Даһи Ленин халыкларга туры юлны күрсәтте?

Классик шагыйребез Сибгат Хәким Казан шәһәренең Ирек мәйданы янындагы йортта гына яшәде. Ленинга республикабызда куелган иң зур, иң мәртәбәле һәйкәл дә аның өенә бик якын, Ленин урамына (хәзер Кремль урамы) күтәрелү өчен дә фәкать бер тыкырык аша гына узарга кирәк иде. Шуңа да олуг әдибебез, еш кына, таң атканда, шушы урамда йөрергә яраткан һәм, нәтиҗәдә, татар халкының зур күпчелеге яттан сөйләп бирә торган «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән шигырен иҗат иткән. Ленин бабай белән сөйләшүчеләр ул вакытта бер С. Хәким генә булмагандыр, алар миллионнар (ул вакытта үзәк телевидение каналларында «Миллионнарның Ленин университетлары» дигән тапшыру да чыга иде) белән исәпләнгәндер. Халык үзенең юлбашчысын үз итмәсә, аның турында меңләгән җырлар чыгармаган булыр иде. Сталин лагерьларында хаклыкның тантана итүен тилмереп көтеп утыручы тоткыннар да, ачлык-ялангачлыктан гаҗиз булганнар да, сугыш кырларында салкын окопларда ятучылар да, соңыннан ипи белән шикәргә туенып, үзләрен «нык үскән социализмда» яшәп, Такташ кебек инде «коммунизм кыры»н күрүчеләр дә, һәммәсе дә күңеле белән генә булса да аның белән сөйләшми калмаганнардыр. Элек, СССР вакытында «Ленин яшәде, Ленин яши, Ленин яшәячәк», — дигән лозунг бик популяр иде. Ленин Россиядә бүген дә кайбер сәясәтчеләр кебек исәптән сызып ташланучылар исәбендә йөрми. Яңа һәйкәлләр ачмасалар да, йөз меңләгән элеккеге һәйкәлләр һаман да исән, аларны беркем дә ватмый да, җимерми дә, мәсхәрәләми дә. Социализмның казанышларын татып калучылар аны әле бүген дә сагынып искә алалар, балаларына, оныкларына матур итеп сөйлиләр, аңа багышланган җырларны җырлыйлар: «Рәхмәт Ленин бабабызга рәхәт тормыш биргәнгә», «Якты дөньяга чыгарды безне Ленин бабабыз», «Ленин бабай үзе үлсә дә, исеме халык телендә», «Даһи Ленин халыкларга туры юлны күрсәтте» Ни өчен Ленинга халык тел-теш тидерми? Ни өчен һәр район үзәгендә, шәһәрләрдә аның берничә һәйкәлләре күкрәк киереп, горурланып басып тора? Ни өчен аларны алып ыргытып, алар урынына башкалар һәйкәлен куймыйлар? Менә бу күренеш кызык әлбәттә. Дөрес, ата-улны, ана-кызны белмәгән 90 нчы еллар тирәсендә Ленинга һәм аның һәйкәлләренә кизәнергә теләүчеләр булгалады. Казан шәһәренең Ирек мәйданы янындагы митингларның берсендә Ленинны постаменттан сөйрәп төшерү өчен муенына элмәк кидерәләр, машина белән бауны тартырга гына кирәк була. Ниндидер серле көчләр тәэсир иткәндерме, бу эшне оештыручылар әлеге явыз ниятләреннән баш тарталар. Ленин һәйкәле Казан шәһәренең Ирек мәйданында инде 1954 елдан бирле басып тора. Һәйкәлнең авторлары — скульптор Петр Яцыно һәм архитетор Александр Гегелло. Бу һәйкәл каршында элек ел саен 1 май, 7 ноябрь, 9 май көннәрендә демонстрацияләр, митинглар, парадлар уза иде. Хәзер бу урында бушлык — Ленин бабабыз бераз «чирләп» киткән, аны сырхауханәгә җибәргәннәр. «Дәвалау курсы»н узып бетерү белән аны кабат үз урынына куярга тиешләр. «Дәвалау» чыгымнары, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, 35 миллион сумга төшәчәк. Ленин һәйкәлен алу тиз арада һәртөрле имеш-мимешләргә этәрде. Имеш, бөтенләйгә алалар икән, аның урынына йә Владимир Путин, йә Минтимер Шәймиев, йә Рудольф Нуриев, йә Даша Намдаковның «Саклаучы» сынын куярга мөмкиннәр икән дигән сүзләр дә таралды. Әлбәттә, болар барсы да имеш-мимешләр генә. 2003-2004 елларда шушы һәйкәл янында ТР хөкүмәте йортын төзегәч тә, Ленинны башка урынга күчерү турында төрле тәкъдимнәр булган. Әмма Шәймиев һәйкәлне үз урынында калдыру вариантын хуплаган. Шунысы кызык, Ленин һәйкәлен вакытлыча, изге ниятләр белән генә алсалар да, бу хәбәр Казан, Татарстан, Россия эчендә генә калмыйча, Кубага кадәр барып ирешкән. Гавана Хөкүмәте Куба Коммунистлар партиясен Казанның Ирек мәйданында урнаштырылган Ленин һәйкәленә реставрация ясауда ярдәм күрсәтергә чакырган. Бүгенге көндә һәйкәлгә рестраврация ясауда ярдәм күрсәтү буенча Куба Башкарма хакимияте органнары һәм Казан хакимияте арасында сөйләшүләр оештыру турындагы мәсьәлә тикшерелә икән. Чыннан да, ни өчен Ленинны күтәрмиләр дә, төшермиләр дә? Ни өчен аңа шундый мөнәсәбәт?! Ул һаман урынында тора. Бу сүзләр аның һәйкәленә генә түгел, аның сызган юлына да карый. Юкса, социализм да юк, коммунизм булыр һәм без булмасак, оныкларыбыз шул дөньялык җәннәтендә яшәрләр дип тә хыялланмыйбыз. Партия таркалу, СССР юкка чыгу белән Ленин да мавзолейдан алынырга, җиргә иңдерелергә, һәйкәлләре урыны башкаларга бирелергә тиеш иде кебек. Юк?! Ленинның гәүдәсен мавзолейдан чыгару белән Россия таркала башлый. Коммунистлар партиясенең күренекле вәкилләре илнең киләчәген әнә шулай сурәтлиләр. Либерал-демократлар партиясе җитәкчесе В. Жириновский мавзолейны бикләп, тизрәк Ленинны күмәргә һәм тарихның бу канлы пәрдәсен ябып куярга кирәк дип ярсый. Ленинны күмү турындагы мәсьәләне соңгы 30 елда күп тапкырлар күтәреп карадылар инде. Тик ул һаман җир өстендә кала бирә. Хәтта ни дуамал Ельцин да коммунистлар партиясен, СССРны бетерсә дә, Ленинны мавзолейдан алып гүргә иңдерергә батырчылык итмәде. Журналистларның: «Ленин җиргә күмелерме?» — дигән соравына ул: «Әйе, ләкин кайчан — билгесез», — дип җавап кайтарган. Әлбәттә, вафат булган кешенең урыны җир куенында. Бәндәне Ходай туфрактан яралткан, ул үлгәч тә туфракка әйләнергә тиеш. Ясалма булмаган диннәрнең барысы да шушы фикердә. Әмма бер җитәкче дә Ленинны күмәргә алынырга батырчылык итми. Нинди көч туктата аларны? Кайчан да булса Ленинның идеялары барыбер тормышка ашар дигән хыял тотып торамы? Аны мавзолейдан алсам, үземә бер-бер хәл булмасмы дип курку, шикләнүме бу? Аңлашылмый? Серле? Телевизордан бер артист сөйли. Кем икәнлеге истә калмаса да, СССРның халык артисты исемен йөртүе хәтеремә сеңеп калды. Сагынып сөйли торган шундый бөек державаның иң мәртәбәле мактаулы исеменә лаек булса да, ул Ленинга «ялганчы» дигән ярлык такты. Имеш, Владимир Ильич, җир крестьяннарга, дигән дә — бирмәгән, завод-фабрикалар халыкныкы була, дигән дә — алай булып чыкмаган. Коммунист булмаган кеше дә, мөгәен, артист әйткән фикерләр белән бик үк килешеп бетмәс. Җиренә дә, завод-фабрикаларына да хуҗа икәнлеген халык, бәлки, артык сизеп бетермәгәндер дә, әмма җәмгыятьтәге тигезлек, күпмедер күләмдә булган гаделлек аны кем баш та, кем түш икәнлеген тикшереп, төпченеп йөрергә этәрмәгән күрәсең. Фермада эшләүче гап-гади кешенең 90 нчы еллардагы финанс кризисы вакытында банкта 20 мең тирәсе акчалары януын белгәч, ул чорда крестьянның ни өчен җир безнеке түгел дип лаф орып йөрмәве аңлашыла инде. Ә бүген ничек яшибез? Олигархлар нәрсә хисабына шундый иксез-чиксез байлыкка ирештеләр? Халык милкен үзләштермичә генә шундый байлык тупларга мөмкинме? Бәлки әнә шундый сораулар күп булганга күрә Ленинга тияргә кул күтәрелмидер? Бәлки аның идеяләре әле һаман да үзенең актуальлеген югалтмагандыр? Бәлки, әлеге җырдагыча: «Даһи Ленин халыкларга туры юлны күрсәт» кәндер? Дөнья — куласа, бер әйләнә, бер баса, ди бит халкыбыз. Кем белә…Казаныбыз үзәгендәге Ленин һәйкәлен дә «дәвалап» кире урынына куйсак, хәерлерәк булыр мөгәен. Вакыт күрсәтер…

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Международная православная выставка пройдет в Свердловской области

Хоккей на траве. Сегодня последний матч общего тура

Проект строительства школы в казанском ЖК «Весна-2» прошел экспертизу

В Казани появится платная парковка на улице Терегулова

Музыкальные новости

Снова раздался голос из губернии. Пашинян представил “доказательства” вины России Сегодня

Утоление голода. Бизнес участвует в подготовке специалистов

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: что делать, если вас ужалила медуза

Надежда Бабкина выступит в Пскове 30 июня

Новости Казани

В России резко выросли зарплаты мигрантов

Дорогие тачки, мощные басы и красотки: в Ульяновске прошел чемпионат по дрифту

В Казани появится платная парковка на улице Терегулова

Хоккей на траве. Сегодня последний матч общего тура

Экология в Татарстане

К чему чешется глаз: чует кулак или что-то другое?

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: что делать, если вас ужалила медуза

Отборочный этап «Абилимпикса» прошел в Реутове

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: на фестиваль в Якутск приехали директора крупнейших цирков и продюсеры, профессиональные артисты

Спорт в Татарстане

Зарубежное СМИ оценило шансы «больной» Рыбакиной на старте Уимблдона-2024

Тернистый путь: Медведеву и Андреевой не повезло с жеребьёвкой на Уимблдоне, у Калинской и Рублёва сетки полегче

Анна Калинская и Янник Синнер были замечены вместе на Уимблдоне

Первая ракетка России Касаткина вошла в топ-10 чемпионской гонки WTA

Moscow.media

Губернатор Красноярского края проинспектировал ремонт дороги к аэропорту

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: что делать, если вас ужалила медуза

Парковка станет платной ещё в нескольких «спальных» районах Москвы. В том числе за МКАДом

У Великобритании осталось всего 4 истребителя, готовых к развертыванию











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






Еженедельный вестник катастроф

Дорогие тачки, мощные басы и красотки: в Ульяновске прошел чемпионат по дрифту

В России резко выросли зарплаты мигрантов

В центре Казани водитель Porsche протаранил «Гранту», ее водитель погиб