Зәйдә туган як тарихын өйрәнүчеләрнең бөтенроссия форумы узды
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары" , Рәзимә Кашапова). Зәйдә Яковь Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен туган як тарихын өйрәнүчеләрнең бөтенроссия форумы узды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Форумда Татарстан, Башкортостан һәм Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан вәкилләр катнашты.
Аңа Зәйдән бер төркем тарихчы чакырылды. Форумда керәшен авылларын, керәшен шәҗәрәләрен өйрәнү, керәшен авыллары тарихын буенча китаплар әзерләү һәм бастыру мәсьәләләре күтәрелде.
Зәйдән керәшен туган як тарихын өйрәнүче Валентин Атласовның чыгышы форумда катнашучыларда кызыксыну уятты, диелә хәбәрдә.