Башкортстанның Кыйгы төбәге Юкәлекүл авылында яңа мәчет ачылды
6 май көнне Башкортстан Республикасын Кыйгы төбәге Юкәлекүл авылында «Ихлас» мәчете ачылды.
Әлеге мәчет Шамил һәм Разыя Шәриповлар тырышлыгы һәм авылдашларның бердәмлеге белән ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. ⠀ Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашып, җомга намазы үткәрде, авыл халкын котлады.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрик итеп, Юкәлекүл «Ихлас» мәхәлләсенә шамаил бүләк итте.