Другие новости Казани и Татарстана на этот час

Журналистлар Әтнәдә: «Кытайларны мактыйлар бит... Ә мондый мисал үзебездә дә бар икән!»

Ә журналистлар, каләм осталары өчен төрле форумнар, җыеннар үткәрү, әлбәттә, ил күләмендә матбугат өлкәсендә кара болыттай булган проблемаларны хәл итмәсә дә, аз булса да юаныч, дәрт-дәрман бирә.

9-11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә форум узды. Кичә форумда катнашучылар Әтнә районына эшлекле сәфәргә барды. Биредәге әдәби-мәдәни һәм социаль мохит белән таныштылар. Сәфәр Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән «Шәхесләр елы» уңаеннан оештырылды.

«Бөтендөнья татар конгрессы оешканнан бирле чит төбәкләрдә татар телендә нәшер ителүче гәзит-журналлар белән элемтәдә торабыз. Узган гасырның 1990 елларындагы илне үзгәртеп корулардан соң чыга башлаган күп кенә татар газеталарына быел 35 ел тула. Менә быел Казанда бу форумны 8нче тапкыр үткәрәбез. Бүген исә Әтнә төбәген күрсәтергә булдык», – диде конгрессның мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Форумда Россиянең 18 төбәгеннән журналистлар, мөхәррирләр катнашты. Бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, язучы Сибгат Хәким туган авылларында, музейларда һәм Түбән Бәрәскә авылының таш мәчетендә булдык. Сәфәр район сәнгатькәрләре әзерләгән концерт программасы белән тәмамланды.

Әтнә даны – еракларга таралыр тагы!

...Таралачак, әлбәттә, чөнки шөһрәтле Әтнә ягына илебезнең ничәмә почмагыннан 45 татар журналисты килде. Әлеге сәфәрләре турында алар үзләре хезмәт куйган матбугат басмаларында да язып чыгарга исәплиләр. Димәк, Әтнә районы турында Россиянең гаять күп кенә төбәкләрендә беләчәкләр, дигән сүз. Әле Әтнә төбәге белән танышырга, аның истәлекле урыннары буенча сәяхәт итәргә теләүчеләр дә бермә-бер артып китәр. Ни дисәк тә, «Казан арты – Әтнә төбәге» дип халкыбыз юкка гына әйтмидер, мөгаен.

– Әтнә – гореф-гадәтләре, мәдәни мирасы һәм авыл хуҗалыгындагы рекордлы уңышлары белән дан тоткан як. Район республиканың төньяк-көнчыгышында, Арча, Биектау районнары һәм Мари Эл белән чикләшеп урнашкан. Районның территориясеннән Ашыт елгасы агып үтә. Әтнә районы 1990 елда мөстәкыйль район буларак Арчадан аерыла. Территориясе – 681 квадрат километрны тәшкил итә. Халкы – 12 мең кеше. Әтнәдә 46 авылны берләштерүче 12 авыл җирлеге бар. Әтнәлеләр саф татар районыннан булулары белән дә иксез-чиксез дәрәҗәдә горурлана.

Шулай ук Әтнә – чиста авыл хуҗалыгы районы. Биредә терлекчелек һәм игенчелек юнәлешләре зур үсештә. Сөт җитештерү буенча Әтнә беренче урыннарда бара. Әтнә – халкыбызга олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗанине, бөек Габдулла Тукайны һәм данлыклы Сибгат Хәкимне биргән як. Казан ханлыгы чорыннан соң салынган тәүге таш мәчет тә, Ашыт елгасының текә ярындагы Кала-тау да нәкъ шушы җирдә урнашкан, – дип сөйләп бардылар автобуста журналистларга данлыклы Әтнә районы турында.

Әтнә Арча районына кушылган чорларда су да, газ да, юллар да юк иде. Ә узган гасырның 90нчы елларында, әле ук вакытта район башлыгыбыз Габделәхәт Хәкимов «Тукай» совхоз-техникумы директоры булганда, район үзәген Әтнәне аерым район итүне башлап йөри. Ул вакытта ТАССРның Югары Советы депутаты буларак халыктан наказлар җыя. Халык наказлары аның өчен әләм була. Менә инде 34 ел буена Габделәхәт Гыйлемхан улы район башлыгыбыз булып хезмәт куя (авт. – быел Габделәхәт Хәкимовка 74 яшь), – дип мактады Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов.

Кытайны мактыйлар, ә Кытай үзебездә дә бар икән. Ул – Әтнә!

Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм матбугат хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, БР «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов чара ахырында үзенең фикерләрен җиткерде.

Сездә менә колхозлар тулысынча сакланып калган. Кытайларны мактыйлар бит әле. Алар партияне җимермәгәннәр, колхоз-совхозларны таратмаганнар. Ә мондый мисал үзебездә дә бар икән. Безнең газета редакциясендә авыл хуҗалыгы, төрле районнардан 5 үз хәбәрчебез бар. Кайтып аларны җыйгач, монда белгәннәремне бәян итәчәкмен. Бу уңышлы тәҗрибә аларның публицистик язмаларына яңа сулыш өстәп җибәрер, – диде Фаил Камил улы.

Шулай ук ул биредә туып-үскән әдипләргә һәм сәнгать әһелләренә карата булган хөрмәткә, алар истәлегенә булдырылган тарихи урыннарга соклануын белдерде.

Мин үзем педагогия университетында да укытам. Мондагы музейларны күрү – минем өчен зур рухи азык. Үзең күргәннәреңне студентларыңа кайтып сөйләү бөтенләй икенче бит. Лекцияләремдә сөйләү өчен материаллар, мисаллар шактый тупланды. Әтнә ягы авылларында күренекле шәхесләрне онытмаулары да – менә дигән ватанпәрвәрлек тәрбиясе күренеше. Алар бит барысы да – татар мәдәнияте, татар милләте өчен хезмәт иткән кешеләр. Дәүләт театры да район җирендә булуы – зур мәртәбә, – диде ул.

Проблемалар да, мактанырлык гамәлләр дә җитәрлек!

Миңа форум бик нык ошады. Музейларда әллә никадәр мәгълүмат тупладык. Экскурсоводлар да бик матур итеп сөйләде. Гомумән, форумның программасы бай һәм кызыклы эчтәлекле булды. Башкортстан татарлары көнкүреше, татар оешмалары турында сюжетлар төшерәбез. Кыскасы, халык өчен хезмәт куябыз, – ди «ТНВ» телеканалының Уфа шәһәрендәге корпункт хәбәрчесе-директоры Илфира Нигъмәтуллина.

Пермь крае Барда районының «Таң» газетасы баш мөхәррире Индира Хаҗиева редакцияләренең эшчәнлеге хакында сөйләде, проблемаларны атады.

Безнең газета татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Аның 93 еллык тарихы бар. Атнага 2 тапкыр бастырыла. «Таң» – ул иҗтимагый-сәяси вакытлы матбугат басмасы. Биредә төрледән-төрле язмалар урын ала. Барда яңалыклары, аның хезмәт сөйгән халкы турында күпләп языла. Куанычлы, соңгы арада коллективыбыз яшәрә. Яшьләр килә. Әлбәттә, аларның бөтенесенең дә журналистик яки филфак белеме юк. Шулай да татар телендә яхшы гына язалар. Редакциядә 14 кеше эшли. Рус газетасы дубляж белән чыга. Проблемаларга килгәндә, һәр җирдәге кебек тиражлар кими, – дип сөйләде Индира Хаҗиева.

Әңгәмәдәш ассызыклавынча, Барда районында халыкның 92 проценты – татарлар, башкортлар. Шуңа күрә дә, татар телендә нәшер ителгән вакытлы матбугат басмасына ихтыяҗ бар.

Тиражлар кимүе инде юньле-рәтле почталар эшләмәвенә бәйле. Хәзер бит күпләр үзләренә кирәкле мәгълүматны интернеттан ала. Газетаның сайты да эшләп килә, социаль челтәрләрдә дә эш алып барыла. Шуннан соң без 10 данә Пермь крае татарларының «Халык чишмәсе» газетасын да чыгарабыз. Ул губернатор хакимияте заказы белән нәшер ителә. Штаттан тыш авторлар сирәгәя, өлкәннәр картая. Алардан хатлар кабул итеп торабыз, – ди ул.

Индира Хаҗиева Татарстанга дә рәхмәтле булуын әйтте. «Үзебезнең кечкенә генә типографиябез бар. Газеталарны гына түгел, ә китаплар да бастырабыз. Әлбәттә, принтерыбыз аклы-каралы ысул белән чыгара торган. Моннан 3 ел элек Татарстан Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы безгә китап басу машинасы бүләк иткән иде. Менә шушы вакыт эчендә туган як язучыларының 20ләп китабы чыкты. Төрле оешма-предприятиеләргә календарьләр, афишалар да ясыйбыз. Татарстандагы коллегаларыбыз безне гел шулай матур итеп каршы алалар. Сездән илһамланып кайтабыз», – диде ул.

  • Индира Хаҗиева журналистикада 12 эшли. Ул 10 ел рус газетасында дубляж буенча редактор булып хезмәт куйган. Баш мөхәррир булып эшләвенә 2 ел. Шулай ук әңгәмәдәшем үзенең һәм хезмәттәшләренең остазы, 30 елдан артык газета редакциясенә багышлаган Элмарт ага Уразовны да олы ихтирам белән искә алып яшиләр.

Җәүһәрия Габдулхакова «Тол буйлары» телевидениесен 25 ел җитәкли:

Безнең телерадиокомпания ачылуга 31 ел. Коллективыбызда штатта 15 хезмәткәр эшли. Тапшыруларыбыз атнаның һәр көнендә эфирга чыга. Яңалыклар, төрле темаларга сюжетлар әзерлибез. Әле менә лицензиябез бетеп киткән иде, берникадәр вакыт эфирларыбыз туктап торган иде. Халык бик нык юксынды. Балалар өчен студиябез дә эшли. Студиядә белем алучы балалар белән Татарстанда үткәрелгән конкурсларда даими рәвештә катнашабыз, матур-матур урыннар яулыйбыз. Менә хәзер ноябрь аенда Казанга концерт программа белән җыенабыз. Әле үзебезнең телевидениедә «Бардача җырлыйк әле» дип аталган тапшыру үткәрдек. Җирлекләрдәге талантларны зәңгәр экраннар аша данладык. Безнең редакция – элеккеге кинотеатр бинасы. Зур залы булуы да бик уңайлы. Төрле бәйгеләр үткәрәбез, халык җыябыз.

Аеруча өлкәннәребез арасында дини тәгълиматле тапшырулар популяр. Районыбыз үсеш юлында. Район башлыгыбыз да, җитәкчелек тә ярдәм итә. Зур-зур матди ярдәмне тоеп эшлибез, 3 миллион сумнан артык субсидияләр алабыз.

Мари Эл республикасының Бәрәңге районыннан Фәнил Мусин – район һәм үзенең шәхси газетасын нәшер итүче баш мөхәррир:

Үземнең «Якташлар» дигән республикакүләм шәхси газетаны чыгарам. Тиражы күп түгел, 180 генә. Аена 1 тапкыр 3 ел дәвамында бастырып киләбез. Анда республикадагы татарлар яшәеше, тарих турында языла. Даими авторлар, басмага яңалыклар җибәреп торучылар бар. Бу газетаны нәшер итү идеясе – Бөтендөнья татар конгрессы форумнарында, башка чараларында йөрүем тәэсир итте. Керем юк бернинди дә, чыгымнар чиктән ашкан инде. Хәзер инде бушка өләшә башладым… Күбрәк газетаны укытучылар, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр укый.

Безнең Бәрәңге районының «Безнең тормыш» газетасында 2 бит булып татар телендә кушымта чыга. Автоном учреждение статусында эшлибез әле. 60-70 процент безнең мөхәрриятне дәүләт финанслый. Ә калганын – үзебез. Ә тираж ник кими? Төп укучыларыбыз үлеп бара. Ә яшьләр газета укып утырмый. Аларга ул кирәк түгел. Менә ярты ел эчендә генә газетабызның тугры әбүнәчеләре булган 7 әби генә дә үлде. Район газетасы тиражы 1765 данәне тәшкил итә, – дип аңлатты ул.

Мари Эл дәүләт телерадиокомпаниясендә 31 ел «Туган тел» тапшыруы авторы-алып баручысы, Мари Элның һәм Татарстанның атказанган хезмәткәре Мәүлизә Гомәрова:

Фәнил Мусин һәм Наил Барыев исемле егетләр – Марий Иленең алтын баганалары! Алар Марий Элдагы бөтен татар авыллары тарихларын язарга миңа булыштылар. 15 ел эчендә төбәктәге 51 татар авылы тарихларын тулысынча язып бетердек. Хәзер менә шушы егетләр белән генә яңа тапшыру башлап җибәрдек, ул «Татар йолалары» дип исемләнгән. Әле менә яңарак кына әлеге тапшыру телеэкраннарга чыгарылды. Киләчәктә һәр авылның тарихын китап итеп чыгарырга һәм инде, тапшыруларыбызны вкладыш итеп, бәлки, куар-кодлар урнаштырып кертергә иде. Безнең төбәктән чыккан мәртәбәле затлар шушы эштә ярдәм күрсәтсәләр, бик нык шат булыр идек.

Әле сезне, ни кызганыч, мөхәррияткә алып керә алмадык. Бинабыз бик иске, яңага күчү эше бара. Безнең газета атнага 1 тапкыр, җомга көнне чыга. Кызганыч, билгеле почта проблемасы булуы сәбәпле, газета хәзер атнасына 1 генә чыгарыла. Хәзер альтернатив язылу ысулы бездә киң колач җәя. Үзебез авылларга чыгып, өйдән-өйгә йөреп газетага яздырабыз, аннан соң, җомга көннең икенче яртысында Арчадан газета кайтып җиткәч, редакциягә йозак элеп, таратырга чыгып китәбез. Ничек булса да, газетаны яшәтәсе килә бит! Халык бит газетаны ярата, көтеп ала, – дип бәян итте «Әтнә таңы» баш мөхәррире Гөлнар Мөхәммәтҗанова.

Әлеге эшлекле сәфәрдә йөреп кайткач, чын-чыннан уйга баттым. Киләчәктә татар телендә нәшер ителүче газета-журналларны, зәңгәр экраннарда барган тапшыруларны һәм радиоларны ни көтә?! Бу җәһәттән уйлангач, әле телевидение белән радио яшәячәген аңлыйсың. Ә вакытлы матбугат басмаларының тиражлары бөтенләй төшеп, дистәгә генә калмасын, дисәк, затлы кәнәфиләр биләүче әфәнделәр вә ханымнар дәүләт карамагында эшләүче почта булдыруны уйласыннар иде!

  • Татар журналистлары форумы делегатларының Әтнәгә булган сәфәреннән фоторепортаж

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Гинцбург рассказал, что пациенты с меланомой первыми испытают вакцину от рака

Римма Никитина записала песню «Ахмат – сила»: «Рамзан вперед, Рамзан идет!»

Покровская родительская суббота

Аэропорт Казани ввел временные ограничения на работу

Музыкальные новости

EVITA BEAUTY STORE - интернет-магазин косметики премиум-класса!

Названы города России с самыми бюджетными отелями для поездок в осенние каникулы

Футболистов Головина и Баринова забрали на допинг-тест после тренировки

Павел Дуров раскрыл подробности создания "ВКонтакте"

Новости Казани

Ограничения на прием и выпуск самолетов в аэропорту Казани сняты

Росавиация: ограничения на работу аэропорта Казани сняты

В Казани сняли ограничения на работу аэропорта

Вакцину от рака впервые испытают на одной категории пациентов

Экология в Татарстане

Актриса Катерина Ковальчук пришла на Московскую Неделю моды без макияжа

Выиграй поездку на Like Party «ДЕВИЧНИК»

"Фортуна" на льду: как многодетная мама развивает уникальную хоккейную команду для слабовидящих детей

Гастроэнтеролог Садыков назвал 3 основные причины непреодолимой тяги к сладкому

Спорт в Татарстане

Вероника Кудерметова вышла во второй круг турнира WTA 1000 в Ухане

В тени победы Медведева над Циципасом: Эрика Андреева неожиданно выбила младшую сестру Мирру с турнира WTA в Ухани

Стали известны детали ДТП Промеса, Джокович превзошёл рекорд Надаля. Главное к утру

Александрова победила Кенин и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Ухани

Moscow.media

станция метро Кантемировская Москва

Розовая кисея...

Набор абитуриентов для обучения на прокурорско-следственном факультете Военного университета Минобороны России

Студенты тверских вузов погрузились в мир ИТ в офисе Axenix











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






В Казани сняли ограничения на работу аэропорта

Из-за ограничений в аэропорту Казани на запасные аэродромы ушли 6 самолетов

В матче Второй лиги судья не заметил, как нападающий забил гол рукой: видео

Гинцбург рассказал, что пациенты с меланомой первыми испытают вакцину от рака