Татарстан митрополиясенең вакытлы идарәчесе итеп Марий Эл митрополиты билгеләнде
![Татарстан митрополиясенең вакытлы идарәчесе итеп Марий Эл митрополиты билгеләнде](https://tatar-inform.tatar/attachments/4a4f66782394c3b9e1c030e7c705ff28641764cb/store/crop_and_fill/0/24/1179/662/780/440/a5898b24c15cd08b578395f294c9ecf53552c2c8756c40f72132f6f3b4a0/200601-mioann%5B1%5D.jpg)
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Йошкар-Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн Татарстан митрополиясенең вакытлы идарәчесе итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан митрополиясеннән хәбәр иттеләр. Йошкар-Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл указы белән билгеләнде. «Татар-информ» агентлыгы бүген иртән, 20 ноябрьдә, коронавирус инфекциясе аркасындагы өзлегүләр нәтиҗәсендә Татарстан митрополиты Феофанның 74нче яшендә вафат булуы хакында хәбәр иткән иде. Дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, Казан Кремленең Благовещение соборында әлеге уңайдан җеназа укылачак. Аны Мәскәү Патриархиясенең эшләр идарәчесе Воскресенский митрополиты Дионисий үткәрәчәк.