Әнвәр Шәрәфиев истәлегенә: «Талантлы композитор булса да, үзен рекламалап йөрмәде шул...»

Әнвәр Шәрәфиев истәлегенә: «Талантлы композитор булса да, үзен рекламалап йөрмәде шул...»

ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, 45 ел дәвамында укытучылык эшчәнлеген алып барган танылган композитор Әнвәр Шәрәфиев вафат. Аңа 88 яшь булган. Кеше китә, җыры кала, ди халкыбыз. Бу очракта бу сүзләр туры мәгънәсендә үк туры килә. «Интертат» Әнвәр ага турында истәлекләр барлады.

Композитор Әнвәр Шәрәфиев җырларын заманында Габдулла Рәхимкулов, Фәхри Насретдинов, Зөләйха Хисмәтуллина, Вафирә Гыйззәтуллина кебек җырчылар башкарган. Тенор Айдар Габдинов репертуарында аның «Азнакай — гүзәл ягым» җыры, Флёра Сөләйманова репертуарында «Зәңгәр Ыгым» җыры булган. Зөһрә Сәхәбиева башкаруындагы «Нигә мин ятим» җыры заманында Татарстан радиосыннан еш яңгыраган.

«Уйнагыз гармуннар» республика фестивале дә Әнвәр Шәрәфиевнең Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган җырының исемен йөртә, гимны санала. «Татарстан» радиосыннан еш кына аның әсәрләреннән төзелгән концерт программалары оештырылган. Җырларын Клара Хәйретдинова, Георгий Ибушев, Эмиль Җәләлетдинов, Рөстәм Маликов, Миңгол Галиев, Гөлзада Сафиуллина, Люция Хәсәнова һ.б. профессиональ җырчылар да җырлаган.

Әнвәр Шәрәфиев 200дән артык җыр һәм романс, 50 концерт-инструменталь әсәрләр, балалар, хор һәм симфоник музыка авторы. Аның 13 вокаль һәм инструменталь әсәрләр җыентыгы басылып чыккан. Әнвәр Шәрәфиевның әсәрләре Татарстан Республикасы музыка мәктәпләре программасына да кертелгән.

2017 елда ул Татарстанның Г.Тукай премиясенә кандидат итеп тәкъдим ителгән. Ул вакытта композитор журналист Мөршидә Кыямова белән «Татар-информ»да әңгәмә корган булган.

  • Композитор Әнвәр Шәрәфиев: «Һәр җыр мәгънәгә ия булырга тиеш!»

Әнвәр аганың кайбер фикерләре

  • Җыр сәнгате бик зур үзгәрешләр кичерде. Бер яктан әйбәт, авторлар, җырлар күбәйде, эстрадабыз бик нык алга китте. Икенче караштан җитесезлек: бер яклы гына эшләнелә. Бигрәк тә эстрада белән артык мавыгу китте. Ә башка жанрлар «күләгәдә» кала башлады.
  • Җыр сәнгатендә төрлелек кирәк. Музыка бит ул – дәрья, кеше күңеленең рух диңгезенең зур байлыгы.Төрле җыр юнәлешләрен үстерергә кирәк.
  • Эстрадада таләпчәнлек әзәйде. Җырларга теләүчеләр күп. Җыр сәнгате – яшәү, акча эшләү кәсебенә әверелде.
  • Композитор үзенең әсәрләрен халыкка даими җиткереп торырга тиеш. Халык – композиторлар өчен маяк!
  • Радио, телевидение тарафыннан композиторлар иҗатына җитди караш юк. Ә халык бит төрле әсәрләрне бик яратып тыңлый.
  • Хәтта зур-зур концертларда җырның авторлары булган шагыйрь белән композиторның исем-шәрифләрен әйтмиләр. Мин моны мәдәнияттәге олы кризис дип уйлыйм.
  • Минем тормыш бик сикәлтәле, катлаулы булды, һөнәри музыка өлкәсенә урау юллар белән килдем.
  • 11 яшьтән авыл көтүен көттем, укыйсы килде, ә мөмкинлек булмады…

Милләтнең зыялысы үрнәге

Истәлекләр барлаганда, музыка дөньясы әһелләре Әнвәр аганы бик тә тыйнак, тыныч, сабыр холыклы кеше буларак искә алды.

Татарстан камера хорының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Миләүшә Таминдарова:

Композитор Әнвәр Шәрәфиевның иҗаты белән ныклап таныш түгелмен, әмма аның җырларын башкарганыбыз булды. Ул бик йомшак кеше, үтә дә зыялы зат иде. Чын мәгънәдә милләтнең зыялысы үрнәге иде. Аның әсәрләрендә – халыкчанлык, йөрәк интонациясе бар. Тулаем әйткәндә, аның иҗатында татар музыкасы гармониясе тоела. Ул бик яхшы шәхес буларак хәтеремдә калды. Истә, ТР Композиторлар берлеге белән берлектә проект кысаларында отчёт концертында без аның җырларын башкарган идек. Аның барлык җырларыннан халыкчанлык, халык стиле бөркелеп тора иде.

Әнвәр Шәрәфиев

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Соңгы чорда ул бихисап симфоник әсәрләр язды»

Күренекле композитор, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Резеда Ахиярова:

Әнвәр агабыз – искиткеч ягымлы, юаш, бик әйбәт кеше иде. Аның белән сөйләшү, аралашу бик рәхәт иде. Иде, дип әйтү дә кыен… Ул үзен күпертеп, үзен мактап йөрмәде. Яшьләргә карата да аның мөнәсәбәте соклангыч булды. Әле без яшь чакта, үткән гасырның 80-90нчы елларында, без яшь булганда да, концертлар вакытында да сүзе, киңәше белән ярдәм итте. Халык аны гомер буе яратты.

Иҗаты гаять матурлыгы белән истә калды. Аның җырлары музыка сәнгатендә классика шедеврлары булып кала. Инструменталь, кыллы трио, квартетлары бик үзенчәлекле иде. Соңгы чорда ул бихисап симфоник әсәрләр язды. Алар да халык тарафыннан бик җылы кабул ителде, яратылды. Гомумән, Әнвәр ага хакында сөйләгәндә, бары тик аның яхшы яклары искә төшә. Ул әйбәт, кешелекле һәм кечелекле кеше булгангадыр, мөгаен… Бик жәл безне ташлап китүе, әмма барыбыз да кайчан булса да, китәбез инде. Әнвәр ага сәнгатьтә якты эз калдырып, лаеклы тормыш юлы үтеп, картлык кичереп китте.

Союзда ул бик тыйнак эшчәнлек алып барды. Төрле мөнәсәбәтләргә тыгылмады, аңа идарә кәнәфиләре дә кирәкмәде. Ул үзе өчен эшләде, тыныч шәхес булды. Беркем белән дә талашканын, ызгышканын хәтерләмим…

«Легендар буын композиторларының берсе»

ТР атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе, популяр композитор Эльмир Низамов:

Ул безнең Татарстанның Композиторлар союзында атаклы композитор иде. Өлкән буын вәкилләре арасында да ихтирамлы булды. Ныклап аралашканыбыз булмады, әмма союз чараларында күрешә идек. Ул тыныч, тыйнак һәм сабыр холыклы булып истә калды. Бик күп сөйләшми иде. Ул легендар буын композиторларының берсе.

«Үзен бик рекламалап йөрмәде»

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев:

Якташлар булсак та, кызганычка, ныклап аралашып китә алмадык. Әмма бер-беребезне белә идек, әлбәттә. Бик талантлы, зур иҗади потенциаллы композитор булса да, үзен бик рекламалап йөрмәде шул… Тыйнаклыгы белән истә калды, ихлас җанлы кеше иде. Аның китап чыгаруы да истә калган.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Җыр сәнгате зур югалту кичерә...

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка шалтыратканда, ул юлда иде. Шулай булса, күренекле композитор хакында җылы сүзләрен әйтмичә калмады:

— Әнвәр абый актив иҗат иткән чорда, без әле студентлар гына идек бит. Якыннан аралашкан булмады. Композиторлар берлегенең пленар утырышларыннан бик якты шәхес булып истә калды күңелдә. Җыр сәнгате зур югалту кичерә...

...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Әнвәр Замил улы Шәрәфиевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Талантлы композитор, баянчы, педагог турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», диелә министрлык хәбәрендә.

Тырышлыгы, музыка сәнгатенә керткән өлеше белән халык һәм дәүләт хөрмәтен яулаган композиторның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Минздрав назвал первые симптомы лихорадки Западного Нила, которая приближается к России

Дешевле только в Йошкар-Оле. Поднимут ли плату за проезд в Ульяновске

Зачем Мишустин лично приехал к «ссыльному» губернатору

Чемпион UFC Махачев назвал позором церемонию открытия Игр в Париже

Музыкальные новости

Композитор Алексей Чернаков: «Связать свою жизнь с музыкой я решил в купе поезда Саратов — Москва»

TruMen Eva — новая платформа для искренних разговоров и профессиональной помощи

24 июля директор филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» Андрей Дружков провёл встречу с участниками ключевого кадрового резерва на управленческие должности.

«Настя собирается замуж»: адвокат мужа Алсу раскрыл секрет Решетовой

Новости Казани

Непобедимый «Зенит». Чемпион России продолжает штамповать победы

В Казани выявили несколько случаев заболевания лихорадкой Западного Нила

Женская команда «Зенита» разгромила на выезде «Рубин»

Чемпионская интрига в РПЛ умерла после второго тура? «Зенит» штампует победы со счетом 4:0

Экология в Татарстане

Saint Laurent pre-fall 2024

Жители Балашихи помогут сделать родной город чище

В Москве состоялся фестиваль «ДэнсхелпФест»

Молодеем при помощи прически и макияжа

Спорт в Татарстане

Уроженка Москвы Рыбакина объяснила, почему снялась с Олимпиады

Медведев об игре на грунте на ОИ после травяного сезона: было даже страшно

Мирру Андрееву наградили за первую победу в турнире на уровне WTA

Теннисист Медведев уверенно прошел во второй круг на Олимпиаде в Париже

Moscow.media

Belgee откроет в России 120 дилерских центров до конца 2024 года

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Феодосии

Более 40 тысяч семей в Москве и области получают ежемесячные выплаты из средств материнского капитала

Из-за дождя обрушилась насыпь дороги Шахтерск – Бошняково на Сахалине











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






В российском регионе зафиксировано несколько случаев заражения лихорадкой Западного Нила

Корабли Балтфлота РФ "Смольный" и "Неустрашимый" начали заход в порт Гаваны

В российском регионе не обнаружили вирус лихорадки Западного Нила

Вице-премьер Сербии: ОИ-2024 и Игры БРИКС показали разницу цивилизаций