Яшел Үзән районында исерек ир көймә станциясе янында суга баткан
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). ТР Яшел Үзән районында исерек ир Иделгә . Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына сәгать өчләр тирәсендә Октябрьский бистәсендә Идел елгасында ир-атның батып үлүе турында хәбәр килде. Тыелган аншлагларга карамастан, ике кеше «Флинт» көймә станциясе янында суда коенырга уйлаган. Икесе дә исерек булган. 33 яшьлек ир җәяүлеләр күпереннән суга сикергән һәм кире чыкмаган. Кичке алтылар тирәсендә 2нче ЗПСО водолазлары дүрт метр тирәнлектә һәлак булган кешенең мәетен тапканнар.