Чистайда зыялылар авазы: «Гаяз Исхакый фондын булдырсак, татар милләте күтәрелер иде»
Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулуга багышланган чара язучының туган ягы – Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музееннан башланды. Аннары Чистай шәһәренең «Нур», «Әниләр» мәчетләрендә, «Камалия» мәдәният үзәгендә, мөселман зиратында, «Хәзинә» скверында булдык.
Чараның төп кульминациясе исә – Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәле иде. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, Гаяз Исхакыйның якташлары катнашты. Шулай ук, Гаяз Исхакыйга багышланган китап күргәзмәсе дә эшләде. «Интертат» хәбәрчесе әлеге чараның беренче өлешен – түгәрәк өстәлдән репортаж тәкъдим итә.
Равил Мәсгутов: «Гаяз Исхакыйның тормышы, аның иҗаты бүгенге көндә бик мөһим»
Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәсгутов әйтүенчә, Чистай мөхтәсибәте халык арасында зур ышаныч уяткан:
– Беренче тапкыр гына очрашуыбыз түгел, шушы чараны оештырырга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Моннан соң киләчәктә нинди эшләр башкарырга икәнен белеп калырбыз дип уйлыйм. Бу эшләр беренче ел гына башкарылмый. 2018 елда шулай ук очрашу булып алган иде, шуннан соң булган эшләрне күрсәтергә тырыштык. Эшләрне башкарып чыгуда Чистай мөхтәсибәтенә рәхмәт. Ничек кенә булса да, безнең хакимияткә бүгенге көндә ышаныч зурдан түгел. Мөхтәсибәт ул яктан халыктан ышанычны казанган, дин эшләре белән генә шөгыльләнми, аларның эшләрен күреп торабыз. Шушы эшләрне дәвам итү өчен фикер алышу кирәк.
Гаяз Исхакыйның тормышы, аның иҗаты бүгенге көндә бик мөһим. Аның әсәрләрен театраль постановкалар ашамы, «Гаяз Исхакый укуларын» торгызып җибәреп, аны халыкка җиткерәсе иде, – диде ул.
Ркаил Зәйдулла: «Соңгы елларда уку системасының җимерелүе безне Исхакый әйткән «инкыйраз хәленә» куйды»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, төп максат – күпмедер дәрәҗәдә Гаяз Исхакый иҗаты турында фикер алышу, аның йөргән эзләреннән үтү:
– Чистай октябрь инкыйлабына кадәр татар мәдәниятенең мәркәзе булган. Никита Хрущев идарә итүнең соңгы елларында хәтта Чистай өлкәсе дә оеша – Татарстанны икегә бүләләр. Ләкин Чистай күптән ул статусын югалтты.
Соңгы елларда уку системасының җимерелүе безне Исхакый әйткән «инкыйраз хәленә» куйды. Ләкин без ул инкыйразны булдырмаска тиеш. Инкыйраз дигәч, күп кеше «татарлыгыбызны югалтып, юкка чыгачакбыз» дип аңлый. Ләкин ул бүтән төрле яза: наданлыктан, үзеңнең кем икәнеңне, абруеңны онытып, тел югалу турында сүз бара. Дөнья цивилизациясеннән читтә калган очракта юкка чыгачакбыз, ди ул. Исхакый әйткәннән дә бигрәк, безне бүтән төрле инкыйраз көтә. Шуңа күрә без үзенчәлегебезне югалтмаска тиеш. Моның өчен үз мәдәниятеңне, тарихыңны, телеңне, динеңне белергә кирәк. Болар – милләтне милләт итә торган нәрсәләр.
Гаяз Исхакыйны без беркайчан да онытмаска тиеш. Ул – үзенең бөеклеге белән Тукай белән янәшә тора торган шәхес. Бәлки, Исхакыйның иҗтимагый, сәяси эшләре белән югарырак тотыладыр. Без аның күбрәк инкыйлабка кадәрге эшчәнлеген беләбез, аның чит илдәге эшчәнлеге дә зур була. Төркиядә булганда, татарлар төрек сәяси системасына кереп китә: мәсәлән, Садри Максуди, Зәки Вәлидиләр һ.б. Ә Гаяз Исхакый татарлыктан беркайчан да чигенми. Авыр хәлдә калган Ерак Көнчыгыштагы татар кардәшләрен Төркиягә күчерү мәсьәләсендә дә кая гына барып җитми – премьер-министрларга мөрәҗәгать итеп, татарларны күчерүгә ирешә. Бу эшчәнлекләре күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелгән.
Аңа һәйкәлләр, истәлек такталары элергә була... Иң беренче нәүбәттә, без аның иҗатын өйрәнеп, әсәрләрен укып сабак алырга һәм үзебезгә киләчәккә барырга дәрт, көч алырга тиешбез.
Гаяз Исхакыйның иҗатын халыкка җиткерүдә иң төп рольне үтәүче ул – Лена апа Гайнанова. Аңа рәхмәт әйтәсем килә. Исхакыйның исемен телгә алырга ярамаган чакларда Лена апа – Гаяз Исхакыйның әсәрләрен җыеп барып, гарәп һәм латин графикасында язылганнарын кириллицага күчереп, әзерләп, күп томлыгын чыгаруда зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Лена апа кебек фидакярләр булмаса... Фәрит әфәнде, Мөхәммәт хәзрәтләр булмаса, монда да хәрәкәт булмас иде. Чөнки 20 ел элек Чистай шәһәре татарлыгын югалткан иде. Мин дә хат яздым, депутат запрослары ясадым, Чистай хәзер Рәиснең контролендә, вице-премьер җитәкчелегендә дә киңәшмәләр булды. Шуңа күрә, хәрәкәттә – бәрәкәт, ди. Ул без теләгәнчә үк тиз бармаса да, акрын-акрын без алга таба барабыз, максатыбызга ирешербез дә, – диде ул.
Илдус Шәрипов: «Милли һәм дини эшләрнең үрелеп баруы – милли хәрәкәт вәкилләренең күпчелеге өчен үрнәк»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТР буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Илдус Шәрипов Чистай төбәге тарихта зур урын алып торуын, бүгенге көндә дә аның әһәмияте зур булуын әйтте:
– Бөтендөнья татар конгрессы, милли хәрәкәт вәкилләре өчен Чистай шәһәрендә, районында, мөхтәсибәттә милли һәм дини эшләрнең үрелеп баруы – милли хәрәкәт вәкилләренең күпчелеге өчен үрнәк. Билгеле, дәүләт тарафыннан гына бөтен мәсьәләләрне җиренә җиткереп булмый, һәр милләткә бертигез карарга тиеш. Һәр милләтнең яшәргә көче, аның иҗтимагый хәрәкәт буларак берләшә алуы күрсәткеч булып тора. Шушы күрсәткечне без Чистайда күрәбез.
Чистай шәһәрендә милләттәшләребезнең саны бик күп булмаса да, милләт үзе төзегән структура үрнәкләре бар. Ул да булса: 5 мәчет, Ислам мәдәнияте үзәге, Аксакаллар шурасы, белемле имамнар...
Хөкүмәт һәр милләткә тигез шартлар тудыра, югарырак нәтиҗәләргә ирешәсебез килә икән, көчебезгә дә таянырга тиешбез, – диде ул.
Ринат Мөхәммәдиев: «Гаяз Исхакый милләтнең иң кадерле баласы булырга тиеш иде»
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы, әдәбият белгече һәм редактор Ринат Мөхәммәдиев Гаяз Исхакыйның иҗатын халыкка кайтарган вакытларда Татарстан Язучылар берлегенең рәисе булган:
– Чистай – татар дөньясына иң күренекле, зыялы шәхесләрне, дин әһелләрен, мәгърифәтчеләрне тудырган бишек. Гаяз Исхакыйны язучы дип кенә әйтеп булмый, ул – татарның зур фикер иясе. Татар җанында нинди моң, проблема, борчу, михнәт бар – барысын да үзенең җилкәсенә салган. Гаяз Исхакыйга рәхәтләнеп язарга вакыт та булмый, ул инкыйлабка кадәр төрмәләрдә утырып чыга, Бөтенроссия татарларының съездларын оештыручы була. Исхакый турында бик күп сөйләргә мөмкин.
Төркиягә беренче тапкыр баргач та, Садри Максуди, Йосыф Акчура, Зәки Вәлиди каберенә алып бардылар. «Гаяз Исхакый каберен дә күрәсем килә», – дигәч, каберен белеп бетермәүчеләр дә булды. Кабер янына баргач, кеше затын күрмәдем. Ни өчен дигәндә, дистәләгән шәхесләр, яшәү өчен, тормышларын дәвам итү өчен, Төркиягә хезмәт иткән. Бу – изге эш. Мәҗбүр булалар, хезмәткә керешәләр. Ә Гаяз Исхакый кая гына барып чыкмасын – Япония, Польша, Германия, Төркиядәме, ул һәрвакыт татар турында уйлый, татарлар белән очраша һәм татарның киләчәге өчен кайгыра. Революция беткәч тә, ул төрле юллар белән элемтәләр оештырып, эшләвен дәвам итә: матбугат органнары оештыра. Гаяз Исхакый милләтнең иң кадерле баласы булырга тиеш иде. Мәсәлән, Истанбулда, Анкарада Зәки Вәлиди исемендәге зур проспектлар бар. Истанбул университетында кабинеты да бар. Ләкин Гаяз Исхакый, кызганыч, мондый хөрмәткә ирешмәгән. Ул бары тик үзенең бәхетсез милләтен кайгыртып яшәгән, шуның өчен язган, көрәшкән һәм гомерен сарыф иткән.
Дөресен әйтергә кирәк, без аны күтәрә алганыбыз юк әле. Гаяз Исхакый үзенә лаеклы урынны Татарстанда алмады, тиз генә алырмы, дигән шик тә бар. Чөнки ул – көрәшче. Ә көрәшчеләргә һәрвакыт та саклык белән караганнар. Совет чорының шаукымы әле һаман безнең җилкәбездә басып тора, аның исеме күпләрне өркетә, – диде ул.
Истанбулда Гаяз Исхакый кабере. Сентябрь, 2023 ел
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
- Истанбул зиратында Исхакый һәм Акчураның каберләрен эзләп табу мөмкинлеге булдырылды
Хатыйп Миңнегулов: «Гафләт йокысыннан уяныйк!»
Татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, Гаяз Исхакыйга тиңләшерлек шәхесләр татар дөньясында юк.
– Ул – әдип, журналист, оештыручы, көрәшче... Болар барысы да бер шәхестә тупланган. Гомере буе татар милләтенең язмышы өчен көрәшә, үлеме алдыннан кызы Сәгадәт ханым Гаяз Исхакыйга: «Әти, башкалар ничек яши, ә син һаман «татар, татар» дип әйтәсең», – дип әйтә. «Кызым, татар булып тудым, татар өчен көрәштем һәм татар булып үләрмен», – ди Гаяз ага.
Гаяз Исхакыйга карата җитәкчеләрнең куркуы бар. Икенче яктан, без әле Гаяз Исхакыйны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Ул – шундый бөек зат. Гаяз Исхакыйны күтәрү өчен татарның үзен күтәрергә кирәк. Әгәр безнең татар мәктәпләре юк икән, татар теле, әдәбияты тиешенчә укытылмый икән, алтын китаплар чыгарсаң да, Гаяз Исхакыйны укымаячаклар. Шуңа күрә Исхакыйны күтәрү, аны тиешле югарылыгында аңлауга ирешү өчен, безгә үзебезнең милли мәгарифне оештырырга, кабат торгызырга кирәк. Шунсыз бернинди максатка ирешеп булмас.
1990 еллардан бирле Чистай якларына килгәнем бар. Ул зур бәйрәм булып уза иде, аннан соң тукталды. Әлбәттә, монда бәргәләнәләр. Яуширмә авылының юлына карагыз! Гаяз Исхакыйга мөнәсәбәт юньлерәк булса, юлы да андый булмас иде. Милли тормышка игътибар булса, Гаяз Исхакый музейлары 1990-2000 еллар башындагы кебек эшләр иде, экскурсоводлар өзелмәс, экскурсия маршрутларына керер иде. Алар бит тиешенчә эшләнмәгән.
Өметебезне өзмик, булдыра алган кадәр эшлик. Татар милләтен күтәрү аша гына Гаяз Исхакыйны тиешле баскычка күтәрә алачакбыз. Гафләт йокысыннан уяныйк, милләтебезнең язмышын үзебезнең кулга алыйк, таләп итик! – диде ул.
2нче гимназия директоры Равилә Гайнетдинова: «Татар халкы арасында тәрбия кылган эшләребезгә аяк чалучылар да бар»
Чистай шәһәренең 2нче гимназия директоры Равилә Гайнетдинова республика күләмендә Гаяз Исхакый исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр үткәрүләрен әйтте:
– Балалар Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнә, фәнни мәкаләләр җыентыкларга тупланып бара. Конференциядә бик күп район укучылары катнаша. Очраклы гына түгел, даими килүчеләр бар. Димәк, безнең әле телебез, динебез данлыклы шәхесләребезнең истәлекләрендә саклана. Язучылар да конференциягә килеп тора, балаларның теләп катнашулары безнең өчен бик шатлыклы.
Татар халкы арасында тәрбия кылган эшләребезгә аяк чалучылар да бар. Монысы бик үкенечле. Эшебезне бәяли белсәләр, күтәреп алсалар иде. Хәзер катнаш гаиләләр күп. Шуңа карамастан, безнең мәктәпкә оныкчыкларын китерүче әби-бабайлар бар. Татар гаиләләрендә тәрбияләнгән балалар калганнарга да уңай йогынты ясый белә. Безнең эшебезне күрсеннәр иде, – диде ул.
Татар теле укытучысы Лилия Фәсхетдинова: «Гаяз Исхакыйның музеен баеттык»
Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова Гаяз Исхакыйның мирасын, иҗатын, тормыш юлын укучыларына җиткерә:
– Гаяз Исхакыйның мирасын укучыларга җиткерүдә ярдәм итүче Лена апа Гайнановага, Ясирә апа Вәлиевага, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Рәис Даутов, Миркасыйм Госмановларга чиксез рәхмәтлемен. Алар белән элемтәгә кереп, Гаяз Исхакыйның мирасын тупладык. Лена апа Гайнанова белән хатлар алышып, Яуширмә мәктәбендәге музейның фондын баеттык. Алай гына түгел, Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» китабын, «Яңа милли юл» журналын һәм Гаяз Исхакый фотоларының күчермәләрен табып алуга ирештек. Алар мәктәп күргәзмәсендә генә түгел, музейда да урын алды, чөнки мин Гаяз Исхакый музеенда 9 ел фәнни хезмәткәр булып тордым.
Гаяз Исхакыйның мирасы күп, ләкин без әле аны өйрәнеп бетмәгән. Аны өйрәнәсе, ачыклыйсы һәм әдәбиятыбызның алтын фондына кертәсе эшләр бик күп. Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүдә авылдашларыбыз Наилә Потеева-Фатыйхова, Сүрия Усманова да көч куйды.
Гаяз Исхакыйның тормыш юлына багышланган эзләнү эшләребез Наилә Потеева-Фатыйхова һәм минем тарафтан чыгарылган «Чал тарихлы Яуширмә» китабында урын алды. Тагын бер факт ачыкланды: Тукай Җаектан кайткан вакытта Яуширмә авылына кереп чыккан, диләр, бу турыда авылдашыбыз Камил бабай сөйләгән булган. Бу факт белән язучылар, галимнәр килешмәскә дә мөмкин, әмма әйтмичә кала алмадым. Эзләнүләр булса, Фәннәр академиясе, Язучылар берлеге, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бергәләп эшләп, «Гаяз Исхакый укулары»н үткәрсәләр, без милли мәгарифебезне үстерер идек, Гаяз Исхакыйның мирасын барлар идек, – диде ул.
Лена Гайнанова: «Гаяз Исхакый музеен төзүне, аның әсәрләрен чыгаруны энтузиастлар эшләде»
Галимә Лена Гайнанова – Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын төзегән, Гаяз Исхакый музеен ачарга ярдәм иткән:
– Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый берничек тә күрешә алмаганнар, дип уйлыйм. Галимнәр бу фактка каршы түгел, әмма документлар каршы. Мәсәлән, Габдулла Тукай Казанга 10 октябрьдә килгән. Гаяз Исхакыйны июль аенда ук кулга алалар. Тукай килгәндә ул төрмәдә була. Төрмәнең бөтен документларын чыгардык без. «Минем эшләрне нишләп озак карыйлар? Туганнарым белән татарча сөйләшергә мөмкинлек бирмиләр», – дип яза Исхакый. 26 октябрьдә Исхакыйны сөргенгә җибәрәләр. Алар Тукай белән күрешә алмый. «Гаяз әфәндене күрә алмам микән мин?» – дип үкенә Тукай. 2 атна алар Казанда була. Берсе – төрмәдә, берсе – иректә.
Дөньяны энтузиастлар алып бара, диләр. Һәр зыялы кеше энтузиаст булса, зур эшләр башкарыр иде. Мәсәлән, Гаяз Исхакый музеен төзүне, аның әсәрләрен чыгаруны хөкүмәт башламады. Аны энтузиастлар эшләде. 1991 елда Яуширмәгә Рәшит Ягъфәров белән килдек. Шунда китапханәче Ясирә Вәлиеваны күреп алдым. Исхакый исеме кайткач чыккан берничә мәкаләләрне ябыштырып куйган иде. Шунда мин 50 экспонатны китердем, аларны тезеп куйдык. Наполеон планын куйсаң, шул максатка әкрен-әкрен булса да, ирешеп була. 3 ел буена китапханәгә Гаяз Исхакый белән бәйле экспонатлар ташыдым. 1993 елда Гаяз Исхакыйның 115 еллыгына күргәзмә оештырдык. Мин аны «музей» дип атарга тәкъдим иттем. Республика газеталарында да «музей ачыла» дип яздырдык.
Министрлыктан Илдус Тарханов, язучылар килде. «Музей бар, бинасы юк», – дип шауладык. 2 катлы кирпеч бина да бар югыйсә, әмма ташландык хәлгә калган – араларыннан ярыклар күренеп тора, бина эчендә җәен кычыткан үсеп, кышын кар явып, кошлар оялап инде... Сәйфетдин кибете дип атала ул. Сәйфетдиндә Гаяз Исхакыйның бертуган сеңлесе Фәридәбану кияүдә булган. Шул бина да, Исхакый туып үскән йорт та конфискацияләнә...
Сәйфетдин кибете бинасын төзекләндерергә алынган архитектор Аксёнова миннән Гаяз Исхакый торган йортның схемасын сорады. Гаяз Исхакыйның племянницасы Сөембикә апага хат яздым (Исхакыйның сеңлесе Гайнелмәрзиянең кызы). Ул үзенчә рәсемен ясап җибәрде. Архитектор аңлап алды. Музей бинасы әзер булгач, Сөембикә апа кайтты. «Нәкъ безнең йорт!» – дип әйтте.
Хәзер Иванов ничә еллар шул музейны Чистайга күчерергә тартыша. Чистайда да музей булырга тиеш, чөнки Исхакый мәдрәсәдә укыган, төрмәдә утырган. Чистайда бер бүлмә булса да булсын, әмма Яуширмә авылындагы музейга тияргә ярамый. Әгәр без музейны бушатсак, аның сәяси ягы бар. Икенче кат конфискация була! Берәр инвесторның базасы, склады буламы ул аннары?
Заманында без бик тә дәүләт музее статусын алырга омтылдык. Илдус Тарханов та бик тырышып йөрде, Милли музей эгидасына кердек, аның филиалы булдык. Бердәнбер штат бирделәр. Менә шуннан соң инде шаулаттык! Музеебыз бар, йорты юк. Аннары Минтимер Шәймиевның указы чыкты – музей төзелде.
Казанда 3 йортлык урамга базар артында Гаяз Исхакый исемен бирделәр. Әмма ул бит: «Исхакый урамына барабыз!» – дип, яңгырап торырга тиеш. Гаяз Исхакый Казанда озак яшәмәгән. Апанаев йортында аны кулга алганнар. Истәлек тактасын куеп булыр иде. Пушкин урамындагы «Марусовка»да Максим Горький да, Гаяз Исхакый да торган. Горькийга истәлек тактасы бар, Гаяз Исхакыйга да кирәк! – диде ул.
Ләйсән Галиева: «Исхакыйның Польшадагы «Саклык банкы»нда калган материалларын ачыклыйсы бар»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре кандидаты Ләйсән Галиева (Бәдретдинова) ачыкланып бетмәгән материаллары турында сөйләде:
– Безнең институт соңгы елларда Гаяз Исхакыйның көндәлекләрен китап буларак чыгарды. Шулай ук, икенче, өченче китаплары да әзерләнә. Бу хезмәткә институтның текстолог галимнәре алынды. Моннан тыш, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр дә үткәреп торабыз.
Гаяз Исхакыйның 15 томлыгына кермәгән мәгълүматларны туплап була, әлеге мәгълүматларның күбесе чит илләрнең электрон китапханәләреннән табыла. Нигездә, алар Польша татарларына – Гаяз Исхакыйның Варшавада яшәгән чорына бәйле. Төрле журналларда Гаяз Исхакыйның рәсемнәре, мәкаләләре һәм аның турында язылган мәкаләләр килеп чыга. Журналларның барлык саннарын да карап чыгу мөмкин булмады, чөнки алар төрле китапханәләрдә саклана. Гаяз Исхакый мәкаләләрне төрле телләрдә һәм төрле тәхәллүсләр белән бастырган. Мәсәлән, «Төньяк Кавказ» журналында Чура Батыр тәхәллүсе бар. Аның 40 хезмәте шул тәхәллүс белән басылганлыгы билгеле. «О.Иделле» имзасы белән бастырган мәкаләләре бар.
Бәхәс уята торган фотосурәтләр дә очрый. Әлеге мәкаләләрне татар теленә әйләндереп, яңадан әйләнешкә кертеп, бездә басылганнары белән чагыштырып, өйрәнәсе бар.
Бу эш әле башлангыч этапта гына, чөнки әлеге журналлардан мәгълүмат туплау авыррак. 1939 елда Гаяз Исхакый Польшадан чыгып киткәннән соң көндәлекләрен «Саклык банкы»нда калдырып китә. «Саклык банкы» шартлый. Исхакый: «Саклык банкында» сакланган әйберләремне кайтарып булмасмы?» – дип, Польшада калган татарларга кат-кат хатлар язса да, калган материалларның язмышы әле дә билгесез. Беренче чиратта, сакланганмы-юкмы, дигән сорау туа. Сакланган булса, хәзерге вакытта ул кайда? – диде ул.
«Только через мой труп! Кайтармыйбыз Исхакыйны!»
Шагыйрь, халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев 1988 елда уздырылган Гаяз Исхакыйны кайтару мәсьәләсенә багышланган Обком катнашындагы җыелышны искә алды:
– Партиянең бетүенә беркем ышанмый, гомумән, бу хакта беркем дә уйламый иде. Чыгыш ясау бик авыр булды, дөресен әйткәндә. Чыгыш ясар алдыннан 2 көн кала Әмирхан Еники шалтырата, минем чыгыш ясаячагым турында ишеткән, күрәсең: «Син Аяз әзи турында фикер әйтергә җыенасың икән. Фикер алышуда катнашырга телим», – ди. Ярты битлек чыгыш иде ул, партиянең ачуы килмәсен дип, көн дә төзәтә, «йомшарта» торган идем. Чөнки мин ул вакытта Гаяз Исхакыйның бер әсәрен дә укыган кеше түгел. «Безгә аны укырга, кайтарырга иде», – дигән фикер әйтәсе идем.
Әмирхан ага чыгышым белән танышып чыкты. Ә ул Гаяз Исхакыйның әсәрләрен бала чагында укып үскән икән.
Чыгыш ясау көне килеп җитте. Чыгыш ясадым, миннән соң Флүн Мусин һәм Әмирхан ага чыкты. Чара тәмам булгач, Обкомның мәдәният бүлеге башлыгы Зарипова дигән ханым чыгып бара икән: «Әхмәт Исхакның бер томлыгы чыкты, нишләп һаман аны күтәрәләр?» – дип, кем турында сүз барганын аңламыйча калган...
Икенче көнне Язучылар берлегендә җыелыш булды. Өлкән язучылар яныннан аерылды да, Риза Ишморат минем каршыга килә башлады. Мин Риза аганы бик хөрмәт итә идем, ул үз алдына елмаеп кына йөри, беркайчан да аннан сүгенү сүзен ишетмәссең, тавышын күтәрә белми. Килеп тә җитте, калтырап, әллә нинди корыч тавыш белән миңа кычкыра башлады: «Только через мой труп! Кайтармыйбыз Исхакыйны!» – диде. Шаккатып калдым...
Аннан соң Гаяз Исхакый өчен көрәш башланды. Бәлки, криминал да булгандыр. Чөнки кайбер кешеләр кинәт кенә үлеп китте. Гаяз Исхакыйны күтәрүне ничек авыр булганын аңлагансыздыр. Лена ханым Гайнановага рәхмәт әйтәсем килә, – диде ул.
Наилә Потеева-Фатыйхова: «Исхакыйның 105 яшьлек сеңлесе Сөембикә апа бүген дә аңында, акылында»
Табиб, милли хәрәкәт ветераны, Гаяз Исхакыйның тормыш юлын өйрәнүче, пропагандалаучы, җәмәгать эшлеклесе Наилә Потеева-Фатыйхова Гаяз Исхакый гаиләсеннән сәлам юллады:
– 1997 елда II Бөтендөнья татар конгрессы съездына, әнинең әйтүе буенча, Гаяз Исхакыйның племянницасы Сөембикә апа Шәрипова белән танышу өчен, Казанга килдем. Әниләр алар белән күрше булып яшәгән. Шуннан бүгенге көнгә кадәр Сөембикә апа белән элемтәдә торам. Аңа шалтыраттым, барыгызга да сәлам әйтте: «Минем әманәтемне тапшырыгыз әле. Укытучыларга, милли хәрәкәт әгъзаларына, галимнәргә рәхмәтемне әйтегез», – диде. Бүгенге көндә ул Ташкентта яши, аңа 105 яшь. Бот сөяген сындырып, урын өстенә калды. Менә инде 5 ел аны рус филологы Оля исемле бик яхшы ханым карап тора. Сөембикә апа аңында, акылында.
Сөембикә апа белән һәрвакыт хатлар алыштык. Аның кызы Дилбәр – Нью-Йоркта, улы Даниядә яши, Илдар исемле улы 3-4 ел элек вафат булды.
Гаяз Исхакыйның әманәте – татар дәүләте. Шуның өчен мин дә көрәшәм. Гаяз Исхакыйның үлеме көнне аның бертуган сеңлесе Гайнелмәрзия: «Күңелем елый, күңелем нәрсәдер сизә», – дип әйткән булган.
«Чал тарихлы Яуширмә» китабын 2015 елда чыгардым. Аны чыгару өчен 2013 елда Ташкентка бардым, Сөембикә апа белән 2 атна яшәдем. Тормышымның иң мәгънәле өлеше дип атыйм мин аны. Китапта беркайда да чыкмаган материаллар урын алды. Исхакыйлар нәселенең матди һәм рухи мирасын алып кайтып, Яуширмә музеена тапшырдым. Газета-журналларда Гаяз Исхакый турында яздым, аңа багышлап әдәби-музыкаль кичәләр үткәрдем. Гомерем буе Исхакыйны танытып яшим.
Табиб буларак бик күп җирләрдә булдым, кая гына булсам да, татарларны эзләп табам, җыям, күргәзмә ясыйм, татарлар турында сөйлим. Кызганыч, барлык газета редакцияләре дә Исхакыйга багышланган язмаларны бастырып чыгармады. Әле бүген дә Исхакыйдан шүрлиләр, куркалар.
Татарстанда Гаяз Исхакыйны беләләр, әмма Россиядә яшәүче татарлар бөтенләй белми. Хәтта чит илдә яшәүче татар теле укытучысы да миннән: «Исхакый кем ул?» – дип сорады берьюлы. Исхакый ул – минем яшәү образым. Мин беркемнән дә курыкмыйм, аны танытам, һәрвакытта данын күтәрәм. Исхакый минем өчен – милли байрагым, кирәк вакытта киңәш бирүчем, – диде Наилә Потеева-Фатыйхова.
Сурия Усманова: «Музей буш авыл уртасында утырып калмасмы?»
Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова фикеренчә, Яуширмә авылын саклап калу – Гаяз Исхакыйны, аның турында истәлекләрне да саклап калу, дигән сүз:
– «Гаяз Исхакый укулары»н күп еллар Камал театры директоры Шамил Закиров уздырды. Хәзерге вакытта Камал театрында Исхакыйның «Тормышмы бу?», Әлмәт театрында «Ул әле өйләнмәгән иде», Кариев театрында «Кәҗүл читек» спектакльләре уңыш белән бара. «Гаяз Исхакый укулары»н һәр театр республикада шаулатып үткәрә алыр иде.
Безнең авылда ике Советлар Союзы Герое, Фәйзи Йосыпов, Флера Тарханова һ.б. шәхесләр туып үскән. Алар турында да музейда мәгълүмат булса, комачауламас. Яуширмәдә музейны ремонтласак, экспозицияләр ясасак та, авылдагы проблемаларны хәл итмәсәк, ул бетәчәк. Яуширмә авылы халкы соңгы елларда күп кыерсытуларга дучар булды. Күп оешмаларга яздылар, ярдәм итәргә тырышучы татар журналистлары гына булды. Шундый тәкъдимем бар: Яуширмә авылы турында язган журналистларны бергәләп җыеп, түгәрәк өстәл үткәреп, һәр проблеманың чишү юлын эзләргә. Авыл бөтенләй беткән, буш өйләр күп, – диде ул.
Рәҗәп Бәдретдинов: «Күп әйбер үзебездән тора, кемдер килеп эшләми»
Филология фәннәре кандидаты, язучы, тәнкыйтьче Рәҗәп Бәдретдинов фикеренчә, проблемаларны чишү юллары һәр кешенең үзеннән тора:
– Авылны яшәтү – авылның үзеннән дә тора. Мәгариф, мәдәният, клуб системасы да бергәләшеп эшләргә тиеш. Мәктәпләрдә татар теле, әдәбияты сәгатьләре кимеде, дибез икән, ә бит мәктәптән тыш чараларны берәү дә киметмәде! Балтач районында, мәсәлән, мәктәптән тыш үзәк эшли. Анда түгәрәкләр кичкә кадәр бара. Мәдәният, дин, тәрбия кергән... Бәлки, шушы юнәлешне дә уйлап карарга кирәктер.
Күп әйбер үзебездән тора, кемдер килеп эшләми, кемдер ул өйләрне торгызып, кешеләрне урнаштырмый. Юллар төзү буенча да... «Караңгы дип утырганчы, һәр кеше бер шырпы сызса да, яктылык булыр иде», – дип әйткән бер акыл иясе. Һәр кеше нәрсә дә булса эшләсә – Исхакый әсәрләрен укыса, мәкаләләр язса – үз өлешен кертер иде.
Гаяз Исхакыйны өйрәнүчеләрне без кадерләргә, хөрмәтләргә тиеш. Чистай җирлегенә, Язучылар берлегенә рәхмәт, – диде ул.
Зиннур Мансуров: «Гаяз Исхакый исемендәге фонд булдырырга кирәк»
Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Мансуров билгеле бер аксиоманы искә төшерде: «Теге яки бу халыкның зурлыгын аерым шәхесләр билгели».
– Аллаһка шөкер, халкыбызда мондый шәхесләр байтак. Шулар арасында Гаяз Исхакый бөтенләй аерылып тора. Халкыбызны ул – халыкара масштабка күтәргән шәхес. Әдәби эшчәнлегенең юнәлешләрен генә карагыз: роман, повесть, хикәяләр, публицистика, сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге – бер кеше гомере. Ул безнең дәүләтчелегебезнең модельләрен тәкъдим иткән, көрәшкән, Россия күләмендә съездлар үткәргән, дистәдән артык газета-журналларның башында торган. Чистай, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург төрмәләрендә утырган, сөргендә газап чиккән. Башка милләттә мондый шәхесләрне белмим.
Ул милләт өчен янган. Франция, Германия, Польшада яшәп алган. Күченүе белән, милләт турында мәкаләләр яза башлаган. 1923 елда тыелган шәхесне 1, 5, 10 елда гына кайтарып булмый, чөнки шәхес биниһая зур, кыя кебек. Иҗаты да бәяләп бетергесез зур. Шуңа күрә безнең арада бәхәсләр туа.
Хәтерлим, Гаяз Исхакыйның татар халкына кайтуы бик авырлык белән башланды. Ул вакытта мин «Татарстан» радиосында баш мөхәррир булып эшли идем. Гаяз Исхакый ярым тыелган, 1 сәгатьлек тапшыру эшләдек. Икенче көнне үк КПСС өлкә комитетыннан вәкил килде һәм миңа кисәтү ясады. Гаяз Исхакый өчен алган кисәтү миңа бик кадерле.
Гаяз Исхакый тиз генә лаеклы бәясен ала алмаячак. Әмма һәрберебезгә фидакярләрчә эш итәргә кирәк. Һәрберебез эшләргә тиеш.
Татар халкы бүгенге көн белән генә түгел, киләчәккә карап яшәргә тиеш. Мөһаҗирлектә гомер кичергән татар зыялылары бар. Алар арасында җәмәгать эшлеклеләре, әдипләр бар. Саный башласаң, күп алар. Кызганыч, үсеп килә торган яшь буын аларның күбесен белми. Шуңа күрә түгәрәк өстәл исеменнән тәкъдим кертәм: мөһаҗирлектә яшәгән татар зыялыларының Гаяз Исхакый исемендәге фондын булдырырга кирәк. Бу – район күләмендә түгел, республика күләмендә эшләнә торган әйбер. Теләсә кайда чәчрәп яткан шушы шәхесләргә бәйле документларны шушы фондка җыярга кирәк. Татарның тарихы яндырылган, урланган, бозып язылган. Без киләсе 5 еллыкта шундый фонд булдырып, тарихыбызны шушы шәхес тирәсендә җыярга кирәк. Бу – безнең стратегик бурычыбыз. Шушы фондны булдырсак, татар милләте тагын бер башка күтәрелеп китәчәк, – диде ул.
«Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәлне ел саен уздырырга тәкъдим итәбез»
«Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева:
– Зур эш башкарып чыктык. Заманалар үзгәрә, ситуация, приоритет үзгәрә. Иң мөһиме – мирасыбызны саклап калу. Чистай үзе дә – тарихи шәһәр. Барлык килүчеләргә рәхмәт белдерәм. Мөмкинлекләрне тагын да арттыру өчен шушында җыелдык. Чистай муниципаль районы белән берлектә без Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәлне ел саен уздырырга тәкъдим итәбез. Бер ел дәвамында эшләп, түгәрәк өстәлгә җыелып, ирешкән нәтиҗәләр турында фикер алыша алыр идек. Түгәрәк өстәлне киләчәктә «Гаяз Исхакый укулары» дип тә атарга мөмкин.
Яуширмә авылын туристик маршрутка кертү – төп бурыч, – дип тәмамлады ул түгәрәк өстәлне.
Татар зыялыларының Гаяз Исхакыйның туган ягына сәяхәтенә кагылышлы мәкаләләр «Интертат»та алга таба да булачак.
***
Түгәрәк өстәл утырышында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге җитәкчесе, Ислам мәдәнияте үзәге директоры, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Галимов, Чистай шәһәренең Имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов, «Камалия» үзәге җитәкчесе Радик Вафин, алып баручы Әлфия Хәкимова, татар театр режиссеры Госман Хәкимов, «Ак Калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый берәмлегенең җитәкчесе Рушания Закирова, мәдәният хезмәткәре ветераны Рафик Әхмәтов, эшмәкәр Ришат Шәрифуллин, эшмәкәр Азиз Фәйзетдинов, Мөселман яшьләр берлеге җитәкчесе Рәмис Шәрәфетдинов, Язучылар берлеге әгъзасы Минзифа Әхмәтшина, китапханәләрне үстерү һәм автоматлаштыру бүлеге мөдире Татьяна Курбатова, милли туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге мөдире Рузилә Хәмзина, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһимов, журналист Дания Нәгыйм, төбәк тарихчысы Рамил Нуруллин, китапханәче Ләлә Зарипова, ТР Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе милли белем бирү буенча методист Рамилә Сираҗетдинова һ.б. катнашты.
-
Ислам үзәгендә Гаяз Исхакый истәлегенә багышланган түгәрәк өстәл утырышыннан фоторепортаж
-
Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музееннан фоторепортаж