Чирмешән егете авылга тур оештырган: туристлар бакчада чүп утаячак, сыерлар савачак
Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров кызларны 2 көнлек турга – үз авылына кунакка чакыра. Блогер сүзләренчә, әлеге турда 20 урын бар. Тур Равилнең авылында 10-12 июль көннәренә планлаштырылган.
«Бу – «авторский тур». Барлыгы 20 кыз булачак. Шушы 2 көндә алар авыл тормышының бөтен атмосферасын аңлаячак. Без әни белән үзебезгә кунакка 20 кыз чакырабыз», – дип язып куйган.
Турның инде программасы да билгеле: йортка урнашу көндезге 12гә кадәр. Тур түләүле һәм үзең эшләп ашый торган. «Турдагы кызларны сыер саварга да өйрәтәм. Кызларны көтеп калам», – ди Равилнең әнисе Динә апа.
Кызларга түбәндәге төп эш урыннары тәкъдим ителәчәк: пешекче һәм аш-су бүлмәсе эшчеләре, бакчада һәм ишегалдында эшләүчеләр, сыер савучы. Турга блогерның әнисе Динә апа белән чәй эчү дә кергән.
Буш вакытта туристлар «Авылча минута славы»га да әзерләнергә тиеш. Бөтен эшләр беткәч – кичке аш һәм авыл клубына чыгу. Иң соңыннан халык учак тирәсенә җыелып сөйләшеп утырачак.
Турның иганәчеләре дә бар. Шулай ук 2 көн дәвамында «турис»лар Татарстан һәм Башкортстан блогерлары белән очрашачак, видеолар төшерәчәк.