(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан Композиторлар берлегенең 80 еллыгына багышланган өч көнлек фестиваль уза. Фестиваль тантаналы төстә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 14 апрельдә ачылды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Бәйрәмгә Россия Композиторлар берлеге идарәсе һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин килде. Фестиваль Башкортстан гражданнары җәмгыятенә булышлык фонды белән Башкортстан Республикасы башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырылды. Башкортстан Республикасы Композиторлар берлеге - республика композиторларын һәм музыка белгечләрен берләштерә торган төбәк иҗтимагый оешмасы. Аның эшчәнлеге төбәкнең мәдәни байлыгын саклап калуга һәм баетуга, иҗади потенциалны һәм һөнәри осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән.