Татарстан районында 11 яшьлек кыз шаурма ашаганнан соң үлгән
Татарстанның Тәтеш шәһәрендә 11 яшьлек кыз Ленин урамындагы бер кибеттән шаурма сатып ала. Ике көннән соң аның хәле начарлана, туганнарына күңеле болгануга зарлана, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.
Шуннан соң аны хастаханәгә алып китәләр – аңа токсикоз һәм шок диагнозы куела. Табиблар кыз баланың гомере өчен биш көн көрәшә, тик аны коткара алмыйлар – бала бүген төнге берләр тирәсендә үлә.
Кыз баланың вафатыннан соң әлеге кибетне җирле Роспотребнадзор тикшерә башлаган.
Шул кибеттән алынган шаурма