Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган тагын өч кеше вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә хәбәрдә. Шулай итеп 1949, 1946 һәм 1944 елларда туган өч ир-ат вафат булган. Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан барлыгы 170 кеше үлгән.