Татарстанда 93 яшь гаилә социаль ипотека буенча фатир алды
![Татарстанда 93 яшь гаилә социаль ипотека буенча фатир алды](https://tatar-inform.tatar/attachments/d883372842a12c9ee2abe909d893775f3a3dff11/store/fill/780/440/1b1deb5c2adef7ddb8a7f00035aa7c4fe15dc990f7e423d4a88210fb56ad/TI1_7147%5B1%5D.jpg)
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2020 елда яшь гаиләләрнең социаль ипотека программасы ярдәмендә Татарстанда 93 гаилә торак алды. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау матбугат конференциясендә ведомство башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде. «Быел социаль ипотека программасында „яшь гаилә“ яңа категориясе барлыкка килде. Әлеге категория барлык тиешле ташламалардан файдалана. Хәзер бюджетта эшләргә, программада катнаша торган предприятие хезмәткәре дә булырга кирәкми. Бары тик фатирга мохтаҗ яшь гаилә булу җитә», — диде министр. Бу система көздән бирле эшли. Әлеге программа турында мәгълүмат сорап 3,5 гаилә мөрәҗәгать иткән, бары 400гә якын гаилә генә программада катнашкан. Дамир Фәттахов фатирга мохтаҗ гаиләләрне теркәү темпы ошамавын әйтте. «Монда Татарстан Дәүләт торак фонды җаваплы булып кала, без бары тик яшьләргә игътибар булырга тиеш дип әйтәбез», — диде Дамир Фәттахов.