«Татар халык хоры – татар бүлегенең генә түгел, университет һәм республиканың йөзек кашы»
«Татар халык хорының тиз арада танылып китүенең нигезен Татар бүлеге студентлары тәшкил итә»
Яшь вакытта студентларның үзләрен бик күп өлкәдә сынап карыйсылары килә. Ә инде сайлап алулар һәм тыңлаулар узып, Татар халык хорында күпләрнең тавышы, музыкаль ишетүләре барлыкка килә икән, аларга юл куймау гөнаһ булыр иде... 25 яшьлек Казан дәүләт консерваториясе студенты Ирнис Рәхимуллин да, Казан дәүләт университетына килеп, Роберт Миңнуллин, Зилә Сөнгатуллина, Флюра Низамова кебек авыл балаларын туплап, Татар халык хорын оештырып җибәрә.
«Безнең репертуардагы берничә җыр консерваториянең соңгы курс студенты Ирнис Рәхимуллинның диплом эше иде. Без аның дәүләт имтиханында катнаштык. Комиссия безнең җырларыбызга «бишле» билгесе куйды. Шуннан бирле мин дә үземне әйбәт җырлаучылар рәтенә кертеп йөрим», – дип хатирәләрендә язып калдырган Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин.
Сүз дә юк: күп тавышлы әсәрне беренче тапкыр сәхнәдән башкару җиңел түгел. Кат-кат җырланган җырларны яттан белсәң дә, җырның сүзләре нинди әле дип каушап калу, кул һәм тез буыннары калтырау – боларның барысы да сәхнәгә чыккан кешегә таныш. Ә хорда дүрт тавышка җырлаган Татар халык хорына тагын бер йөк өстәлә: татарларда хор белән күп тавышлы башкару гадәткә кермәгән, канга сеңмәгән! Шулай булгач, барысына да өйрәнергә, тир түгеп булса да, тырышырга туры килә. Әмма Роберт абый истәлекләрендә язып калдырганча, хорның беренче концерты да бик уңышлы узгач, әле яңа гына артист булып өлгергән студентларның иңнәренә канат үсеп, иҗат итәргә, яңа үрләрне яуларга теләкләре туган булгандыр, иманым камил.
Татар халык хорының беренче составы. 1967-1968 еллар. Беренче рәттә солист – Зилә Сөнгатуллина, иң соңгы рәттә – Роберт Миңнуллин, Исмәгыйль Шәрәфиев.
Фото: Ирнис Рәхимуллинның шәхси архивы, Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды
Ә алга таба симфоник оркестр концертларына, ТР Җыр һәм бию ансамбле, Опера һәм балет театрына йөрүләр башлана. Офыклар киңәя, студентлар санаулы гына булган буш вакытны да уйлап кына бүлә, тагын да югарырак үрләргә күтәрелә башлыйлар. Һәм әлеге студент-җырчылардан да чын-чынлап шәхесләр үсеп чыга: шагыйрьләр, җырчылар, радио-телевидение журналистлары, газета-журнал редакторлары, төрле завод директорлары, хөкүмәт эшлеклеләре, үзешчән эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм балаларның һәрьяклап үсешенә ярдәм итеп, авыл һәм шәһәрләрдә эшләүче менә дигән педагог-мөгаллимнәр, фән кандидатлары, доцентлар, профессорлар...
Студентларның Татар халык хоры 1967 елда оешып, тиз арада танылып китүенең нигезен, әлбәттә, Казан дәүләт университетында 1944 елны ачылган Татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары тәшкил итә. 58 ел буена күңелләрен татар моңына багышлаган хорчы студентлар арасында бик күп танылган шәхесләребез бар.
Татар халык хоры солисты Зилә Сөнгатуллина чыгыш ясый. Дирижер – Ирнис Рәхимуллин. Иң соңгы рәттә – Роберт Миңнуллин
Фото: Ирнис Рәхимуллинның шәхси архивы, Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды
Мәсәлән, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов, ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәттәге филиалы җитәкчесе, драматург Равил Сабыр, танылган язучы, доцент, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Шакирова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм телләр үсеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Арсланов, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, «Ак бүре» нәшрияты директоры Дамир Шакиров, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова, «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының элеккеге урынбасары Рөстәм Гыйльметдинов; Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге идарәсенең элеккеге танылган җитәкчесе Шамил Зиннуров, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның гыйльми сәркатибе Гөлнара Мансурова, фән докторлары: Мөнир Нигъмәтуллов, Фәрит Бәширов, Хәлил Сәлимов, Әлфия Йосыпова; журналистлар: Исмәгыйль Шәрәфиев, Җәүдәт Дәрзаман, Флюра Низамова, Риман Гыйлемханов, Илгизәр Хәйруллин, Данил Гыйниятов, Илдар Кыямов, Илшат Әюпов, Әлфия Сафина, Марсель Әхмәдуллин, «Саф» балалар радиосын булдыручы Алсу Галимова; җырчы Ләйсән Ветрова, шагыйрәләр Гөлнур Айзат, Айгөл Абдрахманова, Ләйлә Хәбибуллина, Казахстанның Семей шәһәрендә эшләп килүче Татар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре буенча җитәкчесе Диләнур Ахунҗанова һәм башка бик күпләр Ирнис абыйның сәнгать мәктәбе аша узган.
Казан телестудиясендә, 1986 ел.
Фото: Ирнис Рәхимуллинның шәхси архивы, Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды
Бер кызыклы факт! Казан университетының Татар халык хоры барлыкка килгән көннәреннән бирле концертларын шәһәребезнең шушы иң яхшы акустик залы исәпләнүче император залында бирә килә, киләсе 2025 елда бу бинаның, шул исәптән әлеге залның корылуына да 200 ел була. 2027 елда әлеге затлы залда татар җыры яңгыравына 60 ел тула, ә аның алыштыргысыз җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллинга 85 яшь булачак. Димәк, барыбызны да әлеге зур юбилейларга алдан ук чакырып калабыз!
Рәдиф Җамалетдинов: «Татар халык хоры – Татар бүлегенең генә түгел, университетның һәм республиканың йөзек кашы»
Император залын тамашачылар тутырып килгәннәр, ә аларның күпчелеге – Татар бүлеген төрле елларда тәмамлаган, шул ук вакытта Татар халык хорына йөрүчеләр тәшкил итте. Аларның барысы да яшь хорчыларга һәм ветеран-хорчыларга кушылып җырлады, алкышлады, милли музыка аһәңнәрен тыңлап, чәчәк бәйләмнәрен бүләк итеп, рәхмәт әйтте.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов Татар бүлеге эшли башлауга 80 ел булуын, шул уңайдан, горурлык хисләре белән, бәйрәм кичәләрен, төрле чаралар уздыруларын әйтте:
– Татар бүлеге эшли башлауга 80 ел булды һәм шул уңайдан, горурлык хисләре белән, бәйрәм кичәләрен, төрле чаралар уздырабыз. Ветераннарыбыз белән аралашабыз. Форсаттан файдаланып, 1967 елдан бирле мәдәниятебезгә хезмәт итүче, яшь буын белән уңышлы эшләүче, Татар халык хорының җитәкчесе Ирнис Әхмәдулла улын ихлас күңелдән котлыйсым килә. Казан федераль университеты президенты Рияз Минзарипов белән телефоннан сөйләштек, ул әлеге вакытта Татарстанда түгел, мондый чараларга бик рәхәтләнеп килә иде. Кызганыч, концертка килә алмады. Ул үзенең рәхмәт сүзләрен әйтүемне сорады, сәламен тапшырды.
Шулай ук, озак еллар әлеге хорда катнашкан, җырлаган Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин да шалтыратты, Түбән Кама шәһәреннән кайтып җитәргә тиеш иде, әмма ул әле юлда. Шулай ук, үзенең сәламнәрен тапшыруны сорады, чиксез рәхмәтләрен җиткерүне үтенде.
Казан университетының Татар халык хоры, миңа калса, Татар бүлегенең генә түгел, университетның һәм республиканың йөзек кашы. Репертуарын карасак, әлеге хорда катнашкан шәхесләрнең исемнәрен дә әйтеп үттеләр, алар – халкыбызның элитасы. Бик зур рәхмәт сезгә, булганыгыз өчен! Шундый бай репертуарны халыкка җиткерүегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә хорга озын гомер телим. Беләсез, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты структурасында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе бар, ул – 80 еллыгын бәйрәм итүче Татар бүлегенең турыдан-туры дәвамчысы. Әлеге югары мәктәптә бүгенге көндә 1600 студент белем ала, шуларның 300е – киләчәктә татар теле, әдәбиятына хезмәт итәчәк яшь белгечләребез, – диде Рәдиф Җамалетдинов.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов югары мәктәпнең укытучылары һәм студентлары исеменнән котлау сүзләрен әйтте:
– Югары мәктәпнең җитәкчеләре, укытучылары һәм студентлары исеменнән котлыйсым килә һәм Татар бүлегенең 80 еллыгына багышлап матур концерт куйганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Ирнис абый мине күргән саен: «Студентлар хорга йөрми», – дип, бераз ачуланып та ала. Бүгенге көндә безнең югары мәктәптә әдәбият, сәнгатькә бик зур игътибар бирелә. Музыка юнәлешенә студентлар да кабул итәбез. Бездә берничә коллектив эшли, «Бәйрәм», «Аҗаган» ансамбльләре эшләп килә. Ләкин киләчәктә игътибарны арттырырга кирәк, мин бу фикер белән килешәм.
Җырлаучыларга кызыгып карап утырдым, чөнки мин үзем дә 1нче курста укыганда хор группасына, аннары хореографиягә, соңрак театр коллективына йөргән идем. Сәхнәгә чыгучыларга һәрвакыт сокланып һәм көнләшеп карыйм. Сез бик бәхетлеләр, алга таба да шулай булыгыз, сезгә иҗади уңышлар телим! – диде ул чыгышында.
Фәнзилә Җәүһәрова: «Яшьләрнең матур авазларына кушылып, сайланган репертуарның зәвыклылыгына сокландым»
«Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры, Татарстанның баш фольклорчысы, ТРның сәнгать эшлеклесе, үзе дә Татар бүлегендә укыганда студент елларында (1981-1986) әлеге хорда җырлаган Фәнзилә Җәүһәрова Татар халык хоры белән гастрольләргә барулары турында искә алды:
– Ветеран-хорчылар исеменнән сәламлисем килә. Биредә 1960 елларда хор башлангычында торучыларның берсе – әдәбият галиме Флера Ганиева бар, 1970 елда йөргән ветеран-хорчылар да килде. Без – 1980 елларда йөрдек, 60шар кеше Ригага, Алма-Атага барган идек, безгә кадәр хорчылар Вильнюста булып, концерт куеп кайткан иделәр.
Татар халык хорының Ригадагы чыгышы
Фото: Ирнис Рәхимуллинның шәхси архивы. Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды
Бу концертның үзенчәлеге дә шунда – ветеран-хорчылар да хәзерге буынга кушылып чыгыш ясады, репетицияләргә йөрүебез белән бик канәгать калдык. Ирнис абыебызның: «Тукта, кая ашыгасың?!», «Авылча-чабатача түгел!», «ә» дип җырламыйбыз, «а» дип җырлыйбыз», «без – академик башкаручылар», – дигән сүзләрен кабат ишеттек. Иң беренче репетициягә килгәч тә шаккаттым: тавышымны ишеттерерлек дәрәҗәдә чыгара алам икән, дидем. Ләкин бу яшьләрнең матур авазларына куркып кына кушылып, сайланган репертуарның зәвыклылыгына сокландым.
Концертка мин бик үзенчәлекле чәчәкләр кәрзинен туплап килдем. Зур чәчәкләр – болар баслар, хорның нигезе. Алардан башка көй үзенең киңлеген, эчтәлеген, умырткасын тотып бетерә алмый. Ә алар янында искиткеч нәфис чәчәкләр – бик затлы тавыш белән башкаручы тенорлар. Бүгенге көндә тенорлар белән проблема бар. Әгәр дә танышларыгыз арасында «карале, бу ярыйсы гына көйли бит әле» дигәннәре булса, хорга алып килсәгез, берзаман шаккатырсыз: тавышлары гөрли башлар! Мин менә шушы гөрләүне үземнең улымда ишеттем. Аның белән горурланам, хорга йөрүенә сөенәм, сокланам. Шул ук вакытта тагын бер матур чәчәкләр бар. Болар – солистлар! Алардан башка концертның рухы, нуры булмас иде. Бүгенге көндә дә менә шундый солистлар бар.
Әле безнең барыр юллар күп, Аллаһы боерса. 2025 елда, насыйп булса, без әле Үзбәкстанны таң калдырачакбыз. Татар җыры, татар моңын яңгыраткан яшьләргә рәхмәт әйтәм. Бүгенге көндә ыгы-зыгылы заманда сез «хор» дип киләсез. Һәрберегезгә елмаеп, армый-талмый зәвык тәрбияләп, тавыш куеп, яныбызда озын-озак еллар Ирнис абыебыз булсын. Безнең исемнән чын күңелдән рәхмәт! – диде Фәнзилә Җәүһәрова.
Концертмейстер – Венера Бакиева
Илдар Кыямов: «Татарстанның бөтен мәгариф-мәдәният системасында, җир җимертеп дигәндәй, Ирнис абый шәкертләре эшләп ята»
Концертны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды. Ул Татар халык хорында 20 ел җырлавын әйтте:
– Ирнис абый – иң бай кеше, чөнки Татарстанның бөтен мәгариф-мәдәният системасында, җир җимертеп дигәндәй, аның шәкертләре эшләп ята. Кайберләре Ирнис абыйга хат та язгалап тора. Үзләренең шәхес булып формалашуында Ирнис абыйның зур урын тотуын, төрле кызыклы сәфәрләрне, күңелле вакыйгаларны искә алалар. Яшь аралаш елмаеп укылган шушы хатлар остазга бүгенге авыр заманда яшәргә көч өсти, җан җылысы бирә. Күп җитәкчеләр, түземлеге җитмичә, профессиональ коллективлар белән эшләүгә күчә. Ә безнең Ирнис абый, үзешчән хорның бөтен читенлеген җилкәсенә салган хәлдә, сабыр гына үз эшен алып бара.
Бүген Казанның югары уку йортларында нибары 3 үзешчән хор эшләп килә. Ә Татар халык хоры берәү генә. Аны Ирнис абый җитәкли. Кичә җитте исә, репетициягә килми изаландырган, дөрес җырламый аптыраткан, ләкин үзе өзелеп яраткан студентлары янына ашыга ул. Болар да, еллар узгач, каяндыр ерак җирләрдән Ирнис абыйларына хат язар әле. Һәм ул хатларда йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләре булыр.
Ә әлегә репетицияләр дәвам итә. Җитәкче әсәрне шомарту буенча көндәлек эш белән мәшгуль:
– Бу – җыр түгел, сөтле су, бичарайский, мәгънәсез аваз белән җырламагыз, зинһар. Сүнгән аккошлар тавышы кирәкми!
Еллар узгач, Ирнис абыйның шушы яратып шелтәләүләрен дә сагынып искә алачак әле бу студентлар.
Ирнис абыйның фикерләвендә көчле мантыйк, ышандыру көче сокландыра. Дуслары-танышларына карата аның игътибарлылыгы, кеше сөенечен үзенекедәй күреп шатлана белүе, кеше хәсрәтен бүлешеп, тынычландырырдай сүзләр табуы аны зыялы шәхес буларак сыйфатлый. Әнә шундый хисчән дә, зирәк тә, талантлы да кеше ул хормейстер Ирнис абый Рәхимуллин, – диде Илдар Кыямов.
Ирнис Рәхимуллин: «58 ел дәвамында формалашкан традицияләр тугры рәвештә, югары сыйфатлы башкару осталыгы белән дәвам итә»
Татар халык хорының алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, дирижер Ирнис Рәхимуллин хорның гастрольләр географиясе бүген дә киңәя баруын әйтте.
– Бүгенге хор 58 ел дәвамында формалашкан традицияләр тугры рәвештә, югары сыйфатлы башкару осталыгы белән дәвам итә. ХХ гасырның 80нче елларында Алма-Ата, Рига, Вильнюс кебек шәһәрләргә оештырылган гастрольләр географиясе бүген дә киңәя бара. Соңгы 10 ел эчендә генә илебезнең Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Алабуга, Чаллы, Мәскәү, Улан-Удэ, Владикавказ, Самара кебек шәһәрләрендә чыгышлар ясалды, Финляндиянең башкаласы Хельсинки, Азәрбайҗан Республикасы башкаласы Баку шәһәрләрендә яшәүче татарларга, татар җырын яратучы башка милләт вәкилләренә татар җырларын ирештерде, сыйфатлы остаханәләр оештырды. Республикабызның муниципаль районнары үзәкләрендә дә концертлар һәрдаим узып тора. Ел саен төрле конкурсларда катнашып, лауреат исемнәренә лаек булып, беренче дәрәҗә дипломнар яулый килә, – диде ул.
Флера Ганиева: «Йөргән юллары – сәнгать географиясе, алган исемнәре – профессионаллар дәрәҗәсенә омтылу»
Заманында Татар халык хорына 40-50шәр студент йөргәнен бик күпләр искә алып сөйли. Бу кадәр студентның берьюлы йөргәнен күз алдына да китерүе кыен, әмма бу хакта сакланып калган фотосурәтләр дә «сөйли». Гаҗәп, Ирнис абый шул 50шәр студентны бер организм итеп туплап, җырлата алган, ләкин тыңлатуы да җиңелләрдән булмагандыр. Монда татар бүлегендә белем биргән мөгаллимнәрнең, укытучыларның сәнгатьне, хорны санлавы, иҗатка карата уңай мөнәсәбәте дә зур роль уйнаган. Ирнис абый еш кына Татар халык хорын хөрмәт иткән Диләрә Гариф кызы Тумашеваны искә алып сөйләргә ярата.
Ә безнең концертта исә Диләрә Тумашева белән бергә эшләгән, ул вакытта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында декан урынбасары булган, әдәбият кафедрасы профессоры, галимә Флера Ганиева да булды. Ул бүгенге көнгә кадәр Татар халык хорының юбилей концертларын калдырмый, ә заманында үз инициативасы белән Ирнис Рәхимуллинга гуманитар-педагогика университетында Татар халык хорын оештырып җибәрүне тәкъдим иткән була. Шулай итеп, Ирнис абый әлеге институтта да хорны җитәкли:
Ветеран-хорчылар белән
Фото: Ирнис Рәхимуллинның шәхси архивы, Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды
– 1957-1962 елларда Казан дәүләт университетында укыган вакытта хор, театр, бию түгәрәкләре эшли иде, – дип искә ала Флера Ганиева. – Ләкин алар бары тик түгәрәк кенә – кыска вакытка оештырылган коллективлар иде. Чөнки җитәкчеләр, мәсәлән, хор түгәрәгенең җитәкчеләре – консерватория студентлары – гел алмашынып торды. Бу – аларның уку вакыты белән дә бәйле иде. Ә менә Ирнис абый – Татар дәүләт опера һәм балет театрының хормейстеры булып эшли башлаган вакытта безгә килгән кеше. Тәҗрибәсен һәм шундагы мөнәсәбәтне, хорның нәрсә икәнлеген аңлауны, музыканың шушы төрен студентларга аңлатуны максат итеп куйган шәхес ул.
Хор җитәкчесе һәм тәҗрибәле музыкант буларак, опера артистларына кебек үк, студентларга да шундый таләпләр куеп, шундый ук җитди, җаваплы эшчәнлек белән хезмәт куя. Хезмәт куюның нәрсә икәнлеген һәм аның нәтиҗәләрен күрү ни дәрәҗәдә рухлану, горурлану бирә икәнлеген студентларга да, безгә дә исбатлый.
Без, укытучылар гына буйсындырып, күнектереп бетерә алмаган тәрбиягә хорда студентларны дисциплинага нәкъ менә Ирнис абый өйрәтте. Хорга йөри башлау – 5 елга гына түгел, ә гомерлеккә алынырга тиешле эстетик тәрбия икәнлеген аңлатты. Концерт вакытында ветеран-хорчыларының хорның башкару осталыгын ничек күзәтеп, аңлап утырганнарын күрдем. Бу дөньяга Ирнис абый хорына йөргән студентлар гомер буена гашыйк булып, матурлыкны таный белеп яшиләр. Менә бу – гаҗәп тәрбия.
Хорны Ирнис Рәхимуллин дөньяга таныта, хорчыларга дөньяны таныта, йөргән юллары – сәнгать географиясе, алган исемнәре – профессионаллар дәрәҗәсенә омтылу, шул биеклеккә барып җитәргә тырышу... Менә бу дисциплинаның күнекмә булуы, студентларның үз-үзләрен тәрбияләү икәнлегенә шундый мисал.
Хәзерге технология чорында эстетик, рухи тәрбия кирәклеген, аның даими булырга тиешлеген Ирнис Рәхимуллин студентларга гына түгел, университет җитәкчеләренә дә дәлилләп, исбатлап яши. Ул – чын мәгънәсендә студентларның, татар җәмәгатьчелегенең хор дөньясына бәйле булган халыкларның остазы, лаеклы, дәрәҗәле кешесе. Үз кадерен белеп бетерә микән? Аны шулкадәр кадерләргә, сакларга кирәклеген хорга йөрүчеләр дә, хорга мөнәсәбәте булганнар да бик бәяли.
Ирнис Рәхимуллинны мин университетны тәмамлаганнан бирле беләм. Аның әнисе Нәгыймә апаны бик ярата идем, бик яхшы аралаша идек. Ирнис – һәрчак шул дәрәҗәдә үзен тәрбияләгән, үзен-үзе кеше иткән һәм кешеләрне яраткан, үзен дә яраттыра белгән шәхес. Мине ул хорның махсус үзенә генә багышланган деканы дип саный иде. Мәсәлән, ул миннән теге яки бу студентның хор репетициясенә килмәве, йөрми башлавы турында сорап, ни өчен студентлар башка факультетлардан да йөрми, дип таләп итә, шулай тиеш дип саный иде. Студентларның дәрес вакыты туры килсә: «Нинди дәрес ул хор вакытында?» – дип гаҗәпләнеп әйтүе хәтердә. Менә шул дәрәҗәдә эчкерсез, үз эшенә ихлас бирелгән кеше! Шул сыйфатлары белән мине дә ул гомер буе сокландыра. Рәхмәтләр аңа! – диде Флера Ганиева.
Алмаз Миргаязов: «Җырларның партияләре һаман дә хәтердә, мәңгелеккә сакланган»
«Китап» радиосы баш мөхәррире, татар бүлеген тәмамлаган Алмаз Миргаязов әлеге концертны тормышындагы бик үзенчәлекле һәм истә кала торган мизгел булганын әйтте. Татар халык хорына ул елларда йөргән һәм әлеге концертта, яшь хорчыларга кушылып, бер сәхнәдә чыгыш ясады:
– Татар бүлегенең 80 еллыгына багышланган кичәдә укып бетергәннән бирле 28-30 ел күрешмәгән кешеләр белән күрешеп, сөйләшү бәхетенә ирештек, 30 ел элек булган вакытка әйләнеп кайткандай булдык. Татар халык хорының татар бүлегенең 80 еллыгына багышлап оештырылган иҗат концертына чакырылуым белән дә бик бәхетле булдым. Хорда 2007 елда бирле булганым юк иде.
Атнасына икешәр тапкыр хорга репетициягә йөргән вакытлар, төп бинаның аудиторияләре кабаттан кылт итеп искә төште. Шәхсән мине төп бинаның һәр почмагы, һәр баскычы үткәнгә алып кайтты.
Ирнис абый бер дә үзгәрмәгән, һаман да шул ук икән, «мать-ти-ти»! Ул шулай дип әйтергә ярата. Репетиция вакытында көтмәгәндә өстәлгә китереп сугулары, «дөрес җырламыйсың», «фальшивишь» яисә «җырлама!» дип кисәтүләре күңелгә май булып ятты. Элек тә ул сүзләрне каты итеп, аяк тибеп, өстәл сугып әйтсә дә, ягымлы, күңелгә ятышлы, кадерле итеп әйтә иде. Хәзер дә нәкъ шул ук хис-кичерешләр сакланып калган.
Еш җырлаган җырларның партияләре һаман дә хәтердә, мәңгелеккә сакланган. 80 елдан соң да төнлә уятып сорасаң, мин аны җырлый алыр идем, мөгаен. Ирнис абый һаман да үзенең хезмәте, эшенә, тормыш мәгънәсенә тугры калган. 82 яшь булуга карамастан, сөбханаллаһ, оптимист булып кала бирә. Хорга йөрүчеләрнең саны да, безнең буын белән чагыштырганда, бик күпкә кимегән. Ә инде татфак студентлары арасында да күптәннән әлеге хорга студентларны җибәрү туктатылган дип аңладым: яисә йөриселәре килми, яисә ихтыяри-мәҗбүри булмаганлыктан, кызыксынучы кеше юк, дип уйлыйм.
Бер мәлгә Ирнис абыйның һаман да ташып торган көчен, энергиясен 10-15 кешегә генә түкмәсен өчен, массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы сөрән салып: «Әйдәгез, җыелыгыз, йөрегез, килегез!» – дип, мәгълүмати кампания дә оештырырга дигән хыялым бар. Бәлки, минем кебек ностальгиягә сусаган кешеләр бардыр, бәлки аларның кире кайтып, кичләрен шушы хорда шөгыльләнергә, җырларга, иҗат концертларында чыгыш ясарга теләкләре бардыр. Пенсиягә чыккач, Ирнис абый исән-сау дәресләрне алып барган очракта, рәхәтләнеп, хорга барырга, вокал дәресләре алырга, 17-18 яшьлек кызлар-егетләргә кушылып җырларга бик тә риза булыр идем, – диде Алмаз Миргаязов.
Талия Сафина: «Җыр минем гомерлек юлдашым булды»
Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган «15нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Талия Сафина да Татар халык хоры кызлары-егетләренә кушылып, император залында җырлады. Казан университетының татар бүлегендә ул 1977-1982 елларда укыган булган, шул вакытта Ирнис Рәхимуллин җитәчелегендәге хорга да йөргән. Бүгенге көндә ул – 49 ел стажы булган укытучы:
Татар халык хорының Алма-Атадагы гастрольләре.
Фото: Ирнис Рәхимуллинның шәхси архивы, Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды
– Без, авылдан килеп, нотаның нәрсә икәнен дә белмәгән студентларга, Ирнис абый дөрес итеп җырларга өйрәтте. Булмаган тавышны куеп була микәнни, дип уйлый идем мин.
Без хорга йөргән вакытта Ирнис абыйга 35 яшь булган. Аның белән сәфәрләргә дә бик яратып йөрдек. Репетицияләргә улы Рөстәм белән дә килә иде Ирнис абый...
Әле дә хәтеремдә, Ирнис абый безне баштан тыңлап карады, җырлатып күрсәтте. «Синең хорга йөрисең киләме?» – дип сорады ул миннән. Ә мин ничек тә җавап бирергә белмәдем, җавапсыз калдым. «Җырлый белмәгән килеш хорга йөреп нәрсә алып була соң?» – дип аптырап калдым. Аңламый идем. Бөтен кеше матур җырлар, ә мин ямьсез җырлармын да, оятка калырмын кебек иде. Шулай да, репетицияләргә кызларга ияреп барырга булдым.
Ирнис абый бермәлне мине староста итеп билгеләде, без аның белән Саклык китабын ачтык. Хор концертларыннан җыелган акча шунда сакланды. «Тәлия, ничә сум калды әле книжкада?» – дип сорый иде Ирнис абый. «Ирнис абый, 11 сум да 90 тиен акча калды», – дип отчет бирә идем. Иписез чакларымда да шуннан бер тиен алмаганымны хәтерлим. Оештыру мәсьәләләренә килгәндә, бик җитез идем. Бәлки, шуңа күрәдер дә, Ирнис абый мине староста итеп билгеләгәндер.
Аннан соң, матур җырлаучыларны тыңлар өчен дә хорга йөри идем. Аларга кызыгып утыра идем. «Фальшиво» җырласаң, борын төбеңә йодрык килеп «куна» яки «хәзер мин сине ашыйм» дигән кебек, күзләрен зур итеп ачып, кисәтү ясый иде җитәкчебез.
Хор репетицияләренә килү безнең өчен зур бәйрәм иде! Алма-Атага барыр алдыннан Ирнис абый хәтта ял көнне дә репетициягә чакырды. Хәзер кайсы студент ял көне репетициягә йөрер икән? Бик җаваплы идем үзем: тимер юл вокзалына барып, Алма-Атага дип, 40тан артык билет сатып алганым хәтердә калган. Хор коллективы белән бергәләп поездда барулар, беренче лаләләрне күрү... Барысы да һаман истә!
Ирнис абыйга шалтыраткан вакытта телефон трубкасын әнисе ала иде. Бәлки, сәбәп табып, Ирнис абыйның әнисенең тавышын ишетәсе килеп шалтыратканымдыр, бәлки, үземнең әнине дә сагынганмындыр... Ул шулкадәр ягымлы апа иде: «И җаным, Ирнис абыең өйдә юк шул әле, нәрсә дип әйтим соң?» – дип ягымлы тавышы белән әйтер иде... Шулкадәр җылы тавышы колакта әле дә яңгырап тора. Әнине сагыну шулкадәр көчле булган, күрәсең.
Ә бервакыт мин стипендиясез калдым. «Ирнис абый, укуны ташлыйм, укый алмыйм, ярдәм итүче дә юк», – дидем. Җитәкчебез бер генә әйтте: «Иртәгә колонналы бина янына килеп бас», – диде. Килсәм, Ирнис абый тарих-филология корпусыннан чыгып килә. «Документларың белән керерсең», – дип аңлатты. Ирнис абый миңа бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алып бирде! Аны гомердә онытырлык түгел! Университетка аяк басканнан алып, бүгенге көнгә кадәр Ирнис абый белән бәйләнештә торабыз. Ул мине бер минутка да күзеннән ычкындырмады. Без, еллар үткәч тә, бер минутка да Ирнис абыйны онытмыйбыз. Алабуга, Чаллыда яшәүче хорчылар белән очрашсак, иң беренче итеп, Ирнис абый турында сүз кузгатабыз. Ирнис абый турында миң сәгатьләр буе сөйли алам, иң ышанычлы, тәртипле кеше ул.
Гаиләдә без апам белән җырлыйбыз, энем гармунда уйный. Бер очрашу да җырсыз-моңсыз үтми. Ирнис абый әйтмешли, «колакка аю басмаган», ләкин җырлавыбыз үзешчәнлек дәрәҗәсендә генә. Дәресләрдә дә укучыларга җырлап күрсәтергә туры килә, әйе-әйе! Мәсәлән, укучылар белән Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» әсәрен үттек. Төп героиня Таһирә җырлый, ә күрше вагонда поездда аның егете ята. Ләкин Таһирә җырлаган тавышны ишеткәч, ул егет саташам дип уйлый. Шул җыр өлешенә җиткәч, мин әкрен генә укучыларыма Таһирә җырын – «Сарман»ны җырладым. Шулвакытта балалар җырлавымны шулкадәр яратып тыңлады! Алар еш кына: «Ә нигә Сез җырчы булмадыгыз?» – дип сорый. 1990 елларда татар теленнән материалны җыр аша кертә идем. Уйнап-җырлап, биеп, балаларны татар теленә өйрәтергә тырыштык, «аналитик, синтетик тезмә кушма җөмләләр» дип утырганчы, реаль әйберләр эшләгәнбез бит. Араларында рус милләтеннән булган балалар да бар, алар татарча җырлаган иделәр! Сабантуйлар, төрле чаралар үткәреп, татар теленә тарту көче бар иде. Ачык дәресләремә кергән укытучылар рәхәтләнеп ял итеп, канәгать булып чыга иделәр. Җыр минем гомерлек юлдашым булды, – дип сөйләде Талия апа Сафина.
Рузилә Исламова: «Моннан 40ар ел элек хорда җырлаган апа-абыйларның әлегәчә үз партияләрен белүе шаккатырды»
Татар халык хорының яшь буын вәкилләре арасында Рузилә Исламова да бар. Татар халык хорына килгәндә, аның махсус профессиональ музыкаль белеме булмый. Шулай да, маэстробыз Ирнис абый Рузиләнең талантын бик тиз отып алып, аны дөрес юнәлештә үстерә, солист итеп билгели, танылган опера җырчыларының репертуарындагы катлаулы әсәрләрне башкарырга өйрәтә:
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Татар халык хорына мин 2013 елда килдем. Шуннан бирле бер чыгышны да калдырмыйм, хор белән бергә олыгаям. 5 елдан артыграк җырласаң, Ирнис абый «профессор» тамгасын тага, үзеңне ветеран җырчы кебек хис итә башлыйсың, чөнки башкалар яңа җыр дип өйрәнгән әсәрләр синең кайчандыр өйрәнеп, репертуардан төшеп калган җырлар рәтенә керә башлый. «Профессор», «ветеран» буларак инде үзеңә репетицияләргә сирәгрәк йөрергә рөхсәт итә башлыйсың, күбрәк башың белән эшкә, гаиләгә чумасың. Ә менә әлеге концерт бу өйрәнелгән сценарийга бераз башкачарак карарга мәҗбүр итте! Ник дисәң, бу юлы чын мәгънәсендә хор ветераннары булган – моннан 20-30-40ар ел элек җырлаган апа-абыйлар белән чыгыш ясарга әзерләнә башладык! Аларның әлегәчә үз партияләрен белүләре шаккатырды! Ничә яшьтә булуларына, инде күпме вакыт хорда җырламауларына карамастан, репетиция вакытында алар гүя яшь чакларына кайтты, самими яшьләргә әйләнеп, шукланып та алгаладылар, Ирнис абыйның бер дә үзгәрмәвен искәрттеләр!
Әйе, Ирнис абыебызга картаерга ирек бирмибез! Бу концерттан соң, минем дә, тагын бер 10-15 елдан соң, чын мәгънәсендә «ветеран» буларак юбилей концертына килеп, яшьләр белән шаяра-шаяра, Ирнис абыйның бөтен җанын биреп әзерләгән концерт программасын башкарып, көчле алкышлар арасында сөенеп басып торасым килә башлады. Амин! Яшәсен Ирнис абыебыз! – диде Рузилә Исламова.
***
Шәһәребезнең иң матур һәм затлы залларының берсе – Казан университетының император залында оештырылган, 2 сәгатькә якын дәвам иткән Татар халык хорының алдагы юбилейларын да татар җыры яңгыратып каршыларга насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.