Тукай образын уйнаган Эмиль Талипов тәнкыйтьләүчеләргә: «Ялган арасында яшәп булмый»
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган «Милли кием» фестивалендә «Казанга Тукай кайтты» спектаклен күрсәттеләр.
Иске татар бистәсе мәйданчыгында республика халкы һәм кунаклары шагыйрә Резеда Гобәева, режиссер Айдар Җаббаров, Камал театры актеры Эмиль Талипов иҗат иткән Тукай образын күрә алды. Спектакльдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары катнашты.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай образына ничек әзерләнүе турында сөйләде һәм тәнкыйть сүзләренә җавап бирде.
-
Эмиль Талиповның Тукае Йолдызга охшаган иде...
– Беренче тапкыр әлеге спектакльне быел шигырь бәйрәмендә – 26 апрельдә – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера театрында куйдык. Режиссер Айдар Җаббаров миңа Тукай ролен тәкъдим иткәч: «Айдар, ничек соң миннән Тукай образы чыгар? Берничек тә охшашлык юк», – дидем. «Тукай образына тук чырайлы артист кирәк түгел», – диде ул. «Минем йөзем ач күзле мәллә?» – дим. Күрәсең, ябыгып киткән чагым булгандыр. «Миңа тышкы кыяфәт мөһим түгел, эчке дөньяң мөһим», – диде Айдар Җаббаров.
Шулай итеп, эшкә керештек. Мин рольгә әзерләнә башладым, минем өчен Тукай образына керү җаваплылык өстәде. Даһи Тукайны уйнау бер дә җиңел түгел. Тукайны өйрәндем: замандашларының истәлекләрен укыдым, фотолар карадым. Аерым алганда, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Гариф Латыйф, Якуб Байбурин истәлекләре, Тукайның автобиографик истәлекләре белән тирәнтен танышып чыктым. Шушы мохитне тоеп, аңлап, спектакльгә әзерләндем.
Күзгә чалынмаган бер фотосын эзләп таптым. Күзлек киеп төшкән, протест белдергән кыяфәттә төшкән фотолары да бар аның. Үзенә күрә креатив күренә: түбәтәйсез, чәчләрен өскә таба күтәреп, катырып куйган, кара күзлек кигән. Сәгыйть Рәмиев та бер истәлегендә: «Килеп керде бер малай, өстендә тузып беткән бер бишмәт, кара күзлектән...» – дип яза. Шушы реаль истәлекләргә нигезләнеп, образ тудырырга тырыштык. Һәм бу образ кеше булырга тиеш иде, плакатка ясалган һәйкәл-Тукай түгел. Безгә ул кеше буларак кызыклы булды, безнең аны адәм баласы итеп күрәсе килде.
Республика көнендә Иске Татар бистәсендә куелган спектакль күп нәрсәне югалтты. Бу – урынны, декорацияләрне үзгәртү белән бәйле. Чөнки спектакль сәхнә өчен әзерләнгән иде. Кеше йөреп торган мәйданда спектакль зур тәэсирләр калдыргандыр дип уйламыйм. Техник яктан да авырлыклар барлыкка килде, сәхнә янында артистлар өчен генә урын каралса иде, чөнки спектакль барышында сәхнәнең төрле ягыннан чыгарга, йөрергә, йөгерергә туры килә, кайчак, тамашачыларга да төртеләсең бит. Сәхнә тирәсендәге мәйданчык тамашачылар өчен ябык булса, эшләргә дә җайлы булыр иде. Булдыра алганча башкарып чыктык. Киләчәктә дә спектакль сакланып калса, әйбәт булыр иде.
Спектакльне Иске татар бистәсендә уйнаганда, бу урынны Тукай күзлегеннән кабул иттем. Бу җирләрдән Тукай йөргән, Болгар номерларыннан Иске татар бистәсенә карап торгандыр, Кабан күле яр буена төшкән чаклары булгандыр, дип уйлыйсың. Мин бу урынны бик яратам. Шуңа да театрыбызның башка урынга күчеп китүен кабул итә алмыйм.
Шигърият бәйрәмендә куелган көнне спектакль турында төрле фикерләр булды. Күбесе ошатты. «Беренче тапкыр Тукайны кеше итеп күрдек», – диделәр. Ошатмаучылар да булды, әлбәттә.
Шәһәрнең үзәге, татар халкының җаны шушында – нәкъ Иске татар бистәсендә тупланган дип уйлыйм. Театр каршында Болгар кунакханәсе бинасы бар иде. Аны саклап кала алмадылар. Берничә шагыйрь: «Тукай образы мондый буламыни?» – дип тәнкыйтьләде. Образны тәнкыйтьләделәр, ә Болгар кунакханәсен саклап кала алмадылар. Тукай өчен шулкадәр борчылгач, алар бульдозер астына ятарга, кунакханәне җимерттермәскә тиеш иде. Алар – һәйкәлләр арасында үскән буын. Берзаман Тукайны идеальләштерү бар иде, алар шул заманда тәрбияләнгән. Тукай, һичшиксез, даһи. Ләкин ул төрле булырга мөмкин. Һәм, беренче чиратта, ул – адәм баласы. Ул пәйгамбәр дә, таштан ясалган сын да түгел. Шуңа күрә без аны кеше итеп күрсәтергә булдык.
Төрле фикерләр бар, ул шулай булырга тиештер дә. Безгә шул чордагы төрле вакыйгаларны, төрле ситуацияләрне кеше күзлегеннән карап, аны кеше итеп күрсәтәсе килгән иде. Сүз йөри икән, димәк, без Тукайны яңача ача алганбыз, дигән сүз. Бу – бик мөһим. Тукай образын ачарлык әйберләр бик күп, чөнки без дөреслекне дә белергә тиеш. Ялган арасында иллюзияләр белән яшәп булмый, чын хакыйкатьтә генә чын әсәрләр туа. Тукай да – адәм баласы, без дә – адәм баласы. Ләкин ул – Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе.