Бүтән урлап күчереп булмас: Марат Әхмәтов татарча яңа проектлар белән танышты

Татарча плагиат: бүтән күчереп булмас

Фәнни яктан иң кирәклесе дип, татарча текстларны плагиатка тикшерү программасын әйтеп була, чөнки татар телендә оригинальлек эзләү программалары бөтенләй юк, ә бу әдәби әсәрләрдән бигрәк, фәнни эшләрне күчерү, үзгәртеп язу, шул исәптән диссертация, докторлык эшләрен кеше эше белән яклау куркынычына китерә.

Татар телендә плагиат эзләү программасын булдыру өчен рус һәм инглиз телендәге программаларны тикшергәннәр. Нәтиҗәдә, ул программаларның татар теле үзенчәлекләрен бөтенләй исәпкә алмавы, шулай ук аларда кирәкле чыганаклар булмавы ачыкланган.

  • КФУда татарча текстларны плагиатка тикшерү программасын тәкъдим иттеләр

Без барлык чыганакларны җыйдык. Һәм чыганаклардан текстларны җыяр өчен махсус программалар яздык. Алар көн саен эшләп тора һәм актуаль мәгълүматны җыеп тора. Планда – цифрлы булмаган форматтагы чыганакларны да кертү, - дип аңлатты программа инженеры, КФУның Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни-белем бирү үзәге хезмәткәре Изидә Хаялиева.

Текстларны күчереп язуның иң популяр методы – ул текстны үзгәртеп күчереп язу. Шуның белән көрәшер өчен һәрбер текст өчен яңа өч төрле үзгәртелгән вариант ясала.

Беренчедән, без аны тәрҗемәче аша ясыйбыз, ягъни рус теленә тәрҗемә итеп, кире татар теленә күчерәбез, бу автоматик рәвештә бара. Шулай итеп без текстның үзгәртелгән вариантын күрә алабыз. Шуннан соң без әзер җөмләләрнең синонимнар корпусын һәм үзебез кертә башлаган синонимнар сүзлеген кулланабыз, – ди Изидә.

Шулай ук, программа белән текстны ничә кеше язганын да ачыклап булачак. Аның өчен өр-яңа методларның берсе – стилометрик анализ кулланыла. Анализда текстны берничә кисәккә бүлеп, һәрбер кисәктә стилометрик сыйфатлар үлчәнә. Әгәр дә кисәкләрнең сыйфатлары арасында аермалар булса, текстны берничә кеше язуы билгеле булачак.

Плагиат эзләү өчен ясалма интеллект моделе дә кулланыла. Ясалма интеллект текстны җөмләләр буенча бүлә, аннары бер-бер артлы килгән җөмләләр өчен бәйләнешне билгели һәм бәйләнмәгән парларның процентын җөмлә парларының гомуми саныннан исәпләп чыгара. Шул рәвешле ясалма интеллект-плагиат проценты билгеләнә.

«Автомат рәвештә текстның жанрын билгеләү. Моның өчен үзебез ясалма интеллект моделен төзедек», – диде Изидә Хаялиева.

КФУда программаны инде кулланалар. Киләчәктә татар текстларында плагиат эзләү программасы киң кулланылышка да чыгачак.

Татар галимнәре турында проект: «Без аларны теләсә кайсы каналдан күрсәтә алырлык итеп эшли алабыз»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары татарның танылган әдипләре һәм галимнәре турында видеопроект башлап җибәргән. Ул фәнни җитәкчеләр һәм галимнәр ярдәме белән тулысынча студентлар тарафыннан эшләнә.

  • Филология институты студентлары татар галимнәре турында видеопроект ясый башлаган

Әдипләр һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре турындагы тапшыру ДТРК «Татарстан» каналында чыгып барса, ә галимнәргә багышланганы институт фондында гына саклана.

Быел тел һәм әдәбият өлкәсендәге галимнәр белән эшләдек. Алга таба да төрле фәнни өлкәдә хезмәт куйган татар галимнәре турында тапшырулар әзерләргә уйлыйбыз. Тапшыруны киңәйтеп, әдәби-документаль фильм форматта да эшләү мөмкинлеге булыр дип планлаштырабыз, – дип сөйләде проектны эшләүче студентлар.

Марат Әхмәтов:

Бу проектны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә тәкъдим итеп карамадыгызмы? Аларның галимнәр турында кыска гына цикллары бар. Алар бик таләпчән инде. Әминовка әйтеп карагыз әле, аларның иләгеннән ничек үтәр икән. Бу студентларның үз иҗаты буларак та бик кадерле.

Рәдиф Җамалетдинов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры:

Хәтерлисездер, без сезгә кесә телефонына төшерелгән варианты күрсәткән идек. Ә хәзер бөтен мөмкинлекләребез бар. Без аларны теләсә кайсы каналда күрсәтә алырлык итеп эшли алабыз.

Татар галәме сайты: мультфильм, БДИ, әсәрләр

КФУ базасында мәгариф өлкәсендә мәктәпкәчә белем бирү юнәлешеннән башлап, урта, һөнәри, өстәмә белем бирү өлкәсен колачлаган татарча сайт та эшли башлаган. «Татар галәме» сайты методик яктан тикшерелгән һәм укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, балалар өчен дә яраклы. «Без татар телендә мәгълүмат, фәннәрне укыту, өйрәнү юнәлеше буенча ярдәм итә торган портал эшләдек», – дип тәкъдим иттеләр сайтны.

«Татар галәме»ндә интернетта һәм башка чыганакларда татар телендә булган мәгълүматлар җыелган. Мәсәлән, сайтта татарча онлайн уеннар уйнап, әдәби әсәрләр укып, БДИга әзерләнеп була.

Тәкъдим ителгән проектлар арасында татар алфавиты өчен акцидент шрифтлар әзерләү, Ru-Lingva үсеш-белем бирү программасы-агрегатор да бар иде.

Шулай ук, очрашуда Төньяк-Көнчыгыш университеты үткәргән туган телләр буенча олимпиада җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Быел олимпиадада 8-11 класс укучылары арасында 46 тел буенча җиңүчеләр билгеләнгән. Татар теле буенча беренче турда Татарстан һәм башка төбәкләрдән 400дән артык бала катнашкан. 23 җиңүчене Марат Әхмәтов һәм Рәдиф Җамалетдинов бүләкләде. Тантанада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков катнашты.

  • Туган телләр буенча Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Сенсация на льду: «Волга» вышла в полуфинал Кубка России

В 2024 году в Поморье на поддержку творческих союзов выделено 5 млн рублей

«Ак Барс» — «Амур». Видеотрансляция, прямой эфир

Гадалка из Татарстана убедила родителей в смерти их пропавшего сына

Музыкальные новости

Песков: Берлин не запрашивал телефонные переговоры Шольца и Путина

На Казанской набережной в Туле пройдет Кубок кремлевского канала по сапбордингу

«Его утвердили без проб». Агния Кузнецова в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» рассказала, как убедила Балабанова взять на роль её однокурсника

Кубок России. «Локомотив» — «Оренбург». Прямая трансляция: смотреть онлайн

Новости Казани

Сенсация на льду: «Волга» вышла в полуфинал Кубка России

Рябков: Ситуацию на Ближнем Востоке обсудят на саммите БРИКС в Казани

Казанский специальный моторизованный полк Росгвардии отметил 58-летие со дня основания

«Изнасиловал в каршеринге»: мигранта-таксиста подозревают в совращении девочки

Экология в Татарстане

Журналистка Ксения Собчак появилась на публике в шляпе гусара

Шестая встреча проекта «Квартирник у Маргулиса» пройдет в ЦДКЖ с Дианой Анкудиновой

Токсиколог Кутушов назвал дефицит магния причиной проблем с пищеварением

Лауреаты Конкурса Чайковского из России и США впервые объединятся в Санкт-Петербурге

Спорт в Татарстане

Мирра Андреева дебютирует в топ-20 рейтинга WTA

Шнайдер проиграла Френх в третьем круге турнира WTA в Пекине, взяв сет под ноль

Томми Пол уступил Томашу Махачу во втором круге турнира ATP-500 в Токио

Медведев проиграл Алькарасу в полуфинале турнира ATP в Пекине

Moscow.media

С начала 2024 года более 2,5 тысячи многодетных мам в Московском регионе досрочно вышли на пенсию

Родители 317,2 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Терминал «Деловых Линий» в Мытищах сменил адрес

Социальный фонд оказывает помощь эвакуированным жителям Курской области











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






Свыше 20 млн раз проездов насчитали на трасе М-12 с момента открытия движения до Казани

Рябков: Ситуацию на Ближнем Востоке обсудят на саммите БРИКС в Казани

В Казани у Дома работников образования появится новое здание

В 2024 году в Поморье на поддержку творческих союзов выделено 5 млн рублей