Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Татарстанның хезмәт базары: кадрларга кытлык, хезмәт хаклары һәм 2026 елга фараз

Татарстанда хезмәт базарында көндәшлек 2 тапкыр арткан – 1 вакансиягә 6 резюме туры килә. Эшче һөнәрләргә, сату һәм җитештерүгә – иң күп ихтыяҗ. Шул ук вакытта, Казан, карьера төзү буенча, Россиядә икенче урында тора. 2026 елда кемнәргә ихтыяҗ булачагы һәм хезмәт хакларының ничек үзгәрәчәге турында «Татар-информ» яза.

«Хезмәт базары вакансияләр саны кимү һәм хезмәт хаклары арту акрынаю белән характерлана»

2025 елда Татарстанның хезмәт базары төрле факторлар йогынтысында сизелерлек үзгәрде. Төп тренд – мәшгульлек структурасын үзгәртеп кору. Пандемия, санкцияләр һәм белгечләр киткәннән соң, икътисад эшсезлекнең югары дәрәҗәсе белән түгел, ә эшчеләр җитмәү белән очрашты. Хәзер Татарстанда теркәлгән эшсезлек нибары 0,16%ны тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га республиканың Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.

«Хезмәт базары вакансияләр саны кимү һәм хезмәт хаклары арту акрынаю белән характерлана. Шул ук вакытта эзләү активлыгы узган елдан бирле үсүен дәвам итә. Бу – көндәшлек дәрәҗәсендә яхшы чагылыш таба: әгәр 2024 елда Татарстанда 1 вакансиягә 3,2 резюме туры килгән булса, быел исә – 6,2», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Хезмәт базарына цифрлаштыру да саллы йогынты ясый. Эш эзләү һәм персонал сайлау хәзер цифрлы платформалар аркылы башкарыла, шул исәптән «Россиядә эш» ярдәмендә. Бу – эш эзләүчеләргә туры килә торган вакансияләрне тизрәк табарга, ә эш бирүчеләргә үзара хезмәттәшлекнең традицион методларын читләтеп, кандидатураларны нәтиҗәле сайларга мөмкинлек бирә.

«Мәшгульлекнең яңа формалары барлыкка килү тагын бер мөһим тенденциягә әйләнде. Бу – дистанцион эшләү, сыгылмалы график, аутсорсинг, платформалы мәшгульлек һәм көндәлек бурычларны автоматлаштыру. Мондый формалар хезмәт базарына халыкның яңа төркемнәрен: балалы хатын-кызларны, студентларны, пенсионерларны җәлеп итә, эшкә урнашуның сыгылмалылыгын һәм үтемлелеген тәэмин итә», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Социаль өлкәдә дәүләт ярдәмен көчәйтү медицинада, мәгарифтә, социаль хезмәт күрсәтүдә, шул исәптән, махсус категория вәкилләре – хәрби операциядә катнашучылар, яшьләр, инвалидлар арасында мәшгульлек үсешенә йогынты ясады. Моннан тыш, быел Татарстанның мәшгульлек хезмәте тулысынча модернизацияләнде.

«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшсезлекне теркәүдән хезмәт базарының актив катнашучыларына әверелде. Хәзер алар «Россиядә эш» кадрлар үзәге – һөнәри укулар, вакансияләр ярминкәсе, кадрлар һәм карьера консультацияләре уздыра, бөтен процессларга клиент мәнфәгатьләрен өстен кую, гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә индивидуаль якын килү алымнарын кулланалар», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшсезлекне теркәүдән хезмәт базарының актив катнашучыларына әверелде.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Татарстан халкына квалификация җитмәү аркасында, эшкә алудан баш тарталар»

hh.ru белгечләре Татарстанның хезмәт базары өчен берничә мөһим трендны билгеләгән. Беренчедән, массакүләм яллау өлкәләрендә, иң элек азлап сатуда, медицинада һәм фармацевтикада кадрларга кытлык сакланган.

«Кадрларга кытлыкны эш эзләүчеләрнең күнекмәләре җитмәү дә көчәйткән, шуның аркасында эш бирүчеләр, базарда кандидатлар була торып та, персонал сайлауда проблемаларга юлыгырга мөмкин. 2025 елда Татарстан халкына эшкә алудан баш тартуның төп сәбәбе – квалификация җитмәү. Шуңа күрә күнекмәләргә ихтыяҗ хезмәт базарында икенче тренд булган», – дип сөйләде Идел буенда hh.ru директоры Альбина Солтанова.

Өченчедән, эш бирүчеләр ресурсларны оптимизацияләүгә, кадрларны эшкә алуда күбрәк сайлануга һәм персоналны тотып калу өчен көчләрне арттыруга басым ясаган.

Дүртенчедән, эш эзләүчеләр тарафыннан да, эш бирүчеләр тарафыннан да өстәмә эшкә тотрыклы ихтыяҗ саклана. Дүртенче квартылда уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, республикада эш эзләүчеләрнең 47 проценты якындагы 3 айда өстәмә эш эзләргә планлаштыра. Аларның 22%ы «бу вариантны чынлап карый», тагын 25%ы «карап карый». Татарстанда яшәүчеләрнең 5%ында өстәмә эш бар инде. Өстәмә эш белән вакансияләргә килгәндә, аларның өлеше 2024 елда – 7, 2025 елда 8%ка арткан.

«Тулаем алганда, 2025 елда Россиянең хезмәт базары өчен тотрыклылык – вакансияләр саны кимү һәм резюмелар саны арту хас. Татарстан да искәрмә булмады: республикада вакансияләр 15%ка кимеде, резюмелар 21%ка артты», – дип өстәделәр SuperJob.ru сервисы матбугат хезмәтендә.

Эш бирүчеләр яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә башлаган. Күп компанияләр яшьләр һәм хәтта, хезмәт базарына инде чыккан яки киләчәктә чыгачак үсмерләр буынын исәпкә алып, үз стратегияләрен төзи.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Компанияләр яшьләр һәм хәтта, үсмерләр буынын исәпкә алып, стратегияләр төзи

Республиканың Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча, эш бирүчеләр дәүләт ярдәм чараларын – найм, квота, яңадан укыту программаларын субсидияләүне актив куллана башлаган.

«Компанияләр арасында персонал өчен көрәш дәвам итә. Эш бирүчеләр командаларда кешене үзәккә кую алымын күбрәк кертә башлады. Алар җәлеп итүгә генә түгел, ә күбрәк тотып калуга һәм персоналның җәлеп ителүенә эшли. Компанияләр бүген кешенең барыннан да өстен булуын аңлый һәм уңайлы хезмәт шартлары, карьера треклары һәм үз хезмәткәрләрен укыту буенча эшли», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук эш бирүчеләр яшьләр белән эшләүгә күбрәк игътибар бирә башлады. Күп компанияләр яшьләр һәм, хәтта, хезмәт базарына инде чыккан яки киләчәктә чыгачак үсмерләр буынын исәпкә алып, үз стратегияләрен төзи. Алар бу аудиториянең кыйммәтләрен, аларга нәрсә этәргеч булуын өйрәнә һәм шуңа басым ясыйлар. Үсеп килүче буын белән мәктәп эскәмиясеннән үк эшли башлаган компанияләр киләчәктә отышлырак хәлдә булачак, дип саный Халыкны эш белән тәэмин үзәге белгечләре.

«Эш эзләүчеләр дәүләт ярдәме белән яңадан укыту һәм һөнәр алыштыру мөмкинлекләрен активрак карый башлады. Алар хезмәт шартларына таләпчәнрәк булырга әйләнде. Эш эзләүчеләр хезмәт хакын гына түгел, үсеш перспективаларын, компаниянең тотрыклылыгын һәм уңайлы эш тирәлеген дә бәяли», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Төбәктә яшәүчеләрнең резюмелары саны арткан. Бер вакансиягә 2024 елга караганда күбрәк резюме туры килә, 2025 елда бу күрсәткеч 6,2 тәшкил итә. Хезмәт базары индексы барыннан да бигрәк IT, транспорт, төзелеш, медицина, мәгариф һәм җитештерү өлкәләрендә үскән. Яшь белгечләр арасында кыска вакытлы эш белән тәэмин ителеш артуы күзәтелә. Яшь хезмәткәрләр елына уртача 3 тапкыр эш урынын алыштыра.

Эш эзләүчеләрнең үз-үзләрен тотышы ел башыннан бирле артык үзгәрмәгән. Алар резюмелар ясый яки аларны актив яңарта.

Фото: © «Татар-информ»

Татарстан халкының 72 проценты, базарныкыннан югары хезмәт хакы тәкъдим иткән очракта, компаниядән китәргә әзер

hh.ru мәгълүматлары буенча, эш бирүчеләр фокусны оператив реакция, гиперихтыяҗ һәм массакүләм наймнан стратегик планлаштыруга, кандидатларны сайлап эзләүгә юнәлтә, чөнки кандидатларның күнекмәләре җитми. Моннан тыш, компанияләр персоналны һөнәри үсеше һәм кадрларның эчке ротациясе аша тотып калуга игътибар итә.

«Эш эзләүчеләрнең үз-үзләрен тотышы ел башыннан артык үзгәрмәде. Алар актив рәвештә резюме булдыруны яки яңартуны дәвам итә. 2024 ел белән чагыштырганда аларның активлыгы ай саен уртача 38 процентка арткан. Монда шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: резюмены яңартучыларның күбесе – эшкә урнашкан татарстанлылар. Алар резюмены моментында эш табу өчен түгел, ә базарда иң кызыклы тәкъдимнәрне пропагандалау һәм тәкъдим ителгән шартларны үзләренеке белән чагыштыру өчен яңарта», – дип аңлатты Альбина Солтанова.

hh.ru уздырган сораштыру мәгълүматлары буенча, Татарстан халкының 72%ы, базарныкыннан сизелерлек югары хезмәт хакы тәкъдим иткән очракта, компаниядән китәргә әзер.

Татарстанда кадрларга кытлык конструкторлар, технологлар һәм механиклар кирәк булган сәнәгать җитештерүендә күзәтелә.

Фото: © «Татар-информ»

«Быел иң зур ихтыяҗ 5 тармакка туры килә»

Татарстанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә сөйләүләренчә, хәзер республикада конструкторлар, технологлар һәм механиклар, шулай ук токарь, фрезеровщик, шлифовщик кебек квалификацияле эшчеләр кирәк булган сәнәгать җитештерүендә кадрларга кытлык күзәтелә. Төзелеш тармагында конструкторлар, проектлаштыручылар, җитештерү-техник бүлек белгечләре, шулай ук электромонтажчылар, эретеп ябыштыручылар һәм малярлар кирәк.

Транспорт предприятиеләрендә, логистика һәм йөк ташу өлкәсендә автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләренә, логистларга, техниканы ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча белгечләргә ихтыяҗ зур. Социаль өлкәдә табиб-терапевтлар һәм педиатрлар, урта медицина персоналы, педагоглар, тәрбиячеләр, социаль хезмәткәрләр кирәк. Азлап сатуда сатучы-консультантлар, кассирлар һәм кибет администраторлары җитми.

«Мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкында эшче белгечлекләргә – монтажчыларга, арматурачыларга, бетончыларга, электр-газ белән эретеп ябыштыручыларга, автомобиль йөртүчеләргә, фрезеровщик, малярларга, пешекчеләргә һәм тегүчеләргә ихтыяҗ зур», – диделәр Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.

Эш эзләүчеләр арасында югары көндәшлек күзәтелгән өлкәләр ихтыяҗсыз дип санала. Аларга консалтинг, стратегик үсеш, сәнгать, мәдәният, күңел ачу, бухгалтерия, финанс, аудит, административ эш, секретариат, административ-хуҗалык бүлеге һәм юриспруденция керә.

«Быел иң зур ихтыяҗ 5 өлкәгә туры килә: эшче персонал (22 процент вакансияләр), клиентларны сату һәм хезмәт күрсәтү (22 процент), җитештерү һәм сервис хезмәте (16 процент), төзелеш һәм күчемсез милек (16 процент), транспорт, логистика һәм йөк ташу (12 процент). Иң аз ихтыяҗның иминият (0,2 процент вакансияләр), спорт клублары, фитнес һәм матурлык салоннары (0,5 процент), стратегияләр, инвестицияләр, консалтинг (0,6 процент), сәнгать, күңел ачу, массмедиа (0,9 процент), юристлар (1 процент) өлкәләренә туры килде», – диде Альбина Солтанова.

SuperJob.ru весриясе буенча, 2025 елның декабрендә Татарстанда персоналга ихтыяҗ иң югары булган топ-5 тармак (вакансияләр саны кимү тәртибендә):

  • Ретейл
  • Сәнәгать, җитештерү
  • Төзелеш, проектлау, күчемсез милек
  • Транспорт, логистика, склад, ВЭД
  • Туризм, кунакханәләр, җәмәгать туклануы
  • Транспорт предприятиеләрендә, логистика һәм йөк ташу өлкәсендә автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләренә, логистларга, техниканы ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча белгечләргә ихтыяҗ бар.

    Фото: © «Татар-информ»

    Республикада хезмәт хаклары 14,5 процентка арткан

    Ноябрь белән чагыштырганда, гыйнварда hh.ru сервисында Татарстанда эш бирүчеләр вакансияләрендә тәкъдим ителә торган медиан хезмәт хакы 14,5 процентка арткан һәм 80,2 мең сум тәшкил иткән.

    «Ел башыннан иң күп хезмәт хаклары эш бирүчеләрнең түбәндәге вакансияләрендә арткан: «Финанс, бухгалтерия» – 22 процентка (80 мең сумга кадәр), «Төзелеш, күчемсез милек» – 21 процентка (113,7 мең сумга кадәр), «Эшче персонал» – 20 процентка (105,4 мең сумга кадәр), «Чимал чыгару» – 17 процентка (100,8 мең сумга кадәр) артты. «Җитештерү, сервис хезмәте күрсәтү» – 17 процентка (104,4 мең сумга кадәр)», – дип хәбәр итте Альбина Солтанова.

    «Стратегия, инвестицияләр, консалтинг» өлкәләрендә тәкъдим ителә торган хезмәт хакы үзгәрмәгән диярлек – 1 процентка үсеш (115,2 мең сумга кадәр), шулай ук «Азлап сату»да – 4 процентка үсеш (52,6 мең сумга кадәр).

    «Татарстанда 2025 елның гыйнвар – август айларында уртача хезмәт хакы 84,8 мең сум булган. Ел башыннан үсеш 9 процент чамасы тәшкил иткән. Ел башына бу – якынча 70-78 мең сум иде», – дип билгеләделәр республиканың Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.

    SuperJob.ru сервисы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, сәнәгатьтә һәм төзелештә инженер кадрларның хезмәт хакы үсеше темплары югарырак булып чыккан: ИТР җитештерүләр өчен эш бирүчеләрнең уртача хезмәт хакы тәкъдимнәре 1 елда 12,5 процентка, төзелештә ИТР өчен – 12,2 процентка арткан.

    «Эш бирүчеләргә хезмәт хакы тәкъдимнәрен арттырырга һәм компенсацияләр системасы буенча җитди эшләргә туры киләчәк»

    2026 елда хезмәт базарында эшче көч җитмәү дәвам итәчәк, дип саный экспертлар. 2026 елда хезмәт базары трендларына багышланган зур уртак тикшеренү мәгълүматлары буенча, беренче өчлеккә хезмәт җитештерүчәнлеген һәм нәтиҗәлелеген арттыру, эш бирүче брендын үстерү һәм персоналны тотып калу буенча көчләрне арттыру кергән, диде Альбина Солтанова.

    «Татарстанда эш бирүчеләрнең ихтыяҗына килгәндә, безнең карашка, ул нигездә, 2024 һәм 2025 еллардагы кебек, 3 өлкәгә туры киләчәк: эшче персонал, сату һәм җитештерү. Алар вакансияләр күләменең зур өлешен алып торачак. Шулай ук, безнең карашка, массакүләм өлкәләрдә линияле персонал кытлыгы проблемасы дәвам итәчәк. Барыннан да элек, бу – азлап сатуга кагылачак», – диде ул.

    SuperJob.ru белгечләре, 2026 елда сәнәгать үзен чагыштырмача уңайлы хис итәчәк, дип фаразлый. Беренче чиратта, дәүләт заказы һәм импортны алмаштыру белән бәйле тармаклар. IT һәм мәгълүмати иминлек өлкәсе үсүен дәвам итә, әмма тәҗрибәле белгечләр кирәкле булып калачак, шул ук вакытта junior-программистлар арасында көндәшлек көчәюе дәвам итә, шул исәптән AI-эшләнмәләр таралу аркасында.

    Инфраструктура проектларының күп булуы төзүчеләргә – ИТРга да, эшчеләргә дә тотрыклы ихтыяҗга ярдәм итәчәк. Логистикага бизнесны тиз масштаблаштыру проблемаларын хәл итәргә туры киләчәк: персонал җитми, ә автоматлаштыру дәрәҗәсе әлегә кул хезмәтен массакүләм алмаштырырлык дәрәҗәдә югары түгел.

    Ритейл персоналны җәлеп итүнең төрле каналларын һәм формаларын үстерүне дәвам итәчәк, шул исәптән аутсорс, сыгылмалы график, тулы булмаган мәшгульлек шартларында яллау. Эре челтәр ритейлерлары сәүдәдәге процессларны автоматлаштыру буенча эшне дәвам итәчәк. Эчке туризмга юнәлеш бирү төбәкләрнең инфраструктурасын үстерүгә, яңа кызыклы турпродуктлар һәм хезмәтләр булдыруга, яңа локаль брендлар барлыкка килүгә этәргеч бирә.

    2025 елда узган ел күрсәткечләренә карата вакансияләр саны кимүгә карамастан, массакүләм сегментларда хезмәт базары эзләнүчән булып калачак.

    «Әлбәттә, хәзер – уникаль вазгыять. Россиядә эшкә урнашкан эш эзләүче кешеләр саны 1 елда 61 проценттан 48 процентка төшкән, әмма 5 ел элеккегә караганда, хезмәт базарында алар элеккечә күп. Ә бу – эш бирүчеләргә хезмәт хакы тәкъдимнәрен арттырырга һәм компенсация буенча җитди эшләргә туры киләчәк дигән сүз. Эш эзләүче файдасына дисбаланс эшсезлекнең минималь күрсәткече белән генә түгел, ә эш бирүчеләрнең позициясе белән дә раслана: аларның 78 проценты элеккечә хәлне кадрлар ачлыгы дип бәяли», – диделәр SuperJob.ru сервисында.

    Казан карьера өчен иң яхшы шәһәрләр рейтингында Санкт-Петербургны узып китте һәм 2025 елда Мәскәүдән соң икенче урында булды. Өстәвенә, уртачадан югарырак хезмәт хакларына югары уку йортларын тәмамлаучылар гына түгел, ә югары белемсез кандидатлар да дәгъва итә ала, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

    Хезмәт хакы тәкъдимнәре барыннан да элек эш бирүчеләр тарафыннан иң зур ихтыяҗ булган өлкәләрдә үсәчәк, ә бу – күбесенчә эшчеләр һәм җитештерү персоналы.

    Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

    «Хезмәт хакы тәкъдимнәре үсәчәк»

    Татарстанның мәшгульлек хезмәте мәгълүматлары буенча, киләчәктә эш бирүчеләр финанс секторында штатны яки хезмәткәрләр санын кыскартуны планлаштыра. Шул ук вакытта хезмәт хаклары үсүен дәвам итәчәк, әмма узган елдан аермалы буларак, тыйнак темплар белән, инфляция дәрәҗәсенә якынлашып үсәчәк, дип саный үзәк белгечләре. Һәм алар белән хезмәттәшләре дә теләктәш.

    «Безнең карашка, хезмәт хакы тәкъдимнәре, барыннан да элек, эш бирүчеләр тарафыннан ихтыяҗ зур булган өлкәләрдә үсәчәк, ә бу – күбесенчә эшчеләр һәм җитештерү персоналы», – диде Альбина Солтанова.

    Йомгаклап, экспертлар 2026 елда яңа эш табу җиңел булачакмы-юкмы икәнен сөйләде.

    «2025 ел күрсәткәнчә, эш бирүчеләргә эш эзләүчеләрнең күнекмәләре һәм компетенцияләре гаять әһәмиятле. Нәтиҗә буларак, компанияләр персоналны сайланыбрак, бизнес бүген хәл итәргә тиеш мәсьәләләргә карап яллый», – диде Альбина Солтанова.

    2026 елда эш эзләүчеләр өчен hh.ru сервисы киңәшләре:

    • Квалификацияне арттыру, шулай ук «йомшак» һәм «көчле» күнекмәләрне чарлау.
    • Хезмәт базары трендларын һәм эш бирүчеләрнең сорауларын өйрәнергә.
    • Яңа компетенцияләр үзләштерү. Мәсәлән, үз һөнәрең кысаларында ясалма фәһем белән нәтиҗәле эшләргә, ягъни, нейрочелтәрләрне үзләштерергә була.
    • Перспективалы юнәлешләргә басым ясарга, ягъни, хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур булган һәм карьера перспективалары аермачык күренеп торган тармакларга игътибар итәргә.

    Тотрыксыз вакытта үсеш алган корпоратив культурасы һәм ирекле медицина иминияте булган ышанычлы компания югары, әмма гарантияләнмәгән хезмәт хакы белән контракттан отышлырак булырга мөмкин.

    Фото: © «Татар-информ»

    «Эш эзләгәндә тотрыклылык һәм социаль пакетны карагыз»

    Яңа елда эш урынын отышлы алыштырырга теләүчеләргә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре яңадан уку мөмкинлеген карарга, тармакны цифрлаштыру, автоматлаштыру һәм технологияләр белән бәйле программаларны сайларга киңәш иттеләр. Шул ук вакытта «Кадрлар» илкүләм проекты буенча түләүсез яңадан укытуның дәүләт мөмкинлекләрен файдаланырга мөмкин.

    «Эш эзләгәндә тотрыклылык һәм социаль пакетны карарга киңәш итәбез. Тотрыксыз вакытта үсеш алган корпоратив культурасы һәм ирекле медицина иминияте булган ышанычлы компания югары, әмма гарантияләнмәгән хезмәт хакы белән контракттан отышлырак булырга мөмкин», – диделәр үзәктә.

    Шулай ук дәүләт ярдәменең бөтен коралларын кулланырга, «Россия эше» Кадрлар үзәгенә пособие өчен генә түгел, ә профориентациядә, «цифрлы» резюме тутыруда, әңгәмәгә әзерләнүдә һәм ышанычлы эш бирүчеләрнең ярминкәләр вакансиясенә керүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    «2026 елда Татарстанның хезмәт базары – адаптив, укый торган һәм прагматик белгечләр өчен базар. Уңыш ачкычы – траекторияне аңлы сайлау, күнекмәләрне гел яңартып тору һәм мөмкин булган барлык ресурсларны, шул исәптән, мәшгульлеккә ярдәм итүнең куәтле дәүләт инфраструктурасын да», – диделәр Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәтендә.

    SuperJob.ru сервисы эш эзләгәндә хезмәт базарында белгеч буларак үз бәяңне дөрес бәяләргә киңәш итте. Базарда булу мөһим: әгәр аз сорыйсыз икән, һөнәри осталыгыгыз шик уятачак, ә артык күп сорасагыз – перспективалы, әмма әлегә «кыйммәтле» белгеч алырга мөмкинлеге булмаган компаниядә эшләүне кулдан ычкындырырга мөмкинсез.

    Эшләрен отышлы алмаштырырга теләүчеләргә SuperJob.ru сервисыннан 4 киңәш:

    • Үзегез яшәгән шәһәрдә уртача базар хезмәт хакын исәпкә алыгыз.
    • Стажыгызга (монда нәкъ менә профиль буенча эш тәҗрибәсе мөһим), төп һәм өстәмә белемегезгә реаль бәя бирегез.
    • Хезмәт хакына шулай ук махсуслаштырылган программа тәэминатын, чит телләр белү дә тәэсир итә.
    • Шуны истә тотарга кирәк: эш бирүчеләр күзәтчелек органнары тикшерүләрен уңышлы узу тәҗрибәсе, үз клиент базасы булган кандидатларга күбрәк түләргә әзер.

    Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова

    Читайте на сайте


    Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




    Новости от наших партнёров в Казани

    Ria.city
    Музыкальные новости
    Новости Казани
    Экология в Татарстане
    Спорт в Татарстане
    Moscow.media










    Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

    Rss.plus