Другие новости Казани и Татарстана на этот час

«Тәвә кошы кебек, барысын да йоталар»: Табиб балалар эчендәге табылдыклар турында

Бәхәстә җиңелеп, кадак йоткан

Күптән түгел социаль челтәрләрдә корсак куышлыгында аркылы яткан гаять зур кадак сурәтенең рентген фотографиясе таралды. Гадәттән тыш хәл Әлмәттә 3 яшьлек малай белән булган: уен вакытында ул кадак йоткан һәм бу хакта әнисенә әйткән.

Баланы балалар хастаханәсенә алып килгәннәр, тикшерү вакытында кадакның уникеилле эчәктә булуы ачыкланган. Табиблар аны ашказанына «этеп чыгарган», ә аннары шуннан алганнар.

Фото: © rt-online.ru

Табиб-хирург, Республика балалар клиник хастаханәсе эндоскописты Алексей Львов әйтүенчә, сабыйларның һәм өлкәнрәк балаларның кадаклар һәм энәләрне йотулары сирәк күренеш түгел.

– Бервакыт безгә бер яшүсмер малай килде, ул дуслары белән «кадак йотам» дип бәхәсләшкән, һәм моның өчен аңа берничә мең сум акча бирергә вәгъдә иткәннәр. Ул кадакларны йоткан, моның өчен аңа беркем дә акча бирмәгән, кадаклар стационарда күзәтү астында организмнан үзләре чыкты. Энә һәм кадаклар белән хәл шундый: алар никадәр генә куркыныч күренмәсен, әгәр ашказаны белән уникеилле эчәкне узсалар, кагыйдә буларак, тышка үзләре табигый юл белән чыгалар. Тагын бер очрак: безгә теш табибы тешләрен дәвалаганда каналларны юу өчен насадка йоткан бер кыз килде. Ул да табигый юл белән чыкты, – дип сөйли табиб.

Табиб магнит һәм батарея ише әйберләр йоту аеруча куркыныч булуын әйтә.

– Иң куркыныч тема – магнитлар. Шарлы магнитлы конструкторлар бар, һәм балалар бу магнит шарларын йоталар. Әгәр бер генә магнит эчкә эләксә, бу әле алай ук куркыныч түгел. Ә менә берничә булса, алар эчәклек аша үтү процессында бер-берсенә тартылалар, эчәклек өлешләрен бер-берсенә ябыштыралар, оксидлашып, эчәклектә тишек хасил итәләр, – дип сөйли ул, – Шулай ук безнең куркыныч дошманнарыбыз – кечкенә түгәрәк батареялар. Балалар корсагында гади батареяларны да очратабыз. Аларның зурлыгы балаларны куркытмый, алар, тәвә кошы кебек, барысын да йота. Батареялар тиз арада үңәчне, ашказанын пешерә. Аларны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә алырга кирәк. Бервакыт мине төнлә шундый пациент янына чакырдылар, ул батареяны йоткан вакыттан алып тикшерүгә кадәр 2-3 сәгать үткән иде, һәм пешү җәрәхәте шактый зур иде инде.

«Пятерочка»дан тәңкәләр һәм күз тиюдән саклаучы амулетлар

Алексей Львов сүзләренчә, соңгы елларда балалар иң күп йоткан әйбер – «Пятерочка» кибетләрендә бүләк итеп бирелгән 10 тиенлек тәңкә зурлыгындагы пластик тәңкәләр.

Фото: © rt-online.ru

– Аларны кечкенә сабыйларның гына түгел, өлкәнрәк – 5-6 яшьлек балаларның да эчендә табабыз. Ни өчендер алар бу тәңкәләрне йота. «Нигә йоттың?» – дип сорыйсың, «белмим, йотасы килде» дип җавап бирәләр. Шул ук вакытта балалар һәрвакытта да булган хәл турында әти-әниләренә сөйләми. Безгә 5 яшьлек кыз килгән иде, ул джинс чалбардагы металл төймәне йоткан, беркемгә дә берни әйтмәгән. Ә бер айдан соң аны, йөткерүдән зарланып, поликлиникага алып киләләр. Рентген ясаганнар һәм үңәчтә эре чит әйбер күргәннәр, бу төймә өстенә инде тукыма үскән иде, аны алу бик авыр булды. Нәтиҗәдә кызның үңәче тарайган иде, аны аннары киңәйтергә туры килде, – дип искә ала хирург.

Фото: © rt-online.ru

Табиблар балалар эченнән һәм сулыш юлларыннан алынган барлык табылдыкларны коллекция итеп җыя, кыйммәтле алкалар һәм балдаклар исә хуҗаларына кайтарыла. Коллекциядә бөтенләй гадәти булмаган предметлар да бар. Мәсәлән, 4 яшьлек баланың эченнән флешка алганнар. Предметларны эндоскоп – көпшә ярдәмендә чыгаралар, кайчакта бу – наркоз астында, кайчакта наркозсыз башкарыла.

– Балалар эчендә күз тиюдән саклаучы амулетлар, брошка рәвешендәге зәңгәр «күзләр»не күргәч, ирония белән «амулет ярдәм итмәгән» дибез, – дип елмая ДРКБ табибы.

Чикләвек – балалар ризыгы түгел

Ашарга яраклы әйберләр дә балалар өчен куркыныч булырга мөмкин. Мәсәлән, сабыйлар еш кына чикләвек һәм көнбагыш белән тыгыла, бу продукт кисәкләре бронхларга, трахеяга эләгә ала.

– Шушы көннәрдә генә районнан бронхларына арахис кисәкләре эләккән бер баланы алып килделәр. Чикләвекнең бер кисәген үзәк район хастаханәсендә алсалар, тагын берсен без алдык. Аннары, өченче кисәкне алу өчен, тагын 1 атна лайлалы тышчаның төзәлүен көтәргә туры килде. Без һәрвакыт «кечкенә балаларга чикләвек бирмәгез!» дип әйтәбез! Беренчедән, бу – көчле аллерген, икенчедән, арахис бала өчен бернинди туклыклы үзлекләргә ия түгел, – дип кисәтә табиб. – Икенче очракта 3 яшьлек малай пилмән белән тыгылган. Ул ашап утырганда, кемдер ишеккә шалтыраткан, бала урындыктан сикереп торган һәм пилмән сулыш юлларына эләккән. Ниндидер могҗиза белән аны хастаханәгә кадәр китереп җиткергәннәр, аның бөтен трахея юлы тулысынча фарш белән тыгылган иде. Бу вакыт эчендә ул ничек сулаган, аңлашылмый. Бәхеткә, исән-имин чыкты.

«Ата-аналар тынычланырга тиеш түгел»

Республика балалар клиник хастаханәсе табибы кисәтә: бала организмына кергән чит предметны уңышлы алсалар да, бу гадәттән тыш хәл эзсез генә узмаска мөмкин. Магнит, батареялар һәм башка чит предметлар зыян салган урыннарда яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә ата-аналарга балаларын игътибар белән күзәтергә кирәк.

– Ничек кенә баналь булмасын, бу күңелсезлекләр ата-аналарның балаларын карап җиткермәүләре аркасында килеп чыга. Бездә бу өлкәдә кануннар да шактый йомшак, – дип саный Алексей Львов. – Көнбатышта, мәсәлән, баланың 3 тапкыр хастаханәгә эләгүеннән соң, билгеле бер вакыт дәвамында ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсен күтәрәләр. Аңлашыла, һәр нәрсәдә аек акыл булырга тиеш: бала егылмыйча гына йөрергә өйрәнмәячәк, әмма ата-аналар зур бәла-казаны кисәтү өчен һәрвакыт янәшәдә һәм уяу булырга тиеш. Минемчә, җитди суммада штраф салу һәм балага хокуклардан мәхрүм ителүдән курку ата-аналарда җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итә алыр иде.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

АЗЕРБАЙДЖАН. Заявку Азербайджана на членство в БРИКС могут рассмотреть в октябре

Массовый сбой: почему перестали работать Telegram, WhatsApp* и другие сервисы

Полные ведра грибов за десяток минут: опытные грибники скрывают эти уловки

«Простой человек явно рискует» // Дмитрий Дризе — о новых мерах в отношении релокантов-правонарушителей

Музыкальные новости

Сотрудник СЛД «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» награжден знаком «За безупречный труд на железнодорожном транспорте 40 лет»

Путину показали детский клинический центр в Красногорске. Как это было

Собянин сообщил о сбитом беспилотнике в Подольском городском округе

Возвращение блудного сибиряка: на ТНТ выходит продолжение комедии «Просто Михалыч» с Владимиром Епифанцевым

Новости Казани

Груз и ответственность: дрон «Сверчок» поможет эвакуировать раненых

«Уровень российского волейбола хороший даже в условиях санкций»

В Мурманске завершилось первое мероприятие-спутник IV Конгресса молодых учёных

Почему снизились цены на путевки и куда сейчас летят в отпуск алтайские туристы?

Экология в Татарстане

Чудеса в океане

Фториды в стоматологии. Системное и местное применение фторидов

Финальная в сезоне «Гонка Героев» в Москве. Партнер – ENERGY

Психолог ФКЦ МГППУ провела семинар для специалистов пунктов временного размещения для пострадавших в Курской области

Спорт в Татарстане

Медведев показал, как его семью встретили в Нью-Йорке перед US Open. Видео

Котов вышел в четвертьфинал турнира ATP в Уинстон‑Салеме

Эрика Андреева одержала первую победу над соперницей из топ-20 рейтинга WTA

Соболенко обыграла Пегулу и стала победительницей турнира в Цинциннати

Moscow.media

BIA Technologies получила статус партнера «1С:Центры компетенции по ERP-решениям»

DатаРу представит новую линейку гибридных систем хранения данных «ДатаРу ОС» для бизнеса

Банный день...

CorpSoft24 разработала версию Rewtas для Linux











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






ИТ-заёмщикам — ставки меньше 6%: «Выберу.ру» составил рейтинг лучших ИТ-ипотек в августе 2024 года

«Простой человек явно рискует» // Дмитрий Дризе — о новых мерах в отношении релокантов-правонарушителей

В Мурманске завершилось первое мероприятие-спутник IV Конгресса молодых учёных

Почему снизились цены на путевки и куда сейчас летят в отпуск алтайские туристы?