Әгерҗедә унтугыз яшьлек көрәшче абсолют батыр калды
![Әгерҗедә унтугыз яшьлек көрәшче абсолют батыр калды](https://tatar-inform.tatar/attachments/2a841f8bad53eac833900ff4ee9c4868f5a28177/store/fill/780/440/cabad796b39b0085639b2089dee17315f720c880344759b00d35277e302d/1f62fddcd875e0b7228fc67eaeee6331.jpg)
(Әгерҗе, 14 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Быел Әгерҗе Сабан туенда баш батыр булып Үтәгән авылы егете калды. Ул - 19 яшьлек Татарстан чемпионы Денис Әминов. Ул кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнеп үскән, күп тапкырлар район данын яклап республика ярышларында катнашты. Ул . Баш батырны район башлыгы Азат Вәлиев котлады, аңа тәкә һәм суыткыч тапшырды.