ТЮЗның төнге трамвае - татар канына тоз сибү проекты

ТЮЗның төнге трамвае - татар канына тоз сибү проекты

Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) җәмәгать транспортында куйган аудиоспектакль төнге 11дә Азино ягына таба баручы трамвайларның Җиңү проспекты тукталышында башлана. Спектакль һәр җомга һәм шимбә көннәрендә 23.00 сәгатьтә Җиңү проспектындагы трамвай тукталышыннан Азино ягына таба кузгалып китә. Биредә тамашачыга утлары елтырап торгна уңайлы колакчыннар бирәләр һәм боҗра буенча йөрүче 5А маршрутлы трамвае тамашачылар кабул итә. Билет 800 сум.

Чиста трамвайга кереп утырасың, колакларыңа аудиоколакчыннарны киясең дә… театр дөньясына чумасың — аудиоспектакль башлана.

ххх

Трамвай Казанның Азино бистәсе, Ветеринария институты тирәсе, Яңа Савин, Киров районнары һәм Казан тимер юл вокзалы яныннан Иске татар бистәсе аша үтеп, 00.40 минутларда тамашачыны кабат шушы ук тукталышка китереп куя.

Төнге трамвайда артистлар юк. Тамашачыга колакчыннар таратыла һәм алар артистлар тавышы яздырылган аудиоспектакль тыңлый.

Төнге трамвай өчен Зоя Рутер тарафыннан махсус пьеса язылган.

Әсәрнең төп герое — Саша Белов. Дөресрәге, тамашачы юл һәлакәтенә юлыккан егетнең җан авазын тыңлый. Юл һәлакәтенә юлыккан байкер егетнең җаны трамвайда адашып калган. Саша үзе, дөресрәге, тәне, Республика клиник хастаханәсендә ята. Әлеге җан вакытында трамвайдан чыгып үз тәненә кереп өлгерә алырмы? Әллә инде бу тынгысыз җан күптән трамвайда йөриме — без әле анысын белмибез. Бары тик Саша Беловның хатирәләрен тыңлыйбыз. Ул трамвай барган уңайга тәрәзәдән күренгән күренешләргә бәйләп үзен һәлакәткә китергән тормыш юлын бәян итә. Спектакльнең режиссеры һәм идея авторы, театрның баш режиссеры Радион Букаев спектакльнең туристлар өчен түгел, нәкъ менә Казан халкы өчен булуын ассызыклый. Аудиоспектакль аларның шәһәрнең төрле урыннарындагы хатирәләрен яңарта. Зоя Рутер: Монда беркемнең дә биографиясе салынмаган. Идея авторы — театр продюсеры Евгения Карпанина. Вакыйга фактын — егетнең ул уйлап тапкан. Бу әйберләр өлешчә Казан версиясенә дә күчте. Ләкин Саша Белов ул җыелма образ. Анда минем дә, минем дусларымның үткәнендә булган вакыйгалар да бар. Яшь чикләре 18+ дип куелган, без аны өлкәнәйгән ата-ана белән килеп була торган спектакль дип күзаллыйбыз һәм ахырын якты итәсебез килде. ТЮЗның юаш режиссеры Радион Букаев: Мин Казан тамашачысын күздә тотам. Бәлки, ул туристлар өчен кызык та булмас. Бу Казан кешесенең шәһәрнең төрле урыннары белән бәйле хатирәләрен исәпләнгән спектакль.

ххх

Хатирәләр дигәннән, бер кызык деталь. Ни өчендер шул сәгать ярымлык спектакльдә Казанның алынуы ике тапкыр искә төшерелә. Берсе Иван Грозный тарафыннан алыну, икенчесе — «Азин Казанны алган» дигән мәгълүмат. Казан халкы өчен бу иң әһәмияте фактлармы?

Владимир Мартинович (Михайлович) Азин (латышча - Вольдемар Азинс) — Гражданнар сугышында катнашкан кызыл командир, дивизия начальнигы. Википедиядән ул җитәкләгән Арча төркеменең 2018 елның 10 сентябрендә Казанны алуда катнашуы турында укырга мөмкин. Нәкъ шулай — «взяла Казань» дип язылган. Текст язучылар шушы сүзне күреп алганнар да спектакльгә кертеп куйганнар. Бәлки кемнеңдер колагына ятадыр ул сүзләр.

Трамвай Иске татар бистәсен үткәндә дә сәүдәгәр Крестовниковлар заводы турында гына сүз булды. Җыелма образ Белов Казанда утып үссә, биредә укыса да, аңа Казанның кайчандыр ханлык башкаласы булуын да, Татарстан башкаласы булуын да, аның татар шәһәре булуы сеңдерелмәгән. 

ххх

Трамвайда 21 урын. Оештыручылар әйтүенчә, билетлар инде июль уртасына кадәр сатылып беткән. Билет бәясе — 800 сум

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Риск подтоплений — на минимум: в Казани прочищено 2,6 км ливневок

Ростовчане борются за звание лучшего профессионала в Китае

Как прокачать свой бизнес за 3 летних месяца

Россияне стали потреблять больше пенного хмельного напитка

Музыкальные новости

Начались съемки сериала “Три сестры” с Ларисой Гузеевой, Павлом Деревянко и Юлией Александровой

Посол Эмануэль: Визиты Путина в КНДР и Вьетнам реализовали худшие опасения США

ТОП хоккеистов МХЛ, чья карьера связана с Оренбургской областью: статистика и перспективы. Часть II

Спортсмен из Хакасии завоевал два серебра на всероссийской Спартакиаде Специальной Олимпиады

Новости Казани

Акция «Росгвардия - гид»: росгвардейцы в Казани рассказали о театре оперы и балета имени Мусы Джалиля

Роспотребнадзор: завозной случай ботулизма зафиксировали в Санкт-Петербурге

«Конкурентный продукт»: как проходит импортозамещение российского лайнера SJ-100

В Иннополисе прошел гала-концерт детских коллективов-спутников государственных ансамблей народного искусства

Экология в Татарстане

Есть или не есть кровянку, прокомментировал гастроэнтеролог Садыков

Moschino menswear SS-2025 (весна-лето 2025)

Американец приехал на отдых в Сочи и Крым и высмеял их

Новые портативные ирригаторы Revyline RL 410 Pink появились в продаже с курьерской доставкой по Сочи

Спорт в Татарстане

Российские теннисисты подпишут декларацию о нейтралитете для участия в Уимблдоне

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже

Рейтинг WTA. Калинская дебютировала в топ-20

Юлия Путинцева выиграла турнир в Бирмингеме

Moscow.media

Врач предупредил о смертельной опасности спорта после застолья

Краски севера VIII

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G

"Болотный перфекционизм"











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






Россияне стали потреблять больше пенного хмельного напитка

Тахир Токарев победил в «Кубке Никиты Чернова» в рамках турнира по муайтай

Певец Шарлот анонсировал из СИЗО гастрольный тур на июль

Нижегородские спортсмены завоевали 26 медалей на играх стран БРИКС