Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс Эльбруска Татарстан әләмен алып менгән
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс Эльбруска менгән һәм биредә Татарстан әләме белән фотога төшкән. «Мин булдырдым! Юлны тулаем үзем үтәргә булдым. Моңа төркемебездән бары 2 егет кенә батырчылык итте. Һәм, әлбәттә, мин. Эльбруска менү 12 сәгать тәшкил итте. Бу бик катлаулы һәм куркыныч, сез моны хәтта күз алдыгызга ди китерә алмыйсыз», — дип бүлешә ул Инстаграм аккаунтында.
«Йөрәгем түзмәс дип курыктым, бүтән болай организмны мыскыл итмәм», — ди җырчы. Җырчы һава торышы да начар булганын ассызыклый. Әлегә Иделия тауга менүдән соң ял итәм, дип яза. «Бу миңа бик зур тәҗрибә булды. Үзең турында уйларга, үзеңне сакларга кирәклеген аңладым», — ди ул. Эльбрус — Россия һәм Европаның иң биек ноктасы.