Татарстанга Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы министры килде
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы буенча дәүләт министры Мариям бинт Мохаммед Саид Хареб Аль Мехайри килде. Кунакны «Казан» халыкара аэропортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. «Министр республиканың агросәнәгать потенциалы белән танышу өчен килде», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Шулай ук берничә авыл хуҗалыгы холдингын карау һәм чит ил делегациясенең Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырылган.