Актанышта 200 миллион сумга 15 мең тонна ашлык сыйдырышлы элеватор төзегәннәр
![Актанышта 200 миллион сумга 15 мең тонна ашлык сыйдырышлы элеватор төзегәннәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/83783b4a7a6c2b9df8d351abf3d51b2d0f80a76d/store/fill/780/440/5d18ec106b92398f83110f5e52368a3ec2ca8ef7529fd1ec33e95ca97164/bb8c822c-f2ee-4263-a367-4d06cad204c8.jpg)
(Актаныш, 19 август, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Рузилә Хәсәнова). 19 августта Актаныш районы «Әнәк» агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә 15 мең тонна сыйдырышлы элеватор кулланышка тапшырылды. Ул 200 миллион сумлык булган. Әлеге элеватор Татарстанның атказанган агрономы Милес Мәүлиев исемен йөртәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Тантаналы чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Әнәк» агрофирмасы акционеры Альберт Мостафин, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.
«Әнәк» агрофирмасының 20419 гектар мәйданда сөрү җирләре бар. Анда зур күләмдә бөртеклеләр игелә. Аларны урнаштыру өчен шушы элеваторны төзү идеясе барлыкка килә. Аны узган елның июль аенда төзи башлыйлар. Быел ул яңа ашлыкны кабул итә. Элеваторны үз хисапларына төзегәннәр. 200 миллион сумнан артыкка басты, диделәр. Биредә заман таләпләренә җавап бирә торган лаборатория дә эшли.
«Безнең әлеге элеваторның сәгатенә 50 тоннага якын киптерү, 100 тоннага тикле чистарту мөмкинлеге бар. Һәр басудан да икмәкне тикшерергә алып чыктык. Күпчелеге өченче, дүртенче класска туры килә. Аларны югалтуларсыз җыеп алсак, 45-50 мең тонна тирәсе тулай җыем булыр дип өметләнәбез. Икмәкләрне үзебезнең, Актанышның, Илешнең элеваторына илтәбез», — диде «Әнәк» агрофирмасы акционеры Альберт Мостафин.
«Сезнең якларга килгән саен үзгәрешләрне карап, сокланып йөрим. Бу республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы тармагына күрсәткән игътибары нәтиҗәсе дә. Ә бу элеватор бик кирәк, чөнки быел рекордлы уңыш җыелыр дип көтелә. Сезнең районның да бер гектарга уртача уңышы әлегә кырык центнерга якынны тәшкил итә. Бу зур хезмәт. Үстереп, җыйнап алган икмәкләрне эшкәртү, саклау да мөһим», — диде Әсгать Сәфәров.
«Безнең элек-электән Актаныш игенчесе дигән исемебез бар. Игенчеләр әлеге исемгә тап төшерми, хезмәтләрен дәвам итәләр. Без республикада иң күп уңыш алучы районнар рәтендә йөрибез. Быел да сынатмабыз, һава торышы уңай булса, 200 мең тонна тулай җыем алырбыз дип ышанабыз. Безнең районга инвестицияләр керткәне өчен «Агро көч» җәмгыятенә зур рәхмәтемне җиткерәм», — диде Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов.