинова, драматурглар Данил Салихов, Гафур Каюмовлар булган.

Аннары «Бичура» спектаклен искә төшердек. Филүс Каһиров җырына фон булып, әлеге легендар спектакльдән кадрлар барды.

Сүз уңаеннан, Гыйләҗевлар кичәгә өчәү килгән иде: Нәкыя апа Гыйләҗева һәм аның ике улы – Мансур белән Искәндәр Гыйләҗевлар. Алар сүзенчә, «Бичура» пьесасын башта Наилә Гәрәева күреп алып, улына куярга киңәш иткән икән.

Менә театр репертуарындагы тагын бер спектакльдән – «Дуслар җыелган җирдә» спектакленнән күренеш. Аның алдыннан гына трилогиянең башка спектакленнән – «Хушыгыз»дан Наилә апа катнашкан кадрлар. Заманында Миләүшә ролендә Наилә Гәрәева булса, хәзер Миләүшә – Люция Хәмитова.

Искә алу кичәсе театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның һәм труппаның сәхнәгә чыгуы белән төгәлләнде. «Минем ниндидер яхшы сыйфатларым бар икән, ул әнием аркасында. Барыгызга да килүегез өчен рәхмәт!» – диде Фәрит Бикчәнтәев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus