Яңалыклар (15.06.21)
Иртәнге чыгарылыш. Бүген Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итәчәк. Дүрт айда Татарстанда 900гә якын яшүсмер эшкә урнаштырылган. Росстат белгечләре реаль вакыт режимында халык санын алуны әзерләүне һәм уздыруны күзәтә алачак. Көндезге чыгарылыш. Россия Хөкүмәте бала өчен җәйге лагерьга юллама бәясенең […]
The post Яңалыклар (15.06.21) first appeared on ГТРК "Татарстан".Иртәнге чыгарылыш.
Бүген Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итәчәк.
Дүрт айда Татарстанда 900гә якын яшүсмер эшкә урнаштырылган.
Росстат белгечләре реаль вакыт режимында халык санын алуны әзерләүне һәм уздыруны күзәтә алачак.
Көндезге чыгарылыш.
Россия Хөкүмәте бала өчен җәйге лагерьга юллама бәясенең яртысын ата-аналарга кайтару өчен өстәмә 4 миллиард 500 млн сум акча бүлеп бирәчәк.
Татарстанда Инвалид балаларның ата-аналары өчен «Хокукый белем мәктәбе» дәресе оештырыла.
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына илтү буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан Министрлар Кабинетының бүгенге утырышы Татарстан Республикасындагы кече елгаларның һәм сулыкларның экологик торышы мәсьәләләренә багышланды.
Бу минутларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов электрон сәүдә өлкәсенең эшкуарлар бергәлеге белән очраша.
Бүген Страсбургта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40 нчы сессиясенең икенче өлеше ачылды.
Татарстан Министрлар Кабинетының бүгенге утырышы Татарстан Республикасындагы кече елгаларның һәм сулыкларның экологик торышы мәсьәләләренә багышланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов электрон сәүдә өлкәсенең эшкуарлар бергәлеге вәкилләре белән очрашты.
Бүген Страсбургта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40 нчы сессиясенең икенче өлеше ачылды.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлгән.