(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Питрәч районының Белкино авыл җирлеге үзара салым акчасын юл өслекләрен төзекләндерүгә юнәлдерергә булган. Быел Белкино авылында Мәктәп һәм Яшьләр урамында, аннары Белкино һәм Чертово авыллары арасына вак таш-комлы катнашма белән 610 метрдан артык юл салыначак. Бу хакта Питрәч районы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2019 елда җир өслеген вак таш салу өчен нигез итеп әзерләгәннәр инде. Бу эшкә «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы»ның 1,5 млн сум күләмендә грант акчасы тотылды. Бу акчаларга 2 км дан артык бут ташы салынган. Шуның белән юл өслеге өчен ныклы нигез барлыкка килде, бу вак ташка озаграк хезмәт итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ел башыннан юлларда барлыгы 970 метрдан артык вак таш түшәлгән. Вак ташның бер өлешен район финанслаган, күп өлеше гражданнарның үзара салым акчасына сатып алынган.