Булат Гатауллин: «Безнең буын эше өчен гонорар сорарга өйрәнеп кенә килә»
Кариев театрының иң танылган артистларының берсе – Булат Гатауллиндыр, мөгаен. Беренчедән, «Алтын битлек» алган «Рөстәм маҗаралары» спектаклендә уйнаган 2 актерның берсе ул. Мөгаен, Татарстан Республикасы Рәисе алдында төп рольне уйнаган беренче татар актеры да әле – Кариев театрының яңа бинасы ачылышында «Кролик Эдвард»ны уйнаган иде. 27 яшендә Ромеоны уйнап йөрүче артист та ул. Шәхсән минем өчен ул Кариев театры репертуарындагы «Гөлчәчәк» хоррор-спектакленең режиссеры буларак та кадерле. «Алтын битлек» алганда, сәхнәдән остазы – мәрхүмә Тәслимә Фәйзуллинаны искә алуы да җылы хисләр калдырды. Без аны быел киноактер буларак зур рольдә күрәчәкбез икән – «Гашыйклар тавы» фильмында төште. Боларның барысы да турында да – интервьюда.
Фото: © Рамил Гали
Булат, бер театр белгеченең «артисты – они святые» дигән сүзләре хәтердә калды. Сезнең халыкка бераз башкача – ташлама белән караргамы?
Артистның да төрлесе бар. «Театр – ул монастырь» дигән сүз дә бар инде. Тәслимә апа да безне шулай укытты: сәхнәгә урам аяк киеме белән кермәскә, сәхнә пәрдәсенә кагылырга ярамый. Болар барысы да – театрга хөрмәт билгесе. Әмма, артистларга изгегә караган кебек карагыз, димәс идем.
Ягъни, кайбер гамәлләрегез-кыланмышларыгызга ташлама белән карыйсы түгел, әйеме?
Бәлки, гамәлләре күпмедер аерыладыр. Әмма аларга башкача карарга кирәк дип уйламыйм. Алар да – гади кеше.
Әмма хислерәк. Депрессияләр булгалыймы?
Еш дия алмыйм, булгалый.
Ничек кичерәсең?
Башка кешеләр кебек.
Башка кешеләр ничек кичерә? Кешедән качасыңмы, дулыйсыңмы, дигәндәй.
Андый вакытта миңа ялгыз калырга ярамый, үземне кеше янына чыгарырга, ниндидер тусовкаларга барырга тырышам, племянниклар белән уйнап-шаярып онытылам.
Син хәзер режиссер да бит инде. Режиссер артисттан ниндидер сыйфатлары белән аерыламы?
Аерыла. Беләсезме нәрсә белән – үзеңне тотышың белән. Актер буларак, спектакль чыгарганда, үземә ниндидер эмоцияләргә бирелергә рөхсәт итәм. Нәрсәдер килеп чыкмавы да төрле эмоцияләрдә күренә ала. Режиссер булганда, эштәге авырлыкларга бәйле эмоцияләреңне артистларга күрсәтергә хакың юк: чөнки син – әйдәп баручы. Ниндидер проблемалар бар икән – декорация эшләнеп бетмәгәнме, кемдер сиңа аяк чаламы – берсен дә күрсәтергә ярамый. Син репетициягә яхшы кәеф белән килергә тиеш, начар кәеф белән киләсең икән, димәк, репетиция юк дигән сүз.
Аяк чалучылар белән ничек эшлисең?
Игътибар итмәскә тырышам.
Алар эшләргә тиешле эшне үзең эшлисеңмени?
Алар бит, киресенчә, син эшләмәсен дип тырыша.
Игътибар итмәгәннән проблема хәл ителәме?
Ителә. Андый очракта ике юл бар – психланып тикшерә башлау яки «рәхмәт, син миңа көчлерәк булырга ярдәм итәсең» дип матур итеп елмаю. Мин шул икенче юл белән китәм. Әлегә барып чыга, Аллага шөкер!
Соңгы премьерагызда – «Тау битендә сабантуй»да – мин сине беренче тапкыр булса кирәк, массовкада күрдем. Гел баш рольләр уйнап йөргән артист буларак үзең массовкада йөрүне ничек кабул иттең?
Массовканы бик әйбәт кабул итәм. Минем училищеда да баш рольләр күп иде, театрда да баш рольләрдән башладым. Аннары икенче план һәм эпизодик рольләр дә китте. Болар – артистны икенче яктан ачып карау.
Баш роль ул – зур дистанциягә чабу. Икенче план икән, дистанцияң кечкенәрәк, димәк, сиңа шушы вакыт эчендә үзеңне күрсәтеп өлгерергә кирәк. Массовкада бигрәк тә рәхәт – яхшы мәгънәдә җаваплылык юк. Әлбәттә, җаваплылык юк дип, теләсә нәрсә эшлисең дигән сүз түгел, болай да эшләп карый аласың, тегеләй дә эшләп карыйсың. Чөнки сәхнәне барыбер төп персонажлар алып бара, ә син шушы атмосфераны тулыландырасың гына. «Короля играет свита», син – свита.
Мин сине моңарчы массовкада хәтерләмим дә.
Ренат абый спектакльләрендә мин күбесенчә массовкада.
Нинди хайван идең әле?
Ат. Мин атларны яратам. Бер хыялым – атка атланып йөреп карыйсым килә.
Ренат Әюпов хәзер нишләп сине үз спектакльләренә төп рольләргә алмый икән?
Кирәк дәрәҗәдә талантлы түгел, димәк.
Синме?
Әйе.
Әйткәләшеп йөрмисеңдер бит?
Юк. Мин әйткәләшмим. Артист өчен бу – нормаль әйбер. Проектка алыну-алынмауны көтү тукталышта автобус көтү кебек: синең маршрут киләме-юкмы икәнен алдан белмисең бит – килергә дә мөмкин, килмәскә дә мөмкин.
Фото: © Салават Камалетдинов
Буа театрында спектакль чыгарып йөргәнеңне ишеткән идем (спектакль инде чыкты. Интервью алдарак алынган иде. – авт.). Әмма «куймыйча кайтып киткән» дигәнрәк имеш-мимеш тә ишетелде. Буа театры белән мөнәсәбәтләр тарихын кыскача гына әйтеп үтсәң иде.
Мөнәсәбәтләр бик әйбәт. Буа театрын да, артистларын да яратам. Мөнәсәбәтләр былтыр җәй театраль лабораториядә башланды. Мин анда Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» дигән әсәре буенча эскиз куйдым. Шуннан соң Раил абый балалар спектакле куярга чакырды: «Башта балалар спектакле эшләп карыйк та, бер-беребезгә туыр киләбезме икәнен карарбыз», – диде. «Пожарная команда» дигән спектакль чыгардык – уйнала, әйбәт бара. Без быел СТДдан грант откач, «Өянкеләр...»не дәвам итәргә булдык. Инсценировкасын Ләйсән Фәизова белән эшләдек. Рәссам – Дмитрий Солопов. «Рөстәм маҗаралары» да аның белән эшләнгән иде. Мин аны ут буенча да, рәссам итеп тә чакырдым.
Режиссура сиңа кызыкмы?
Әйе.
Артистлык белән икесе бергә бара алыр кебекме?
Миңа калса – әйе. Икесен бергә алып бару хәерлерәк тоела: артистлыктан да китәсе килми, үземне режиссурада сынап карау мөмкинлеге дә бар.
Бервакыт, Гүзәл Сәгыйтова театрдан киткәндә, «театрдан китәм» дигәнрәк пост язган идең. Бу – эмоцияләрне вакытлыча чыгару идеме, әллә чын күңелдәнме?
Чын күңелдән язганмындыр.
Ә нәрсә тотып калды?
Гүзәл Рәмзилевна белән сөйләшүдер.
Сүз профессиядән китү турында бара идеме? Әллә театрданмы?
Дөресен генә әйткәндә, ул халәт турында төгәл генә әйтә дә алмыйм. Ул вакытта ниндидер пауза кирәк булгандыр. Пауза алдым һәм...
Андый халәтләр булгалыймы?
Булгалый инде. Бу – профессиядән тую түгел, профессиядә булган ниндидер авырлыклардан арып китү, нәрсәнедер үзгәртә алмау. Башыбызда бит үзебез күрергә теләгән идеаль тормыш моделе – театр һәм андагы эш процессы нинди булырга тиеш дигән әйберләр бар. Алар чынбарлыкка туры килмәгәч, башта үзгәртеп карыйсың, үзгәртеп булмагач, «булмады бу» дисең. Хәзер... яшь тә бара бит инде?
Кит әле! Чынмы?
...тәҗрибә дә бар. Хәзер инде, ничек әйтим икән, яраклашу дия алмыйм, әмма «напролом» бармыйсың, дипломатия дигән әйбер барлыкка килә башлагандыр.
Сезнең театрда тыныч түгел шикелле... Ничек матуррак итеп әйтим икән... инде ничәнче директор алышына... Директор белән баш режиссер арасында каршылык булганда, теге якны яки бу якны алган артистлар була. Ә Булат бер якта да да түгел кебек...
Мин уртада. Мин иҗат ягында. Ниндидер авырлыклар бөтен эш урынында да бар. Андый вакытта эмоцияләргә китмичә, салкын акыл белән эш итәргә кирәк.
Интригалардан читтә калып буламы?
Була. Минем кечкенәдән үк дөреслек эзләү гадәте бар иде. Ул кайчакта ярдәм итә, киресенчә дә була. Нәрсәнедер дөрес түгел дип саныйм икән, мин фикеремне теге якка да, бу якка да әйтә алам. Кайсыдыр арбага утырам икән, шул уен кагыйдәләрен кабул итәргә туры киләчәк. Ә уртада булгач, иҗат хакына кайсы якка да борыла алам.
Теләсә кайсы арбага утыра аласың һәм төшеп тә кала аласың, әйеме?
Бер арбага да утырмыйм. Театр – ул иҗат урыны...
Ярар, арбаларга утырмыйча, җәяү барасың, димәк.
Үз арбаңны булдырасың, яки үз көймәңдә йөзәсең.
Булдырдыңмы соң аларны?
Бардыр инде күпмедер дәрәҗәдә.
Ә синең арбага утыручылар бармы?
Бардыр инде күпмедер дәрәҗәдә. Әмма минем андый максатым юк. Утырганнарны куып та төшермим.
Яңа директор көтәсез бит инде. Луиза Янсуар киткәннән соң «ИО» булган Искәндәр Вәлиев калсын, дип теләүчеләр бар иде. Яшермим, мин дә шулай булырмы әллә дип уйлаган идем. Ә син ничек уйлаган идең?
Мин Илнур Зөфәровичның килүенә шат. Ул – театр кешесе... Дөресен әйтәм, минемчә, театрга читтән килгән кеше кирәк иде. Искәндәрне без барыбыз да яратабыз, аның театрда үз урыны бар. Әмма бер коллективта бер баскычтан башкасына менү реаль әйбер түгелдер дип уйлыйм. Ә яңа кешене беркем дә белми, ул да беркемне дә белми. Бер-береңне яңадан ачып, бергә эшли башлыйсың. Миңа калса, безнең театр очрагында бу кулайрак.
Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» белән «Алтын битлек» алдыгыз. Күңел сиземләве булдымы? Сизендеңме битлек белән кайтачагыгызны?
Өмет бар иде. Ләкин спектакль аның өчен эшләнмәде. Чыкканда ук башка төрле туды ул. Бәлки, анда Альбина апа белән (Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина) икәү генә булгангадыр, бәлки, Тимур белән бик җылы мөнәсәбәттә эшләгәнгәдер... Бу спектакльне чыгару процессы яңадан актерлык мәктәбен узган кебек булды. Без бит инде ияләшкән: театрда музыка, утлар, видеопроекция китә, хореография... монда алар юк дәрәҗәсендә, монда бары тик Альбина апа һәм мин генә. Хәтта музыка да арттагы колонкалардан яңгырый, атмосфера биреп кенә тора. Актерлык профессиясенең базалары – күрәм, бәялим һәм әйтәм – яңадан искә төште кебек.
Жюрины нәрсәсе белән кызыксындырды икән спектакль – әсәр үземе, режиссурамы, әллә сезме?
Миңа калса, биредә барысы да бергә туры килде кебек. Бу җире әйбәтрәк, дип аерып әйтеп тә булмый. Бу – чын мәгънәсендә команда эше.
Шул заман патриотизмына күз ташлау...
Юк. Бу спектакль Гадел абый язып калдырган әйберләр генә түгел, биредә бүгенге караш та бар. Ул, сугыш чоры темасыннан чыгып, зуррак темалар күтәрәдер кебек. Миңа ул нәрсәсе белән кадерле дисәк, монда Гадел абый әсәре дә, улы Рөстәм абый тәрҗемәсе дә бар. Алар бергә тоташа да, минем өчен гасырлар аша диалогка әверелә. Бу – ата белән бала арасындагы диалог. Чыннан да шулай булган – Рөстәм абый гомере буе әтисен сагынып яшәгән. Аның истәлекләренә таянып, яңа сулыш өреп, тагын да киңрәк әсәр булып чыкты – шуның белән кадерле. Безнең, патриотик әсәр чыгарабыз да алга барабыз, дигән максат булмады. Безгә барыбызны да җылыта торган һәм барыбызны да берләштерә алырлык әсәр кирәк иде. «Бергә» дигән сүз дә анда рефрен белән кабатлана: «Әйдә, бергә куркабыз». Тимурның спектакль алдыннан әйткән сүзләре дә: «Давайте, побудем вместе». Миңа калса, «бергә» сүзе хәзер бик кирәкле.
Премьерадан соң, язучы оныгының, сәхнәгә чыгып, татарча бер сүз дә әйтә алмавы бөтен җылы хисләремне томалап куйган кебек булды. Язучы оныгы булып чыгып басасың икән, берничә җөмлә генә өйрәнеп килеп була иде. Бу мине генә борчыдымы? Мәсәлән, бу – сиңа барыбер идеме?
Ул көнне мин аңа игътибар итмәдем. Әлбәттә, мондый әйберләр борчый. Миңа да Казан театр училищесының рус бүлегенә керергә тәкъдим иткәннәр иде. Минем татар театрында эшлисем килде. Пафос булып яңгырарга мөмкин: ләкин мин миссия тоям. Татар театры яшьләрне үзенә гашыйк итәргә тиеш. Әйе, бу – авыр. Бу – рус театрында эшләүгә караганда авыррак. Чөнки балаларны һәм үсмерләрне татар театрына китерү – зур проблемаларның берсе. Шуңа да без заман белән бергә атларга тиеш. Без балалар белән бер телдә сөйләшергә тиеш. Вәгазь уку формасы китә икән, бала сине тыңламый башлый. Болай кирәк, болай кирәк түгел дию – балага кызык түгел, алай итсәң, тамашачыны югалттың, дигән сүз.
Син, училищены тәмамлагач, театрга эшкә килгәнсең, соңрак та Казан мәдәният институтында укыгансың, Мәскәү, ГИТИС, МХАТ дигән амбицияләрең булмадымы?
Училищены тәмамлагач та театрга килдем дә эшкә чумдым. ГИТИСка режиссерлык курсларына керү мөмкинлеге бар иде – Туфан Имаметдинов белән бу хакта сөйләштек тә. Ул, керсәң – «очно» гына кер, читтән торып укуның синең өчен мәгънәсе юк, диде. Хәзер театрда үз урыным, тәҗрибәм бар, гомумән, Казанда, Татарстанда. Мин 5 елымны яңадан башларга әзер түгел.
Яңа дөнья кызык түгелме?
Яңа дөнья кызык. Минем кечкенә генә хыял-максатларым бар. Бәлки, тормышка ашыр, Алла бирсә. Әлегә ул турында әйтмим.
Алдагы көнеңне Кариев театрында күрәсеңдер бит?
Әлегә – әйе. Дөнья хәлен белеп булмый. Хәзерге вакытта минем урыным – Кариев театрында. Әлегә минем Кариев театры белән бергә атлыйсым килә. Театрны үстерәсем килә.
Аның үстерү өчен нишлисең? Нәрсә күздә тотыла?
Тамашачы өчен уйныйм. Әле яңалыгым да бар – спектакль куяр өчен Казан мэриясе грантын оттым.
Тагын хоррормы?
Әйе. «Гөлчәчәк»не «Алтын битлек» жюриена күрсәткәннән соң, театр тәнкыйтьчесе Александр Вислов: «Театрлар бу жанрга алынмыйлар», – дип әйтте. Милли театрларда бигрәк тә. «Сез татар театрында яңа адым ясагансыз, яңа жанр тудыргансыз. Бу юлдан барсагыз, әйбәт булыр иде», – диде. Былтыр Туймазы театрында, Ркаил абый әсәрләренә таянып, мистик спектакль эскизы эшләгән идем. Миңа әлегә бу жанр бик кызыклы тоела.
Грант откан проектыңның нигезендә нинди әсәр ята?
«Шайтан һәм аның кызы» дигән татар халык әкияте.
Син театрыгыз репертуарыннан канәгатьме?
Бөтенесе ошамаска да мөмкин: кем баллы чәй эчә, кем балсызны ярата.
Рольләрдән баш тартканың бармы?
Юк. Артистның баш тартырга хакы юктыр дип уйлыйм. Дәүләт театрында эшлисең икән, спектакльдә уйнау – синең эшең. Яратасың килмәсә дә ярат!
Артистның репетиция барышында нәрсәдәндер баш тартырга хакы бармы? Чишенүдән, үбешүдән, әйтик.
Һәр артистның үз чикләре бар.
Ә синең чикләр кайда? Бөтен кушканны эшләп барасыңмы әлегәчә?
Режиссерга ышанасың икән, ул кушканны эшлисең. Ул әйткән гамәлдән башка спектакль берничек тә барып чыкмый дип саныйсың икән – ризалашасың. Башкача вариантларың бар икән – тәкъдим итәсең, чөнки син бит иҗатчы. Акыллы режиссер сиңа «юк» дип әйтми, артистка уңайсыз булуын тоя икән, «бәлки, болай эшләрбез» ди.
Нәрсәдән баш тарталасың?
Артист тормышы шуның белән кызыклы да – тормышта үзеңә рөхсәт итмәгәнне театрда рөхсәт итә аласың...
Кариев театрын балалар һәм яшүсмерләр театры дип карасак, сәхнәдә шәрә йөгерү куркынычы юктыр. Ләкин бит артист тормышы бер театр белән генә чикләнми.
Тулаем чишенүдән баш тартыр идем. «Ромео һәм Джульетта»дан соң 2 яшь журналист килде дә: «Сәхнәдә үбешүгә ничек карыйсыз?» – ди. «Шулай кирәк икән, нормально карыйм», – дим. «Ә сез 10 тапкыр үбештегез», – ди. «10 ук булмагандыр инде», – дим. «Булды, без санап тордык», – ди. Нәрсәгә кирәк бу?
«Ромео һәм Джульетта», режиссер – Илсур Казакбаев
Фото: © Абдул Фархан
Булат, ничек аңламыйсың: алар – синең фанатларың, һәм алар сине ошатып килгәннәр. Анысы башыңа да килмәдеме?
Юк... Минем яныма бит журналист килде. Мин аны журналист буларак кабул итәм. Аның сорауларын да шулай кабул иттем.
Журналистмы, түгелме, синең янга яшь кыз килгән. Журналистлыгын сәбәп итеп килгәндер...
Мин бит сәхнәгә чыгарга җыенып ята идем, ролем турында уйлыйм. «Нәрсә әйтергә теләде икән бу соравы белән» дип уйларга вакытым юк иде.
27 яшендә шуны аңламадыңмы? Бу – сиңа зур минус. Һәрхәлдә, журналист кына булса, артистның ничә тапкыр үбешкәнен санамас иде.
Бәлки, ул «татар сәхнәсендә ничек үбешәләр» дигән тикшерү эшләре алып барадыр.
Ул 10 тапкырны син бер спектакльдә үбешкәнсеңме соң?
Әйе. Шулай диде.
Исеңдә калдымы ул журналист кыз?
Танымыймдыр хәзер...
Бу интервьюны укыгач, тагын бер кат килер, бәлки. Килсә, башкача карарсыңмы?
Ярар.
Сине ошаткан икән, димәк, бу интервьюны укыячак. Синең «ярар»ны күреп, килеп чыгуы да бар. … Дәвам итәбез. Нәрсә уйныйсың килә?
Бәлки, бу – сәер яңгырар. Гадәттән тыш... тирән психологик... тискәре типажлы... наркоманмы шунда... алкоголик дисәм, алар күп уйналган инде...
«Зәңгәр»не дәме?
Юк, анысын юк.
Маньякны?
Бәлки, әйе.
Кемгә кызык икән ул алкоголик, маньяк? Һәрхәлдә, мин ул аудитория кешесе түгел, шуңа кемгә кызыклыгын аңлап бетермим.
Театр – ул тормыш. Менә шундый тормыш та бар, дип күрсәтә. Без барыбыз да, исерек кеше яныннан үткәндә, чирканып китәбез. Ә ничек барып җиткән ул шушы тормышка?
Без аны жәлләргә тиешме?
Миңа кызыклы ул кеше. Миңа, артист буларак, ул кызык.
Тамашачыга син аны күрсәттең, ди. Шуннан?
Һәрхәлдә без аңа башкача карый башлыйбыз.
Ә ни өчен аңа башкача карарга кирәк?
Чөнки ул да – кеше. Ул болай гына бөтен дөньясыннан баш тарткан да эчеп ята түгел бит. Бәлки, аның тормышында авыр ситуация булгандыр. Бәлки, аңа ярдәм итеп булгандыр, ә без ярдәм итмәгәнбез. Мин үтеп киттем, сез үтеп киттегез... Ә кемдер килеп: «Ничек хәлләрең?», «Бәлки, мин сиңа ярдәм итә аламдыр», – дисә...
Дигәнең булдымы?
Юк.
Хәерчеләргә хәер бирәсеңме? Тукай мәйданы станциясендә баян уйнаган абзыйга акча салып китәсеңме, мәсәлән?
Әйе. Биреп китәм. Чөнки ул хезмәт итә. Хәер сораучыларга ипигә сорасалар гына биреп калдырам. Хәтта, кибеткә кереп, үзем алып чыгып биргәнем бар. Эчәргә сораганнарын күрсәм – бирмим. Ә бит тормыш юлында адашып калган кешеләр бар.
Кыскасы, алкоголикларны жәлләп акча бирмисең, ләкин, аңларга тырышып, сәхнәдә күрсәтмәкче буласың.
Әйе, акча бирмим. Гаепләмим дә. Миңа аларның ни өчен шундый тормышка калуын аңлау кызыклы. Аның башка юлдан китү мөмкинлеге булганмы?
Кварталда мәчет янында гел бер апа утыра. Ул акча сорамый да, ләкин акча бирүләрен өмет итеп килә. Мин аңа садака биреп калдырам, кибеттән дә азык-төлек алам. Берсендә өенә дә озата бардым. Балаларым бар, ярдәм итмиләр, ди. Ул бит инде әйбәт тормыштан чыгып утырмый. Шундый тормышта яшәсә дә, ярдәм итмәгән улын яклады.
Әй, Булат, безнең хезмәт хакы белән күпме кешегә ярдәм итә алабыз инде? Кемгәдер ярдәм итмибез икән, бу – саранлыктан да түгел, ә аз акчага эшләвебездән. Акча темасына җиттек. Җитәме сиңа эшләгән акчаң?
...
Син, Казан малае булгач, әти-әниең белән яшисеңдер, әйеме?
Әйе. Әлегә. Әмма әти-әни минем зарплатамны белми, белсәләр: «Кит, улым», – диярләр иде. Шул вакытларын искә төшерәм дә, ничек калдым икән театрда, дип уйлыйм, андый акчага нормаль кеше эшләми.
Ипотека фатиры көтәсеңдер инде. Алгач, ипотека түлисең инде еллар дәвамында.
Әйе. Акча – четерекле әйбер инде. Ул беркайчан да, беркемгә дә җитми. Проектлар бар, Аллага шөкер!
Ягъни, тамада булып йөрмисең.
Юк.
Бу – принципиаль мәсьәләме?
Әйе. Әлегә. Чөнки минем әле балага подгузник аласым юк.
Тамадалыкка кимсетеп карауданмы бу?
Тамада – әйбәт профессия, акча китерә торган профессия. Ләкин минем табигатемә туры килми. Минем берничә тапкыр мәҗлесләр алып барганым булды. Әйбәт алып барам кебек. Ләкин андый әйберләрне яратмыйм: артист буларак та, кунак буларак та яратмыйм. Кемдер сөйләгәндә һәм җырлаганда, калганнар ашап-эчеп утыра, аннары монысы болай, тегесе тегеләй булмады дигән сүзгә кайтып кала.
Синең ул сүзләрдә ни эшең бар, акчаңны аласың да китәсең. Сүз сөйләүчеләр бушка сөйләнеп калалар.
Ул минем табигатемә туры килми.
Акча темасына кайтыйк. Проектлар бар дидең – үзең уйлап табасыңмы әллә чакыралармы?
Чакыралар, Аллага шөкер!
Синең төрле тәкъдимнәр өчен бәяң бармы инде?
Проектка карап. Кызыклы икән...
...почти бушка эшлисеңме?
Әйе, алай да риза.
Ә «позорный» проектларга? Акча хакына...
«Позорный» проектларга беркайчан да бармыйм. Тәслимә апаның башта сеңеп калган бер фразасы бар: «Акчаны ашап бетерәсең, ә позоры кала». Андый әйбергә беркайчан да бармаячакмын, Алла бирсә. Нинди генә авыр ситуацияләр булса да. Андый проектларга күңел тоемлавы була ул, аяк та тартмый. Минем өчен акча беренче урында булмады.
Чөнки подгузник кирәкми...
Ул вакыт инде башкача уйлый башлыйсың. Сиңа нәрсәдер кирәк икән – барыбер ниндидер ишекләр ачыла. Моны сизгәнем бар. Мин Аллаһка ышанам – ул барыбер ярдәм итә.
Булат, гафу ит, әлегәчә подгузник нигә кирәкми соң инде ул?
Һаман да подгузник тирәсендә әйләнәбезме?
Юк, мәхәббәт тирәсендә ич бу юлы.
Кеше табылмавына бәйле.
Үзең гаепле. Чөнки синең сәхнәдә 10 тапкыр үбешүеңне санап торган кызларга күңел күзең белән карамыйсың.
Дөресен генә әйткәндә, мин хәзер гаилә өчен әзер. Өй җылылыгы, хатын җылысы, өйдән чыгып киткәндә бала елап калуы, арып эштән кайтканда кемнеңдер каршы алуы кирәклеген аңлый башладым.
Кызлар укырлар, дип өметләник. Дәвам итәбез: яңа грантка спектакльне Кариев театрында куячаксыңмы?
Әле Илнур Зөфәрович белән сөйләшенмәгән. Ләкин театр килеп төшкән грантка каршы килмәс, дип уйлыйм.
500 мең сум спектакль чыгарырга җитәме?
Театр да ярдәм итәр, дип ышанам.
Уйлап карасаң, хәтта гонорарга да җитмәскә мөмкин. Аз сорагансың.
Смета төзедем – җитә. Команда бар, Аллага шөкер! Смета 500 мең икән, беркемгә дә 100 мең түли алмыйм, кызганычка. Команда шуңа риза.
Үзеңә каламы соң?
Бераз кала инде. Үземә башкалардан күбрәк язмадым. «Гөлчәчәк»не мин, гомумән, үз акчама чыгарган идем. Иң мөһиме: ут куючы Дима да, хореограф Лена да бушка эшләделәр. Дуслык! Акчасыз проектлар турында сөйләштек бит алдарак: сорасалар, мин дә риза булам. Чөнки, беренчел – иҗат. Проектка ышанасың икән, алынасың.
Син чыгарган «Гөлчәчәк» спектакленең башта Кариев театры репертуарына алынмавы көтелмәгән хәл булдымы?
Нишләп көтелмәгән? Бик табигый булды. Ул бит минем диплом спектакле иде. Мин комиссия турында да уйламадым. Артистлар белән күрешкәч: «Сезнең белән яратып иҗат итәсем килә», – дидем. Мин кемнәрнеңдер каршы килүе турында уйласам, бернәрсә эшли алмас идем, ярты энергиям шуңа китәчәк иде. Ә без иҗат белән шөгыльләндек.
Син кинода да шактый төштең. Нык аерыламы кинода төшү? Кинода да театр артисты булып калмас өчен нишлисең?
Мин театрда да артык ясалмалылыкны яратмыйм...
Ягъни, пафослырак театрларда эшли алмас идең... Әйтик, башкорт театрлары, Уфа «Нур» театры да шактый пафослы.
Минем Уфа «Нур» театрына китү хыяллары бар иде. Ә пафосны гомумән яратмыйм. Театрда да «киношный» уйныйм кебек. Миңа кинода рәхәт. Кино – ул тормышчанлык. Анда җиңелрәк тә. Театрда сине күрсеннәр өчен, зур ишарә ясарга тиешсең. Ә кинода күзеңне ачып-ябып алсаң да эмоцияң күренә.
Быел синең катнашыңда «Гашыйклар тавы» (режиссер – Салават Юзеев) чыга. Ролең зурмы?
Әйе, төп геройның яшь чагы. Минемчә, ул соңгы елларда бездә төшерелгән иң көчле фильмнарның берсе булырга тиеш.
Хәзер аны Айдар Җаббаров «Нур»да куеп ята. Бу әсәргә кинәт игътибар нәрсәгә бәйле дип уйлыйсың?
Ишетмәгән идем Уфада куелуын. Бәлки, Айдар да укыгандыр. Чөнки мәктәп программасында ул – иң истә калган әсәр иде.
Синең өчен анда нәрсә беренчел: экологияме, әллә...
Минем өчен мәхәббәт һәм тугрылык – беренчел. Әсәр ярату турында.
Ярату турында әсәрләрдән күп әйбер юк. Шуларның берсемени? Миңа шәхсән экология темасы булуы белән кадерле. Тугрылык... Вәгъдә... Син – сүзеңдә торучан кешеме?
Сүз бирәм икән, мин аны башкарып чыгарга тиеш. Мәхәббәттә, бәлки, алай булмыйдыр. Чөнки иртәгә кемне очратасыңны бүген белеп булмый.
Сүздә торам дигәннән, безнең интервью күптән буласы иде, ләкин сузылды да сузылды.
Мин, Луиза Николаевна киткәч, сезне шул турында да сорар дип, башта дәшми тордым...
Хәзер сорыйм – борчылдыңмы ул киткәнгә?
Луиза Николаевна белән матур юл узылды. Ул эшләгән дәвердә матур спектакльләр чыкты. Ләкин театр – тере организм, һәм аның үзгәрүе, миңа калса, табигый. Хәзер минем сигезенче сезон китә. 7 ел эчендә дүртенче директорым була. Алда тагын күпме булыр... Мин моңа нормаль карыйм.
Директорлар рейтингыңда Гүзәл Сәгыйтованың беренче булуын сорамыйча да чамалыйм.
Әйе.
Әйдә, Гүзәлне мактыйбыз. Нәрсәсе белән ул яхшы директор булды? Башка җитәкчеләр өчен лайфхак та булыр.
Гүзәл Рәмзилевна театрга килгәч, кинәт «скачок» булды. Театраль лаборатория башланды, төрле режиссерлар килеп куя башлады: артист өчен бу – бик мөһим, чөнки бер казанда кайнап ятасың да, сиңа башка тормышны күрсәтәләр. Бу бик нык сизелде.
Димәк, Гүзәлдән соң килүчеләр тагын да зуррак «скачок» ясарга тиешләр.
Бәлки...
Чакырылган режиссерлар дигәннән, сиңа сезнең «Матурлык» спектакле ошыймы? Беләм, син анда катнашмадың. Артистлар уены турында сүз бармый. Концепциясе, мәгънәсе, диюем.
Концепциясе кызыклы аның. Режиссерның актерлар белән төгәл эшләве дә күренеп тора. Җентекләп эшләнгән. Визуал буенча да матур спектакль. Ләкин минем өчен нәрсәдер җитеп бетмәде кебек. Мин аны аңлата да алмыйм.
Әсәрдән бик ерак китәргә ярыймы?
Ярыйдыр дип уйлыйм. Режиссерның әйтергә теләгән сүзе бар икән...
Бар идеме соң ул?
Бардыр инде. Куйган бит. Әйтер сүзе булмаса, режиссер алынмый.
Гонорар сәбәп була алмыймы?
Бу очракта мин аны гонорар өчен эшләгәндер дия алмыйм. Бездә килгән режиссерларны гаепләү бар: шабашниклар, диләр, килделәр дә акча эшләп киттеләр, диләр. Безнең театрда бик күп чакырылган режиссерлар белән эшләгән актер буларак әйтәм: беренчедән, килгәнче, татарлар, татарларның театры турында мәгълүмат укыйлар, процесс вакытында бездән сорашалар, күбесе татар телен дә өйрәнә башлый. Алар ниндидер сүзләр запасы белән кайтып китә. Шабашниклар бит алар сразу күренә. Мәсәлән, чакырылганнарның күбесе төрле милли театрларда эшли, димәк, проблемалары безнеке белән тәңгәл килә. Мәсәлән, Сойжин Жамбалов Бурятия театрында эшли, безнең проблема аларда да бар. Димәк, ул бездә дә сыйфатлы спектакль чыгарачак. Шуңа күрә мин килгән режиссерларга тел тидермәс идем. Артистлар өчен ул – зур тәҗрибә.
Булат, Камал театры кастинг уздыруы турында игълан итте. Барып карарга ниятең юкмы?
Беләм. Миңа бу турыда күп кеше язды. Сорап яздылар. Кариев театрын калдырасым килми. Мин Кариев театрында эшли башлагач та: «Бераз эшләгәч, Тинчурин яки Камалга барырсың», – диләр иде. Беркайчан да Кариев театрын ниндидер этап, башка театрга баскыч дип санамадым. Кариев театрының Татарстан һәм Россия театрлары картасында үз урыны бар. Мин аны бик яратам.
27 яшьлек кеше өчен ТЮЗ әйбәт инде, ТЮЗ тамашачысы өчен дә 27 яшьлек чибәр егет бик әйбәт. Әмма яшьлек уза да китә, 50 яшемдә куянны уйнап йөрермен, дигән курку юкмы әле?
Ни өчен без ТЮЗга шулай карыйбыз?
Мин уйлап тапмаган ул карашны, мин – шул сорауны бирүче генә.
Әйе, ул караш бар. Ул бит дөрес әйбер түгел. Курчак театрына шулай «бә-бә-бә», «мә-мә-мә» дигән карашка ияләшкән идек. Илгиз абый Зәйниев килде дә (Илгиз Зәйниев – «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе. – авт.) Курчак театрының болай да булу мөмкинлеген күрсәтте. ТЮЗ – балалар һәм үсмерләр театры, ул куяннар һәм аюлар турында театр түгел.
Нәрсә турында?
Балалар һәм үсмерләр белән бер телдә сөйләшү.
Кейт Камилло. «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте», режиссер – Ренат Әюпов.
Фото: © Рамил Гали
Удмуртиянең Глазов театрының баш режиссеры Дамир Сәлимҗанов миңа интервьюсында балалар өчен спектакльләргә җитди каравын, ә үсмерләр өчен бу чорда спектакльгә караганда бер-берсе белән мөнәсәбәтләр кызыграк, дигән иде. Алар үзләре спектакль чыгаралар да үзләре карыйлар. Бу – байтак еллар элек булган сөйләшү иде инде, фикер үзгәрергә дә мөмкин. Ә синеңчә, үсмерләргә театр кирәкме?
Кирәк, әлбәттә. Балачакта театрга йөрделәр дә, үсмерчакта йөрмәделәр дә, аннары яңадан йөри башлыйлармыни? Бер өзелсә, йөрми бит инде алар. Бала яшьтән театрны ярата икән, ул прививка кебек. Театрсыз яши алмый. Минем танышларымның, туганнарымның, дусларымның үсмер яшьтәге балалары бар. Бу яшьтә театр бигрәк тә кирәк. Чөнки театр ул дөреслек урыны, ул – тормыш. Алар, тамаша залында утырып, үзләренең ялгыз булмавын аңларга тиеш. Үзләрендә булган авыр ситуацияләрнең башкаларда да булуын күрәләр, ялгыз булмауларын тоялар. Бәлки, алар театр аша чишелеш табар. Бәлки, сорау белән кайтып китәр дә, әти-әнисе белән җавап эзләр. Шуңа ТЮЗларда гаилә белән карау өчен спектакльләр бик яхшы үтә – үсмер әти-әнисе белән килә дә, гаиләдә бергә фикер алышырга мөмкин.
Үсмерләр әти-әни белән йөрергә яратамы?
Күп андыйлар. Без «Мио...» белән гастрольләргә барган идек – балалар әти-әниләре белән алдан әсәрне укып килделәр.
Андыйлар, күп булса, 2 проценттыр, я 3...
Архангельскида бик күп иде андыйлар. Әллә ул шундый регион булдымы? Анда балаларны әти-әниләре артистларга чәчәк бирергә өйрәтәләр.
Казанда күпме андыйлар?
Казанда да бар. «Апуш»лар күп, мәсәлән. Алар әти-әниләре белән киләләр.
Алар – 200 бала.
Хәзер арта. Менә аю-куян дидегез. Бер елны, «Арлекин» фестиваленә баргач, 70тән узган апалар аю-куян киемнәрендә шундый ихлас уйнадылар. Алар шушы образларда яшьлекләре белән хушлашалар. Шушы яшьтә дә куянны уйныйм дип, кимсенмичә, сәхнәгә чыкканнар. Мин сокланып кайттым.
«Теремок» әкиятен чыгарсагыз, кайсы хайванны уйнар идең?
Теләсә кайсын. Алар барысы да кызыклы. Спектакль чыгару – эзләнү бит ул. Иң мөһиме – эзләнү.
Ягъни, гомерең буе балалар бакчасында «Теремок»ны уйнар идеңме?
Балалар бакчасына барасы килмәс иде. Без инде ул этапны үттек. Мин театрга килгәндә, әле садикларга «выездлар» бар иде. Телисеңме-теләмисеңме…. алай йөреп, артистның дәрәҗәсе төшә. Чөнки, беренчедән, залга декорацияләр сыеп бетми, икенчедән, ут мөмкинлекләре дә бүтән төрле, гомумән, атмосфера югала. Мин садиклардан балаларның театрларга килүе яклы. Безнең «Бәхетле көнем»не садикларга алып барырга бик теләгәннәр иде. Ләкин режиссер белән дә, үзебез дә моңа каршы чыктык: «Стационарда уйныйк, театрга килсеннәр», – дидек. Чөнки могҗизасы югала.
«Бәхетле көнем», режиссер – Екатерина Гороховская.
Фото: © Салават Камалетдинов
Сине урамда таныйлармы?
Таныштыргалаштыргалыйлар.
Кариев театрын бөтенләй белмәүче кешеләрне күрсәң, кыен булып китәме?
Андыйлар да булгалый. Моны нормаль кабул итәм. Мин аларга театр турында сөйлим, һәм алар йөри башлыйлар. Театрга гашыйк булалар.
Булат, син нинди гаиләдән?
Тулы гаиләдән.
Анысын сорамыйм, иҗади гаиләдәнме, димәкче идем.
– Әти минем гомумән иҗади кеше түгел, ул аны аңламый да. Мине телевизордан күрсәтсәләр, бик сөенә, театрга килеп, бер спектаклемне дә караганы юк. Үземнең дә чакырганым юк. Әни театрга килә. Минем бу профессиягә кереп китүем өчен әнигә рәхмәт. Балачакта төрле түгәрәкләрдән башым чыкмады: музыка мәктәбе, хореография, оркестр – әни бөтен җиргә йөртә иде. Әнием җырлый, дәү әнием дә җырлый иде, дәү әтием баянда уйный иде.
Әти-әниең кай яктан?
Әни Апас районының Сатмыш авылыннан, балачагым шунда узды. Әти Норлат районыннан.
Мишәрлек бар алайса синдә?
Әти мишәрчә сөйләшми. Ә менә мишәр характеры, бәлки, миңа тормышта ярдәм итәдер.
Мишәрлек дип, кайсы сыйфатыңны саныйсың?
Яхшы мәгънәдә табигый усаллык. Каршы килә белү, үз сүзеңне әйтү.
Музыка мәктәбендә укыдым, дидең. Җырлы рольләреңне хәтерләмим.
Мин музыка мәктәбендә балалайка классын тәмамладым..
Татарның виртуоз балалайкачысы Рәфыйк Таҗетдинов бар иде, мәрхүм, кабер ташына да граниттан ясалган балалайка беркетелгән.
Белми идем.
Өеңдә балалайка бармы соң?
Юк шул. Булса уйнар идем. Укыганда музыка мәктәбе инструменты белән өйрәндем. Музыка мәктәбен тәмамлаганнан бирле кулга алганым юк. Мин берәр спектакльдә балалайкада уйный алыр идем. Бу – хыял.
Хыялыңны ишетеп алып, берәр меценат бүләк итмәсме икән... Җырлый беләсеңме, дип, шуңа соравым – Музыка театры дип хыялланабыз бит инде. Музыкаль театр ачылса, сине чакырсалар, күчәр идеңме?
Мине ниндидер проектка чакырсалар, ризалашыр идем. Театр дөньясы шуңа бара. Чакырылган актер буларак барыр идем.
Бара да, барып кына җитә алмый әле шуңа.
Барып җитә ул кайчан да булса.
Син җитәкче була алыр идеңме?
Була алыр идем. Миндә бар андый омтылыш.
Җитәкче була алсаң, җавап бир әле, алайса – тамашачы аз килгән спектакль булса, сәбәбен нидән күрәсең: 1) маркетинг бүлеге начар эшли, 2) начар спектакль куелган яки 3) тамашачы Тямайга йөри, театрга килми. Әллә үз вариантың бармы?
Дүртенче вариант.
Нинди?
Ләкин җавабын белмим. Төрле ситуацияләр була. Кайчакта театр эшләп бетермидер, бәлки. Комедияләргә күбрәк сатыла инде – анысы сер түгел. «Рөстәм маҗаралары»на яки «Озын-озак балачак»ка, әлбәттә, авыррак сатыла. Тырышыбрак сатырга кирәк.
Димәк, беренче вариантка табарак ишарәлибез.
Шулай булып чыга инде.
Комедия дигәннән, син уйнаган комедияләрне искә төшерә алмыйм.
«Шайба...»да (Татарстанның халык язучысы Камил Кәримов пьесасы буенча Ренат Әюпов куйган «Шәй-бу, шай-бу» спектакле. – авт.) уйныйм. Тамашачы яратып йөри.
Комедиядә уйнарга яратасыңмы? Кеше көлдерә беләсеңме?
Кеше көлдерәм дип көлдерергә яратмыйм. Театрны теләсә кайсы юнәлештә, теләсә кайсы жанрда яратам. Югары дәрәҗәдә әйбәт эшләнгән икән, комедияне түбән жанр дип санамыйм.
Образдан чыгасы кыен булган спектакльләр бармы?
Образдан чыгасы, димәс идем, «Рөстәм маҗаралары»ннан яки «Озын-озак балачак»тан соң үзеңә кайту авыр. Ә «Ромео...»да физик һәм мораль яктан нык арысам да, үземә тиз кайтам. Режиссер Илсур Казакбаевка да, хореограф Ольга Даукаевага да бик зур рәхмәт – безнең дискотека форматындагы поклон бар. Чыгып бетмәгән эмоцияләрне шунда чыгарып бетерә алам – шуңа спектакльдән иркен сулап чыгам. Ә кайсыдыр спектакльләрдә чыга алмаган күз яшьләре тыгылып кала. Андый чакта ялгызым калып утырып торам.
Ул вакытта теге журналист кызлар керә аламы?
Керсәләр – әйбәт. Онытыла алам алар белән аралашып.
Ого! Кызларга лайфхак – җитди спектакльләрдән соң, Булат янына гримерныйга керә аласыз. Сорауның нинди булуы мөһим түгел, иң мөһиме – керегез дә сөйләштерегез.
Мин журналистларның спектакльдән соң килүләрен яратам. Спектакль алдыннан килүләрен яратмыйм. Спектакль башланырга ярты сәгать кала үземне көйли башлыйм, догалар да укыйм. Һәр спектакль өчен үз ритуалым бар. Төрле спектакль өчен төрле хәрәкәт булырга мөмкин. Ул вакытта каршыма очраган кеше белән, кем генә булмасын, исәнләшмәвем дә мөмкин. Мәсәлән, «Бәхетле көнем»дә тамашачыны каршы алабыз – бу үзенә күрә спектакльгә керү.
«Ромео...»да нинди ритуал?
Әйтмим, ул бит минеке генә. «Ромео...» алдыннан «хулиганю» – шуны гына әйтә алам.
Татар журналисты белән татар артисты милләт темасына да сөйләшергә тиештер. Киләчәктә татарча спектакльләрне караучылар булырмы, дигән курку бармы? Иң чиктә сез торасыз бит, Камаллар һәм башкалар әле сезнең артта.
Борчылулар бар. Менә шуның өстендә эшлибез инде. Татар театрына балалар йөрсен өчен, конкуренциядә җиңә алсын өчен, алар рус телле спектакльләрдән 2-3 баш өстен булырга тиеш. Хоррор куярга алынуым да Булатның хоррор куясы килүеннән генә түгел бит инде, балаларны җәлеп итәргә тырышуның бер ысулы. «Гөлчәчәк»не карагач: «Ничего себе! Татарская народная сказка может быть такой крутой чтоли?!» –диючеләр бар. Ул бала татар театрына килергә ярый икәнен аңлый. Дусларына сөйли. Югыйсә татар театры турында «җырлы-моңлы, туда-сюда» дигән күзаллау бар.
Театр бала белән әдәби телдә сөйләшергә тиешме, әллә алар сөйләшкән ярым-йорты телдәме?
Ярым-йорты телдә сөйләшергә ярамый. Матур, чиста әдәби телдә сөйләшергә кирәк. Безнең «Озын-озак балачак»та Мостай Кәрим теле сакланган. Әлбәттә, ул авыр. Ләкин минем ул спектакльдә ул телдән ничек рәхәтләнгәнемне белсәгез! Беркем дә алай язмый хәзер. Ләкин балалар тыңлый бит. Ниндидер спектакль өчен махсус кирле-мырлы сөйләшү кирәк икән – андый очракта мөмкин.
Балаларга спектакль чыгару өчен зуррак акчалар бирелсен иде. Хәзер баланы экономвариант белән кызыктыруы авыр.
Аз акчага да чыгарып була. «Гөлчәчәк» чыкты бит. Команда көчле булса, теләк булса, әйтер сүзең булса, эшләп була.
Сүз уңаеннан, «Гөлчәчәк»нең билетлары уртача бәядән кыйммәтрәк икән. Бу бик яхшы – моны уңай мисал итеп китерүем.
Ул бит фикер алышып чәй эчү белән. «Арттырыйк», – дип, директорга кергән идек.
Аны арттырганнан сиңа файда бармы соң?
Миңа – юк. Мин аның режиссурасы өчен гонорар да алмадым хәтта. Ул диплом эше иде бит.
Театрга бүләк иттең алайса?
Әйе инде. Аның белән театрда зур акча эшли дип уйламыйм. Фойеда куелгач, 40 кына тамашачылык бит ул.
Театр аның өчен бер тиен акча кертмичә генә 40 билет саткач – әйбәт инде.
Мәтрүшкәле чәй эчерәбез.
Мәтрүшкә кыр тулы. Спектакль өчен гонорар да алмау дөрес түгел.
Өйрәнә башларга кирәк инде сорарга. Әкрен генә өйрәнәм.
Үзен бәяләү буенча мастер-класс уздыра алырлык иҗатчылар бар ул бездә, исемнәрен әйтеп сөйләшмәсәк тә.
Безнең заман яшьләре хәзерге яңа яшьләрдән аерыла. Хәзергеләр үз дәрәҗәсен туганнан ук беләләр. Безне, булганына шөкер ит, дип тәрбияләделәр. Бирсәләр – ал, бирмәсәләр сорама. Хәзерге яшьләр, проект тәкъдим итсәң, алдан гонорарын сорый. Бу – нормаль хәл. Без әле моңа ияләшеп кенә киләбез. Гонорарны мин иң соңыннан сорыйм, кайчакта сорамыйм да.
Бу теманы сөйлисе килмәс иде, дигән темаң бар идеме килгәндә?
Юк, мин бөтен темага да ачык. Сорау ошамаса да, әйләнгәләп булса да җавап бирәм.
Анысына игътибар иттем. Рәхмәт. Уңышлар!
«Гөлчәчәк», режиссер – Булат Гатауллин.
Фото: © Рәмис Нәҗмиев