Другие новости Казани и Татарстана на этот час

«Яңа елда җиңүләр күп булсын, өйләребездә җан җылысы, мәхәббәт хакимлек итсен!»

«Яңа елда җиңүләр күп булсын, өйләребездә җан җылысы, мәхәббәт хакимлек итсен!»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа 2024 ел белән котлады.

«Кадерле дуслар!

Яраткан бәйрәмебез Яңа елны без, гадәттә, аеруча шатлыклы хисләр һәм якты өметләр белән каршылыйбыз.

Яңа ел – гаилә бәйрәме, бу исә 2024 елның Россиядә «Гаилә елы» дип игълан ителүенә символик мәгънә төсмере өсти.

Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, менә шуңа күрә дә гаиләдә изге дип саналган һәр нәрсәгә, борынгыдан килгән гореф-гадәтләргә Татарстанда гаять сакчыл мөнәсәбәт күрсәтелә.

Без Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен саклауга һәм үстерүгә, рухият нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен ныгытуга зур игътибар бирәбез. Төрле милләт һәм дин вәкилләре бер-берсенә тирән хөрмәт белән дус-тату яши, ә республикабыз җәмгыятьнең, гражданнарның бердәмлеге югары булу белән аерылып тора.

Махсус хәрби операция шартларында гражданнарыбызның берләшүе һәм үзара ярдәмләшүе бигрәк тә мөһим.

Илебезнең, гаиләләрнең иминлеген һәм яшь буынның киләчәген яклауны тәэмин итүче Ватанны саклаучыларга олы рәхмәтләремне җиткерәм. Якташларыбыз – чын мәгънәсендә каһарманнар! Барлык сугышчыларыбызга, аларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына тиешле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Һичшиксез, җиңү безнең якта булачак!

Республиканың шефлыкка алган шәһәрләре – Лисичанск һәм Рубежное халкына ихлас йөрәктән ярдәм итүче волонтерлар башкарган хезмәт шулай ук бик әһәмиятле.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Узып баручы елны җиңел дип әйтеп булмый, шулай да без сынатмадык.

Куәтле сәнәгать комплексы, күп буын татарстанлыларның хезмәт уңышлары, булдыклылыгы һәм ватанпәрвәрлеге республикага ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирә. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан башлангыч бирелгән илкүләм проектларны, республика программаларын һәм проектларын үтәү кешеләрнең тормышын яхшыга үзгәртүгә хезмәт итә. Тәмамланып килүче ел йомгаклары тулай төбәк продукты, төзелеш эшләре, ваклап сату һәм инвестиция күләмнәренең үсүен күрсәтә.

Республиканың алгарышында фәннең һәм күркәм нәтиҗәләр бирә торган яңалыкларның зарурлыгын танып, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Әйдәүче фән һәм мәгариф үзәкләренең эшчәнлеге, талантлы яшь галимнәргә һәм өстенлекле фәнни башлангычларга ярдәм күрсәтү бу өлкәдә казанышларыбызның тагын да артуына китерер һәм илнең технологик яктан бәйсезлегенә ирешү мөмкинлеге бирер дип уйлыйм.

Яңа ел республика өчен колачлы чараларга бай булачак.

Безгә зур ышаныч белдерелде – 2024 елда Казанда БРИКС дәүләтләре башлыкларының очрашуы, «БРИКС уеннары» узачак. Татарстан, үзенә хас кунакчыллык белән, тарихта беренче «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum», «Kazan Digital Week-2024» халыкара форумнарын кабул итәчәк.

Моннан тыш, 2024 елда гаять әһәмиятле сәяси вакыйгалар – Россия Президентын, ә сентябрь аенда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Татарстанлылар, илебез һәм республикабыз үсеше өчен гражданлык җаваплылыгы тоеп, тавыш бирүдә актив катнашыр, дип ышанам.

Кадерле дуслар!

Безнең алда зур бурычлар тора, киләсе елда аларны хәл итү өчен тырышып эшләячәкбез һәм бергәләп алгарыш юлыннан баруыбызны дәвам итәчәкбез.

Яңа елда җиңүләр һәм казанышларыбыз күп булсын, өйләребездә җан җылысы, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хакимлек итсен!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

Яңа ел бәйрәме мөбарәк булсын!»

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Владивосток готовится к Всероссийскому молодежному театральному фестивалю “Место силы – Владивосток”

АО «Транснефть – Прикамье» выполнило плановые ремонты в четырех регионах

Малый бизнес Самарской области нарастил спрос на работников и увеличил зарплаты

Старинный список Казанской иконы Божией Матери прибыл в Саратов

Музыкальные новости

Пер-во г.Люберцы-на призы БФ Люберецкий Квартал 24-30.06.2024

Шедевры Моцарта в музее-заповеднике «Царицыно» – Relax FM приглашает совершить музыкальное путешествие сквозь эпохи

Сергей Лёвкин: в Градостроительном комплексе открыли набор на целевое обучение

Российский разработчик нейротехнологий Neiry привлек инвестиции фонда «Восход»

Новости Казани

Малый бизнес Самарской области нарастил спрос на работников и увеличил зарплаты

Минниханов посетил крупнейшего производителя химической продукции Узбекистана

Владивосток готовится к Всероссийскому молодежному театральному фестивалю “Место силы – Владивосток”

Старинный список Казанской иконы Божией Матери прибыл в Саратов

Экология в Татарстане

Туристов предупредили о распространении в популярной европейской стране двух смертельных инфекционных заболеваний: кровососущие клещи не щадят никого

Задачка с диагнозом в ответе: предложен новый метод диагностики Альцгеймера, точность — 78%

СберСтрахование застраховала крупные предприятия на Урале почти на 2 трлн рублей

На Мальдивы – со скидкой

Спорт в Татарстане

Елена Рыбакина впервые в 2024 году сыграла на Уимблдоне

Хачанов уступил Руне на предуимблдонском выставочном турнире в Харлингеме

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже

Российские теннисисты подпишут декларацию о нейтралитете для участия в Уимблдоне

Moscow.media

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G

ТСД промышленного класса Saotron RT-Т510

Армяне – герои СВО. Группой бойца чеченского спецназа «Ахмат» Давида Петросяна с позывным «Карабах» посажены около 1000 дронов-камикадзе. ВИДЕО

Дагестан. Террасы.











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






Минниханов посетил крупнейшего производителя химической продукции Узбекистана

Строители развязки на ГПЗ-24 в Пензе обустраивают третий тротуар

В Казани наркодиспансер проведет для родителей подростков открытую встречу с психологом

В Челябинске осудили работников аэропорта за съезд самолета с полосы