(Казан, 19 август, «Татар-информ»). AmRest, франчайзи KFC, компаниясе челтәре Казанның ике ресторанында — Краснококшайский һәм Декабристлар урамындагы рестораннарында хәләл меню кертте. Бу хакта KFC матбугат хезмәтенә сылтама белән «Коммерсантъ» хәбәр итә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты әлеге туклану йортларына продукция җитештерүдә һәм сатуда ислам нормаларын үтәү турында таныклык бирде. Ашамлык төргәкләре махсус наклейка белән билгеләнә. Шулай итеп, Россиядә хәләл меню белән KFC рестораннары саны 16 булды. 2020 елның август ае мәгълүматлары нигезендә, KFC челтәренең Россиядә 950дән артык рестораны бар, диелә хәбәрдә.