Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

«Диңгез Күзе язмышына дучар»: Татарстан галимнәре Яльчик күленең югалу куркынычын өйрәнә

Казан халкының яратып ял итә торган урыны – Марий Элдагы Яльчик күле сазлыкка әйләнеп бара. Көзен җирле халык сулыкның бик нык саегуын күрә. «Марий Чодра» милли паркы хезмәткәрләре чаң суга һәм, моның сәбәбен ачыклау өчен, гидрогеология тикшеренүе уздыру үтенече белән, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәренә мөрәҗәгать иткән.

«Яльчик өлешчә Диңгез күзе күле язмышына дучар булды»

Көзен Зур һәм Кече Яльчик күлләре сизелерлек саеккан – су, яр буйларын шәрәләндереп, берьюлы берничә метрга кимегән. Социаль челтәрләрдә борчулы комментарийлар язылды, экология афәте ихтималы турында кисәтә торган фото-видеолар пәйда булды. Табигый объекттагы вазгыятьне «Марий Чодра» милли паркы һәм Марий Элның Табигать ресурслары министрлыгы белгечләре тикшергән.

«Су экосистемалары саегу процессы бара. Зур һәм Кече Яльчик күлләре генә түгел, ә Глухое, Мушан-Ер, Конан-Ер, Кичиер күлләре дә саега. Белгечләр фикеренчә, мондый процесслар – цикллы күренеш. Әмма быел Яльчик бик саеккан. Кайбер урыннарында муентыклар хасил булган, кеше бер ярдан икенче ярга чыга ала», – дип сөйләде «Татар-информ»га «Марий Чодра» милли паркының экологик агарту һәм фән бүлеге җитәкчесе Владилен Тойшев.

Ул бу хәлнең табигый һәм антропоген сәбәпләрен дә атады. Беренчедән, климатның глобаль җылынуы аркасында, соңгы елларда күл суы гадәттәгедән күбрәк җылына, ә бу исә тискәре нәтиҗәләр китереп чыгара.

«Су температурасы 2-3 градуска арта, шуның аркасында су бик нык «чәчәк ата». Бөтен җирдә су һәм елга системалары саега. Шулай ук карст чокырлары барлыкка килү процесслары да дәвам итә. Хәзер Яльчикның төбендә, кайдадыр тирәндә ниләр булып ятканын без каян белик? Бәлки, хәзер анда ниндидер яңа карст упкыны барлыкка килеп, су шунда киткәндер. Кызганыч, Яльчик өлешчә Диңгез Күзе күле язмышына дучар булды», – дип сөйләде «Татар-информ» әңгәмәдәше.

Владилен Тойшев: «Быел Яльчик бик нык саекты. Кайбер урыннарда муентыклар хасил булды, кеше бер ярдан икенче ярга чыга ала».

Фото: © «Марий Чодра» милли паркының «ВКонтакте»дагы төркеме

Ул аңлатканча, милли парктагы бөтен күлләр дә карст упкыны аркасында хасил булган, аларны җир асты сулары туендырып тора. Җәен күлләрдә суүсемнәрнең бик күп үсүе һәм чәчәк атуы аркасында, аларның табигый яңару чыганаклары – чишмәләр каплана.

Икенчедән, күлгә антропоген йөкләнеш бик зур. Һәр җәйдә монда меңләгән кеше ял итәргә килә. «Кыргыйларча», ягъни, үзләре палатка корып та ял итәләр, ял базаларына да киләләр. Бу базалар, ял итүчеләр ихтыяҗлары өчен, җир асты скважиналарыннан суны актив суырта.

«Күл ярларында ял итү оешмалары бар. Суга синтетик юу матдәләре эләккәч, күлне суүсемнәр баса, һәм ул саега, сазлыкка әверелә. Әгәр ниндидер чаралар кабул ителмәсә, без Яльчикны югалтырга мөмкинбез», – диде Тойшев.

Күлгә антропоген йөкләнеш бик зур. Һәр җәйдә монда меңләгән кеше ял итәргә килә.

Фото: © «Татар-информ»

«Бик зур сазлык пәйда булырга, һәм ул ис чыгарып ятарга мөмкин»

Яльчик – Марий Элдагы иң зур күлләрнең берсе, аның иң тирән җире 36 метр, ә мәйданы 149 гектар. Ул – уникаль күл, андыйлар Россиядә бик сирәк, дип ышандыра «Татар-информ» әңгәмәдәше.

«Аның флорасы һәм фаунасы уникаль. Ак төнбоек, орхидеяләрнең «Кызыл китап»ка кертелгән семьялыклары бар. Мәсәлән, кызыл серкәбаш (пыльцеголовник красный), сары башмакчык (венерин башмачок), неоттианта клобучковая. Бу өч төр дә Россиянең «Кызыл китабы»на кертелгән», – дип сөйләде Владилен Тойшев.

Аның сүзләренчә, күлгә 100 ел, бәлки, аннан да күбрәк булырга мөмкин. Бу табигать җәүһәре хәзер юкка чыгу куркынычы алдында. Әгәр бернинди чара да күрелмәсә, экологик афәт булырга мөмкин.

«Перспективада, монда сазлык хасил булырга һәм ис чыгарып ятарга мөмкин, чөнки үсемлекләр чериячәк. Ял итүчеләр дә базалардан качышып бетәчәк. Бу – бакалы, сөлекле һәм үрдәкле гап-гади сазлык булачак», – диде Тойшев.

Яльчикның саегуына Марий Элның «Розовый одуванчик» яшьләр экология хәрәкәте әгъзалары да борчыла.

Бу хәлнең сәбәпләре версиясен «Татар-информ»га Идел буе дәүләт технология университетының (ПГТУ) Төзелеш һәм архитектура институтының «Природообустройство» кафедрасы доценты, «Розовый одуванчик» оешмасы рәисе Алексей Иванов та әйтте.

«Безнең оешма моның сәбәпләре (саегуның – ТИ иск.) Диңгез Күзе күленеке кебек үк дип саный. Беренчедән, табигый сәбәп – сулар башка офыкларга чыгу юлы тапкан, су күләменең табигый тирбәнүләре булырга мөмкин, күлләр белән мондый хәлләр була. Икенчедән ясалма сәбәпләр – скважиналар бораулау», – диде ул.

«Элек Яльчикта чомгалар оя кора, үрдәкләр күп була иде. Хәзер алар оялый торган үләнле җирләр ярга килеп чыкты, шуңа күрә аларның яшәү урыннары аз булачак».

Фото: © «Марий Чодра» милли паркының «ВКонтакте»дагы төркеме

«Локаль экологик афәттән качып булмый»

«Большая Кокшага» тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Геннадий Богданов Яльчикның саегуы нинди нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин булуын әйтте.

«Бу – фаунага әллә ни тәэсир итмәячәк, киресенчә, язын һәм көзен ләмле шәрә җирләрдә шөлдиләр (кулики) калырга мөмкин. Балык һәрвакыт тирәнрәк җир таба ала. Шәрәләнгән җирләрдә җикәнбаш, көньяк шикәр камышы, тал куаклары һәм үләннәр үсәргә мөмкин. Соңыннан, су күтәрелгәч, ә ул берничә елдан булачак, болар барысы да су астында чериячәк. Ул вакытта локаль экологик афәттән котылып булмаячак инде», – дип саный ул.

Аның сүзләренчә, Марий Элның Волжск һәм Мокринский районнарында күп күлләр бик нык саеккан. Бу – бигрәк тә тирән булмаган күлләрдә бик сизелә, аларда соңгы 2-3 елда су ярлардан 10-15 метрга кадәр киткән.

«Элек Яльчикта чомгалар оя кора, үрдәкләр күп була иде. Хәзер алар оялый торган үләнле җирләр ярга килеп чыкты, шуңа күрә аларның яшәү урыннары аз булачак», – диде Богданов.

ПГТУның экология, туфракны өйрәнү һәм табигатьтән файдалану кафедрасы мөдире, Рус география берлегенең Марий Элдагы бүлекчәсе рәисе Евгений Гончаров күптән түгел Яльчикта булган.

«Су сай җирләрдә яр еракка, урыны белән 10 метрга кадәр чигенгән. Минемчә, су күләме якынча 50-70 сантиметрга кимегән. Ярлар шәрәләнгән, бу – бик коточкыч күренә», – диде ул.

Гончаров сүзләренчә, бу 2011 елдагы саегуга охшаш хәл. Ул вакытта Яльчикта шушыңа охшаш күренеш күзәтелгән.

«Шулай ук кышын кар аз, ә җәйнең икенче яртысы бик коры булган иде», – диде Гончаров.

Шулай ук күл язгы кар сулары, ә җәен яңгыр хисабына туена, дип тә өстәде. Быел җәйнең икенче яртысы һәм көз башы шактый коры булды. Күлләрнең тулылану проблемасы Яльчикта гына түгел, ә башка күлләрдә дә бар.

Су сай җирләрдә яр еракка, урыны белән 10 метрга кадәр чигенгән. Минемчә, су күләме якынча 50-70 сантиметрга кимегән.

Фото: © «Марий Чодра» милли паркының «ВКонтакте»дагы төркеме

«Ак амур һәм юанбаш балыклары җибәрергә кирәк»

Экология проблемасы сәбәпләрен ачыклау өчен, «Марий Чодра» милли паркы хезмәткәрләре Татарстан Фәннәр академиясе галимнәренә мөрәҗәгать иткән.

«Гидрогеология тикшеренүләре уздырырга, яр буйларын тикшерергә кирәк. Безгә фәнни фараз һәм моның ни сәбәпле килеп чыгуына дәлил кирәк. Без Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтындагы дусларыбызга мөрәҗәгать иттек, аларның тикшеренүләр өчен заманча лабораториясе бар», – диде Владилен Тойшев.

Ул, Татарстан галимнәре күлдә үскән җикәнбаш һәм шикәр камышы белән ничек көрәшергә икәнен киңәш итәргә мөмкин, диде.

«Көрәш төренең берсе – табигый рәвештә. Бәлки, ак амур һәм юанбаш – үсемлекләрдән чистарту белән шөгыльләнә торган балык төрләре җибәреп буладыр», – дип фаразлый Тойшев.

«Су экосистемалары саегу процессы бара. Зур һәм Кече Яльчик күлләре генә түгел, ә Глухое, Мушан-Ер, Конан-Ер, Кичиер күлләре дә саега».

Фото: © «Марий Чодра» милли паркының «ВКонтакте»дагы төркеме

Татарстан карталарыннан 3 меңнән артык сулык юкка чыккан

Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Дмитрий Иванов «Татар-информ»га раслаганча, Казан галимнәренә чыннан да «Марий Чодра» милли паркындагы коллегалары хезмәттәшлек турында үтенеп мөрәҗәгать иткән. Әмма әлегә бары тик якынча, телдән килешү генә бар.

«Яльчик күле җир асты һәм җир өсте сулары белән туена, һәм анда су дәрәҗәсе явым-төшем күләменә бәйле рәвештә үзгәреп торырга мөмкин. Бу күл карст убылу нәтиҗәсендә килеп чыккан, һәм анда карст упкыннары да булырга мөмкин», – диде Дмитрий Иванов.

Моңа охшаш проблемалар Татарстанда да бар. Соңгы ярты гасырда республикада күлләрнең өчтән бере юкка чыккан. 50 ел элек төбәктә 9 меңнән артык күл исәпләнгән. Шул вакыттан бирле республика карталарыннан 3 меңнән артык сулык юкка чыккан.

«Теләсә кайсы күл юкка чыгарга мөмкин. Катнаш – җир астыннан һәм җир өстеннән туена торган бөтен күл дә климатик факторларга бирешүчән. Кавал һәм Архирей кебек зур күлләр, куәтле җир асты туенуы булганга күрә, күпкә чыдамрак. Вак күлләргә, бигрәк тә Лаеш районындагыларга, су саклау зоналарындагы төзелеш аркасында юкка чыгу куркынычы яный», – диде Дмитрий Иванов.

Аның сүзләренчә, Яльчиктагы вазгыять күзәтү астында. Аның саегу сәбәпләре һәм гидрогеология тикшеренүләре уздыру кирәклеге турында ахыргы нәтиҗә 2026 елда язгы ташудан соң ясалачак.

«Сәбәпләрне төгәл билгеләү өчен, нәрсә булачагын динамикада карарга кирәк. Кимендә, без, анда барып, бу хәлләрне карап кайта алабыз һәм шунда, карап, карар кабул итәргә була», – диде галим.

Йомгаклап, Дмитрий Иванов, язгы ташудан соң Яльчик күлендә хәл тотрыклыланыр, дигән өмет белдерде.

Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus