«Татарстан хәбәрләре» тапшыруы алып баручысы Илгиз Шәкүров «ТНВ»дан киткән
![«Татарстан хәбәрләре» тапшыруы алып баручысы Илгиз Шәкүров «ТНВ»дан киткән](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2023/9/7/d1f64404086678b349985e3c08985c2c.jpg)
«Татарстан хәбәрләре» тапшыруы алып баручысы, хәбәрчесе Илгиз Шәкүров «ТНВ»дан китүе турында хәбәр итте.
«Син телевизордагы егет түгелме соң?» – дип килеп, тотып-тотып караган, матур теләкләр әйтеп торган, мине якын иткән тамашачыларга рәхмәт», – дип язып калдырган ул үзенең шәхси сәхифәсендә.
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә бик тирән эз калдырды бу егет. Без дә Илгизгә уңышлар телибез, тагын да зуррак үрләр яуларга язсын», – дигән аңа хезмәттәшләре «ТНВ» телеканалының «ВКонтакте» сәхифәсендә.