Эчке эшләр министрлыгы: Татарстанда наркоҗинаятьләр өчен тоткарланган яшүсмерләр арта
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Ярты ел эчендә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре наркотикларга бәйле җинаятьләр өчен тоткарлаган балигъ булмаган балалар саны 2020 ел белән чагыштырганда бишкә күбрәк.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Жданов сөйләде.
«Хокук саклау органнары хезмәткәрләре буларак, безне быел наркобизнеска яшьләр тартылуы борчуга сала. Узган ел наркоҗинаять кылган өчен 13 балигъ булмаган бала тоткарланган булса, быел 18 кеше тоткарланды», - диде спикер.
Полиция полковнигы июнь башында Казанда наркотик матдәләр саткан өчен тугызынчы сыйныфта укучы ике үсмер тоткарлануы турында сөйләде. Алардан 40 грамм матдә табып алалар.
Кирилл Жданов ата-аналарны һәм опекуннарны җәйге каникуллар вакытында яшүсмерләрнең ни белән шөгыльләнүләрен күзәтеп торырга чакырды.