Садыйков «Татмедиа» бинасындагы йөрәк турында: Безнең сигналны ярты шәһәр халкы күрде
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Кичә, Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көнендә, 20.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында сигез катлы йөрәк кабынды. Ул медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан аларга шул рәвешле мәхәббәт белдерү һәм котлау билгесе булды. «Бинаның фасадында без тәрәзәләрдәге утлар ярдәмендә йөрәк ясарга карар кылдык. Безнең бина шәһәр үзәгендә – Декабристлар урамында урнашкан. Безнең сигналны, табибларга шул рәвешле мәхәббәт аңлатуыбызны ярты шәһәр халкы күрер дип уйлыйм», - диде «Татмедиа» АҖ Шамил Садыйков. «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Анна Макарова сүзләренчә, башта бинада «Ашыгыч медицина ярдәменә рәхмәт» дип язарга уйлаганнар. Әмма ул бик зур булу сәбәпле, утлар ярдәмендә йөрәк ясау отышлырак булачак дигән нәтиҗәгә килгәннәр.