Казанда пассажир автобусында эшләүче иң яшь йөртүчегә 21 яшь
![Казанда пассажир автобусында эшләүче иң яшь йөртүчегә 21 яшь](https://tatar-inform.tatar/attachments/aad94beb481c049e49ccfc39f22472412f1d9272/store/fill/780/440/c8943b27ff13f3ee0b17e79b62b91d7c65206d1f0eafd00ee7a9e590cfc7/photo_2020-11-19_20-38-09%5B1%5D.jpg)
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда иң яшь автобус йөртүчесе Евгения Федотовага — нибары 21 яшь. Җәмәгать транспорты йөртүчесе булып эшләүче кыз турында видеосюжет Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясенең «ВКонтакте» дагы рәсми төркемендә чыкты.
Евгения Казан шәһәренең 9 нчы пассажир автотранспорт предприятиесендә эшли, 53 нче автобуста пассажирларны йөртә. Башта ул предприятиедә кондуктор булып эшләгән, соңыннан автомәктәптә укыган һәм машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнарны уңышлы тапшырган.
Кыз сөйләвенчә, аны рульдә күргәч күпләр гаҗәпләнә икән. «Бу эштә иң ошаганы — пассажирлар үзләре үк кәефне күтәрә», — диде Евгения. Казандагы автотранспорт предприятиеләрендә барлыгы 2 меңгә якын йөртүче эшли, алар арасында 38 хатын-кыз да бар.
Бу көздә Россиядә транспорт тармагы хезмәткәрләре беренче тапкыр һөнәри бәйрәмнәрен уздырачак. Шул уңайдан Татарстан автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе үз эшчеләре турында язмалар сериясе бастырырга карар кылган.