Татарстан мөфтие «Кара Каплан» композициясендә кылыч белән идарә итеп күрсәткән
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин төрки халыкларның борынгы сугыш сәнгате турында «Кара Каплан» театральләштерелгән композициясендә кылыч белән идарә итү техникасын күрсәтте. Тамаша Россия Кубогының билбаулы көрәш буенча финал этабын ачу тантанасында узды. Россия Көрәш федерациясендә РФ Кубогы тамашачыларын кара юлбарысларның төрки сугыш сәнгате белән таныштыру идеясе барлыкка килгән. Театрлаштырылган композицияне «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла сәхнәләштергән. «Әлиф» иҗат төркемендә катнашучылар уйламаганда гына Камил Сәмигуллинны композициядә кылыч белән номер күрсәтергә чакырган һәм ул ризалашкан. «Кара Каплан» төрки телдән тәрҗемә иткәндә «кара юлбарыс» дигәнне аңлата. Сугышчан әзерлек системасы корал белән идарә итүне, партизаннар сугышы тактикасын, атта йөрүне, медицинаны, психологияне үз эченә ала. «Кара Каплан» хәрби системасын 19 гасыр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең белүе турында тарихи мәгълүмат бар.