Татарстанда 37 градус эссе булу сәбәпле, кабат шторм кисәтүе игълан ителде
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда аномаль эссе һава торышы сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Бүген, 28 июньдә якындагы сәгатьләрдә һәм көн азагына кадәр, шулай ук иртәгә, 29 июньдә көндез республикада урыны белән +37 градуска эссе булуы көтелә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 1 июльгә кадәр төбәктә 4 класслы янгын куркынычы һәм урманнарда 5 класслы гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.