Татарстан Президенты Евразия икътисади комиссиясе Коллегиясе башлыгы белән очрашты
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразия икътисади комиссиясе Коллегиясе рәисе Михаил Мясникович белән очрашты.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Евразия икътисади комиссиясенең төп максаты – Евразия икътисади берлеге илләре тарафыннан эшчәнлек һәм үсеш шартларын тәэмин итү, интеграцияне алга таба камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү. Евразия икътисади комиссиясе Коллегиясенең 2019 елның 20 декабрендә Югары Евразия икътисади советы утырышында расланган яңа персональ составы 2020 елның 1 февралендә эшкә керешкән. Михаил Мясникович коллегиянең рәисе итеп билгеләнгән.
«Якын чит илләр белән тышкы икътисади һәм гуманитар элемтәләр - эшебезнең өстенлекле юнәлешләре. Евразия икътисади берлегенең күп кенә илләре белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган, уртак эшчәнлек буенча юл карталары төзелгән. Үзара хезмәттәшлек төбәкара дәрәҗәдә уңышлы үсеш кичерә», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов Михаил Мясникович белән әңгәмә барышында.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Евразия икътисади берлеге илләре белән хезмәттәшлекне үстерү ул җитәкләгән төбәкнең халыкара һәм тышкы икътисади эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Миңнеханов Евразия икътисади берлеге илләрендә еш була – быелның 19 апрелендә ул Казахстанга сәфәр кылды.
2020 елда Татарстан Республикасы белән Евразия икътисади берлеге илләре арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 1 миллиард 584 миллион доллар тәшкил иткән. Берлектә әгъза булып торган илләрдә 337 меңгә якын татар яши. Татарстан югары уку йортларында 18 512 чит ил студенты белем ала, шуларның 1694е - Евразия икътисади берлеге илләре вәкилләре.