Рөстәм Миңнеханов Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Төркия Президенты кунакны милли башкарудагы эшлекле костюмга игътибар итеп: «Яхшы күренәсез. Матур», диеп сәламләде. «Безнең элемтәләр Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы этәргеч бирә. Без дәүләтләребез арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булырга тырышабыз. Якларның киләчәктә дә багланышларны үстерергә әзер булуы мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Төркия - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларыннан берсе. 2020 елда товар әйләнеше 360 млн доллардан артып китте. Төркия компанияләре республикага якынча 2 млрд доллар инвестицияләгән.